Кудрин Казан, Ульяновск һәм Самараны берләштерергә тәкъдим итте / Кудрин предложил объединить Казань, Ульяновск и Самару

13Элеккеге финанслар министры һәм Гражданлык инициативалары комитеты башлыгы Алексей Кудрин Казан, Ульяновск һәм Самараны агломерациягә берләштерергә тәкъдим итте. Бу — Мәскәү мэры Сергей Собянин белән Гомумроссия гражданлык форумында дискуссия кысаларында тәкъдим ителде.

Сәясәтче фикеренчә, эре шәһәрләр белән берничә агломерация булдыру аларны дөньяви киңлектә көндәшлеккә сәләтлерәк итәчәк һәм аларда яшәү шартларын яхшыртачак.
Кудрин илнең Европа өлешендә — Казан, Самара һәм Ульяновскины, Уралда — Екатеринбург, Чиләбе һәм Пермьне, ә Себердә Томск, Новосибирск һәм Барнаулны берләштерергә тәкъдим итә.

“Безгә кайбер административ чикләрне бетерергә кирәк. Аерым бер вәкаләтләрне Россия Федерациясе субъектларына тапшырырга. Бүген без үзәкләштерүдә (оешмаларга үзәктән вәкаләтләр һәм бурычлар йөкләүдә. — ТИ) кече революция үткәрү чигенә килеп җиттек, дип саныйм”, — дип билгеләп үтте сәясәтче.

Сергей Собянин, хезмәт бүленешендәге хилафлыкларны хәл итү юлы буларак, агломерация булдыруны яклап үз сүзен әйтте.

«Татар-информ».

* * *

Экс-министр финансов и глава Комитета гражданских инициатив Алексей Кудрин предложил объединить Казань, Ульяновск и Самару в агломерацию. Предложение прозвучало в рамках дискуссии с мэром Москвы Сергеем Собяниным на Общероссийском гражданском форуме.

По мнению политика, создание нескольких агломераций с крупными городами в составе сделает их конкурентоспособными на мировой арене и повысит комфортность проживания в них.

Кудрин предложил в европейской части страны объединить Казань, Самару и Ульяновск, на Урале – Екатеринбург, Челябинск и Пермь, а в Сибири – Томск, Новосибирск и Барнаул.

«Нам нужно стереть определенные административные границы. Передать ряд полномочий субъектам РФ. Сегодня, я считаю, мы подошли к черте, когда нам нужно провести мини-революцию децентрализации», – отметил политик.

Сергей Собянин также высказался за создание агломераций как решение проблемы неэффективного распределения труда.

«Татар-информ».

Просмотров: 1190

2 комментариев

  1. Все эти укрупнения — полнейшая чушь! В США вон в конце 18 — начале 19 века разделили страну по линейке на огромное количество штатов и нормально все, уже сколько веков прошло до сих пор экономика у них на высоте! В те далекие времена ни кто не учитывал таких параметров как наличие ресурсов, наличия крупных диверсифицированных центров и т.п. — с тех пор они ни чего не меняли, все регионы самодостаточны и сильны! От передвижения границ внутри одной страны ни чего не изменится! Тем более что границы эти условные — реальных границ как таковых нет!Перемещать нужно саму власть РФ и мысли внутри безмозглых голов! В этом вся причина слабой экономики страны!

  2. Республиканы бетерү хәм татар телне Татарстанның дәүләт теле статусын юк итү,мәҗбүри укытуны юк итү бөтен Рәсәй татарларын телсез ,моңсыз калдыруга китерәчәк,татар халкын мескен хәлгә китерәчәк. Кешеләр —механизмлар ,роботлар түгел. Кешенең җаны бар. Татарларның рухына,җанына мәңгелек яра китергәч—татарлар җиң сызганып , нык торышып эшли алмаслар хәм бу бөтен халыкларга,рус халкына файдага булмас ,игтисади алга бармас,артка тәгәрәр. Өлкәләрне Татарстан белән берләштереп алга барырбыз ,тормыш тагында яхшырыр дию—бу ялгыш фикер.Тормыш тагында яхшыргач,ана телегезне корбан итегез—матур конфет тышлыгында бу мәкер өчтәлекне күрсәк иде. Кудринның тәкъдиме башка кайсы бер сәясәтчеләрнең тәкъдимнәренә юл ача . Алар югары трибуналардан әйтәләр,янәсәдә бөтен балаларга рус теле ана теле булмау илебезнең иминлегенә ,бөрдәмлегенә яный, шуның өчен яшь буыннарны надо пропустить через переваривающий котел, республикаларны бетергә. Бу әфәнделәр нигәдер тарихны начар беләләр: рус телле кызылларны хәм акларны ,Пугачевны хәм алпавытларны рус теле бер туганнар кебек кочаклаштырмады,ә менә рус телне әле яхшыда белмәгән терле милләт совет кешеләре бергәләшеп,бертуганнар кебек батырларча керәшеп фашистларны җиңделәр . ТИК ЗУР УРТАК ЭШ , ЗУР ИЗГЕ МАКСАТ ,ИЛЕБЕЗ НЫК БУЛСЫН,БӨТЕН ХАЛЫКЛАРНЫҢ РУХИ БАЙЛЫКЛАРЫ,ТЕЛЛӘРЕ САКЛАНСЫН ӨЧЕН ТОРЫШУ —БЕЗНЕ БАРЫБЫЗНЫДА БӨРЛӘШТЕРӘ. Рус теле барыбызгада аралашырга бергә эшләргә мөмкинлек бирә,анарга рәхмәт. Рус теле хәм ана телебез—алар ике канатыбыз,тере канатыбыз . Аларны кисәргә,имгәтергә,искергән ,модадан чыккан кием кебек алмаштырырга ярамый Ә инде берләшүдән беркаяда китеп булмаса— бу хәлдә бердән бер юл :Казан белән Уфа берләшү.Илдә терле реформалар булды—алга алып бардылармы,әллә юкмы?