Тагын 50 елдан татар нинди халәттә булачак? Күрәзәчелек – шикле, күп очракларда хәтта ки файдасыз да гамәл. Киләчәкне бары Нострадамус кебек томанлы, төрле якка боргалап булырлык итеп кенә сурәтләп буладыр. Ярты гасырдан соң да милләтебезнең Җир йөзендә яшәячәген билгеләгән җәһәттә дә аның хәл-әхвәле хакында фаразлар бирү авыр. Язмышны ятлар язышканда – бигрәк тә.
Глобальләшү шартларында, Россиядәге шовинистик кәефләр озакка сузылганда, хәтта Татарстан дигән республика юкка чыгарылган очракта да фани дөньяда без әле булачакбыз. Әмма нинди рәвештә – үз аягыбызда, аңыбыз-акылыбыздамы, әллә инде урын өстендәме, менә анысы, миңа калса, уннан тугыз очракта Россиядәге эчке сәясәткә, аның дуамал яки ипле булуына, дәвамлылыгына бәйле. Татар бүген шундый шәкелдә – хәтта милли үзаң торышын, шуңа бәйле киләчәк, ягъни көл астында очкын булып пыску яки ялкын булып кабынып китә, яна алуыбызны күпчелек башкалар корган вәзгыять билгели. Республикадагы тел белән бәйле көзге вакыйгалар моны ачык раслады. Шуңа күрә без, бөтенләй үк кул кушырып утырмасак та, “һава торышы” көтүчеләр хәлендә бүген. “Һава торышы” иплегә үзгәргәндә, җылылык, җепшеклек шартларында һәм дә андый “климат” үзен озын-озак көттермәгәндә генә без яңа һәм ихтимал соңгы татар яңарышына исәп тота алабыз. Көл астында пыскыган күмернең вакыты һәм кызуы, ни кызганыч, чикле.
Шушы урында Россиянең үзен якындагы 50 елда нәрсәләр көтә, дигән сорау туа. Әлеге җәһәттән бу язмада да журналист һәм сәясәтче Александр Невзоров сүзләрен китерәсе килә. Сүзләр Невзоровча кискен, тик аңа карап кына бәяләмәнең бәясен киметү, ул хакыйкатькә хилаф, дию дөрес түгелдер. “Россиянең бернинди дә киләчәге юк. Моны аңлау өчен, “Нәрсә соң ул Россия?” дигән сорауга җавап бирү җитә. “Россия” – диктатор дәүләтнең, империячел маразм иленең, басып алучы, күршеләрен даими кимсетүче һәм талаучы, үз халкын аямаучы, аны миңгерәүлектә тотып, явыз максатларда файдаланучы илнең ерак тарихтан килгән исеме ул. Башка Россия беркайчан да булмаган һәм моннан соң да булмаячак”.
Татарның өмете Россиянең бүгенге форматта, ягъни эчтә – авторитар, тышта чиктән тыш мин-минлекле халәттә озакка кала алмаслыгына ышану белән бәйле. Цивилизацияле, икътисадый куәте АКШ белән Европа Берлеген генә алганда да Россиядән 20 тапкыр зуррак дөнья белән низаглашу нәрсә белән бетәргә мөмкин? Һәрхәлдә, безнең җиңү белән түгел. Йөз тапкыр зурайтылган Төньяк Корея булып, даими сырт кабартып, дошман эзләп һәм табып яшәүне бүгенге заманда дөрес яшәеш дип атап булмый. Гайрәт һәм көч күркә кебек кабарыну, мускуллар ныгыту, уйнатуга киткәндә бигрәк тә. (Көч структураларына һәм чиновникларга киткән акчаның бюджет чыгымнарының өчтән берен тәшкил иткәнен искә төшерик.) Авторитар режим тоталитарлыктан чигенеш булса да, һәр ике очракта да хакимиятнең терәге булып “штыклар” кала. Тик мәгълүм әйтем: “Штыкларга таянып була, тик аларда утыру мөмкин түгел”, – ди.
Россиягә, киләчәкле булам дигәндә, ашыгыч рәвештә, каш ясыйм дип күз чыгармыйча, демократиягә күчәргә, бүген үк ул күчешнең юлларын эзли башларга кирәктер. Бу гамәлдә соңару алдынгы дөньядан тагын да артта калу гына түгел. Көчлеләр белән аркан тартышуның зарары, нәтиҗәсезлеге, чыгымнары, икенче яктан, уңышсыз төбәк сәясәте, хокуксызлык, ахыр чиктә Россия субъектларын, милли төсмерне исәпкә алмаганда да, үзбилгеләнеш юлларын эзләргә мәҗбүр итмәсме? Максим Стольников дигән публицист, илдәге сәяси кыйблалар үзгәрешсез калганда, яңадан бер-ике дистә елдан Урал артында багланышлары күбрәк Кытай белән бәйле, халкы яртылаш “сары кавем”нән торган бәйсез дәүләт – Себер-Ерак Көнчыгыш республикасы яралу мөмкинлеген фаразлый. Чыннан да, миллиард ярым халкы булган, үрчүдән туктамаган Кытай бары төньякка, бездәге демографик вакуумга – яулап алынган, тик каралмаган, үзләштерелмәгән биләмәләр ягына гына киңәя ала һәм киңәя дә. Стольников көнбатыш чикләрдәге һәм Кавказдагы Россиягә күрше барлык дәүләтләрнең дә, Белоруссияне дә кертеп, НАТОга һәм Евросоюзга кушылып бетәчәген әйтә. Табигый ресурслар – нефть, газ, металлсыз калган, аерымланган, чикләүләр белән буылган Россиянең хәлләре мөшкелләнеп, Европа өлешендәге төбәкләр дә “урманга карый” башлаячак, ахырда Россия Явыз Иван тәхеткә килгәндәге чикләргә чаклы кысылачак, ди ул. Бәлки нәкъ шул чорлар җиткәч, татарның зарыгып көткән бәхете мөлдерәмә тулып, көннәребез, шагыйрь әйтмешли, “ташу кебек шаулап килер”.
Наил ШӘРИФУЛЛИН.
“Ватаным Татарстан” (№ 8, 20.01.2018).
Просмотров: 1391


