В субботу, 21 апреля, на территории всего городского округа Самара состоялась весенняя генеральная уборка. По предварительным данным, в это субботнее утро на уборку вышло более 92 000 человек и 802 единицы техники. Совместными усилиями самарцам удалось собрать 5 533 кубометров мусора.
Большой и дружной компанией на благоустройство территории вышла школа «Яктылык». В мероприятии приняли участие ученики школы со своими родителями, учителя и выпускники, а также жители микрорайона.
Несмотря на все превратности природы, в виде дождей и возвращающихся похолоданий, погода в этот день выдалась теплая и солнечная! В порядок привели не только территорию школы, но и прилегающие дворы. По завершении все участники праздника отведали плов и чай с традиционными национальными сладостями.
У татар много пословиц, связанных с трудом. Вот одна из них: «Эшле кешегә иң зур җәза — тик тору», которую можно перевести следующим образом: «Для работящего человека самое большое наказание — это безделье».
Администрация МБОУ СОШ «Яктылык» г.о.Самара.
Фотографии Искандара САИТОВА.
* * *
Апрельнең соңгы көннәрендә Бөтенроссия шимбә өмәсенә Самарада төрле оешмалар хезмәткәрләре, укучылар, шәһәр халкы, волонтерлар чыкты. Йөз меңләп кеше паркларны, урамнарны, йортларны чүп-чардан арындырып, шәһәр йөзен ямьләндерде.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә бу көнне гөж килде. Ата-аналар, гадәттәгечә, уку йорты территориясен дә, якындагы йортларны да тәртипкә китерделәр. Ир-атлар чүп-чар, корыган ботакларны җыйдылар, агач төпләрен йомшарттылар, кәүсәләрен агарттылар. Хатын-кызлар йортны җыештырдылар, классларның ишек-тәрәзәләрен юдылар. Бер сүз белән әйткәндә, һәркем үзенә эш тапты.
Ахырда, гадәттәгечә, мәктәп җитәкчелеге өмәчеләргә кайнар пылау, чәй әзерләгән иде. Төркем-төркем җыелып, чәй эчкән арада ата-аналар үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр. Сүз күбрәк бүгенге укучыларның шимбә өмәләрендә актив катнашмавы турында барды. Чынлап та, элек бу чара укучыларга бәйрәм кебек була иде. Кабинетларны, мәктәп территориясен җыярга да, шаярып, уйнап алырга да өлгерә идек. Ә бүгенге кануннар буенча балаларга мәктәп идәннәрен юарга да рөхсәт ителми. Моның өчен иң элек ата-ана рөхсәтен алырга кирәк. Иң кызыгы — моңа күпчелек ата-аналар да, укытучылар да каршы түгел бит. Балаларыбыз компьютерларга, телефоннарга текәлеп өйдә утырганчы, саф һавада үзләре укыган мәктәп, үзләре яшәгән йорт ишегалдын җыештырса, күпкә файдалырак булыр иде.
“Яктылык” мәктәбе укучыларының ата-аналары шимбә өмәсеннән күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Саф һавада күмәк эш күңелләрне күтәрә, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Эшнең нәтиҗәсе дә сокландыра бит! Бөтен җир, шәһәребез матураеп, ямьләнеп китте. Инде балалар шушы чисталыкның кадерен белсеннәр иде. Мәкальдә әйтелгәнчә: “Җыештырылган түгел, чүпләмәгән җир чиста” бит.
Гөлсинә Фәткуллина.
Просмотров: 1244