Йортыбыз башкалардан ким булмасын

1-DSC_1604

Йортны коруда хаталар бар икән – бу халкыбызның битарафлыгы аркасында.

Милли хәрәкәт активистлары татар йортының кимчелекләрен таптылар

Моннан дүрт ел элек Самараның Волгарь бистәсендә “Дуслык паркы” төзелә башлаган иде. Аның төп максаты итеп өлкәбезнең мәдәни күптөрлелеген күрсәтү, халыкара дуслыкны ныгыту һәм милләтара теләктәшлекне саклау гамәлләре аталды.

Киләчәктә анда Милләтләр йорты, Никахлашу сарае төзү дә каралган. Ә Гаилә паркы буласы урында агачлар һәм куаклар утыртылган да инде. Комплексның төп горурлыгы булган этноавылда да күпчелек эшләр башкарылган. 15 гектар җирдә регионыбызда яшәүче 23 төп этносның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган милли йортлар төзелеп килә. Бу урамда татар йортына да урын бирелгән. Шушы көннәрдә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, шушы ике оешманың директоры вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов һәм совет әгъзалары этнопаркка барып, милли йортыбызны күрделәр.

Халыклар дуслыгы йорты директоры, шушы этно­ком­плек­сның җитәкчесе Игорь Буров татар йортының булачак хуҗалары өчен экскурсия оештырып, башка халыкларның өйләре белән дә таныштырды. Аларның күбесе 70-80 процентка әзер инде.

Урам башында күз явын алып немец йорты тора. “Гер­маниядә фахверк дип аталган каркаслы төзелеш техникасы кулланыла. Элек традицион йортлар бер катлы гына булса, тора-бара аларны ике катлы итеп төзи башлаганнар. Беренчесендә торак өлеше, ә өске катта йокы бүлмәләре урнашкан”, — дип сөйләде Игорь Викторович. Татарлар оста итеп ясалган диварлар белән дә, йорттагы су тегермәне белән дә озак хозурландылар.

Украин йорты да бик матур итеп төзелгән. Хатаның дүрт сөзәкле түбәсе салам белән кап­ланган, диварлары акшарланган, йорты читән койма белән уратып алынган. Абзары да, сиртмәле коесы да, базы да бар.

Рус, мордва, чуваш халык­ларының өйләре дә милли коло­ритка нигезләнеп, тышкы һәм эчке бизәкләре сакланып эшләнгән. Корылмаларны төзегәндә хәтта вак кына әй­берләр дә күз уңыннан чыкмаган. Мәсәлән, Мордовия як­ларында үсә торган нарат үз­ага­чы ачыграк төстә була икән. Халыклар дуслыгы паркындагы мордва өе дә нәкъ шундый нараттан салынган. Бу йорт­ларның каралты-куралары да әзер, койма-капкалары да куелган инде.

Осетиннарның йортын Осе­­тиядән китерелгән таштан шушы милләт осталары төзегәннәр. “Ул хадзар дип ата­ла һәм, традиция буенча, ал­гы ягы белән кояш ягына карап тора. Йортта кунаклар почмагы да бар. Аның ишеге аерым. Анда төнлә теләсә кем кереп, хуҗаларны борчымыйча гына ял итә алган”, - дип таныштырды Игорь Буров. Хадзар каравылчы манарасы янында урнашкан.

Уртак милли бәйрәмнәр уздыру өчен калдырылган зур мәйдан аша үтеп, грузиннарның “Рачули сахли” дип аталган өйләре каршына килеп чы­га­сың. Аның беренче каты — таштан, икенчесе агачтан тө­зелгән, чатыр түбә чүлмәк балчыгыннан ясалган чирәп белән кап­ланган. “Традицион грузин йорт­ларында балкон һәм подвал (ул маран дип атала) бар. Элек, суыткычлар булмаганда, анда ризык саклаганнар. Агач балкон уеп ясалган чәчәкләр белән бизәлгән”, — дип дәвам итә Игорь Буров.

Ниһаять, татар милли йорты да күренде. Аның проектын Рамил Хәлиуллов җитәк­челегендәге “Вира” компаниясе әзерләгән, “Амонд” компа­ниясе төзүчеләре аны тормышка ашырган. Татар йорты агач бүрәнәләрдән салынган, тышкы ягыннан татарлар яраткан зәңгәр һәм яшел төсләргә буялган. Ә тәрәзәләр, ишек йөзләре агачтан уеп ясалган милли бизәкләр белән бизәлгән. Беренче карашка йорт бик матур булып күренсә дә, милли хәрәкәт активистлары кимчелекләрен дә таптылар. “Ул алгы ягы белән урамга карап торырга тиеш. Нигезе дә, тәрәзәләре дә тәбәшәк. Ә менә түбәсе артык биек”, — дигән тәнкыйть сүзләре ишетелде.

- 2016 елның мартында өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте әгъзаларының гомуми җыелышында Рамил Мин­әхмәт улы татар йортының проектын тәкъдим иткән иде. Милләттәшләребез тарафыннан ул вакытта бернинди искәрмәләр дә булмады, - диде “Самара татарлары” интернет-порталының баш редакторы Римма Нуретдинова.

- Төзелеш башлангач та, милли хәрәкәт активистларына берничә тапкыр аны барып карарга тәкъдим иттем. Кызганычка, теләк бел­дерүчеләр булмады. Йортны коруда хаталар бар икән – бу халкыбызның битарафлыгы аркасында. Аның эчке интерьерын булса да дөрес итеп бизисе иде, — диде Ильяс Шәкүров.

Игорь Буров та аның сүзен хуплап: “Өйне сүтеп, яңадан төзеп булмый инде, моның өчен 2 — 3 миллион сум акча ки­рә­гәчәк. Ә дөрес итеп җи­һаз­лау өчен әле вакыт бар. Без сез­нең тәкъдимнәрегезне кө­тәбез.

Түбәсенә килгәндә, бөтен йортларда да ул биек. Бу җы­лыту системасын ясау өчен махсус эшләнелде. Үт­кән гасырларны тасвирлаган йортларда заманча радиа­торлар эленеп торса, бер дә килешмәс. Шуңа аны тү­бә, ди­варлар арасына, мич эч­лә­ренә яшерергә булдык”, - диде. Җитәкче татар йортының каралты-куралары проектын да күрсәтте. Мал абзары төзеп куелган инде, киләчәктә кетәклек, кое куелачак, ә бакчада сирень, миләш, балан кебек агачлар, чәчәкләр утыртылачак.

1-DSC_1624

Татар йорты каршында.

Хөрмәтле милләттәшләр! Әйдәгез әле, бу эшкә бер­гәләшеп алыныйк! Балаларыбызга, оныкларыбызга мирас булып калачак милли йортыбызны тиешенчә корып бетерик. Ул башка милләтләрнекеннән бер дә ким булмасын, халкыбызның яшәешен, гореф-гадәтләрен, бай традициясен чагылдырсын иде. Милли йортның ди­зайн-проектын 1 ноябрьгә ка­дәр тапшырырга кирәк. Аны төзүдә кулланылган тарихи әдә­би­ятка, фотографияләргә яисә рә­семнәргә сылтама да булырга тиеш.

Бу эшкә үз өлешен кертергә яисә борынгы өй җиһазлары тапшырырга теләүчеләр өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов белән элемтәгә керә ала. Аның телефон номеры: 8-917-156-60-49. 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Татарская общественность побывала в этнографическом комплексе «Парк дружбы народов» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1036

Комментирование запрещено