Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Көз — рәссам»

2241696Көз айлары бара. Урмандагы агачлар яшел төсләрен сарыга, көрәнсу-кызгылтка алыштыралар. Имән генә әле бирешми, яшел килеш кала бирә. 

Чуар шәл яулыгын ябынып, аллы-гөлле тасмалар тагып, күлмәгенә көн саен яңа буяулар  өстәлгән көзбикә бигрәк матур шул!  Күлмәкләре дә бик күп аның, әнә ничек агачларны киендергән. Бәйрәмгә барырга әзерләнгән сылу кызлармыни. Кызыллы-сарылы күлмәкләре белән миләш кызлары бер-берсе алдында мактаналар. Күз явын алырлык тәлгәшләр дә бик килешә үзләренә. Искиткеч матур, сокланып туймассың!

Тәрәз каршындагы баланның яфраклары коелып бетә инде, куагы шәрәләнеп кала, әмма аның ботакларында матур алкалары — кызыл җимешләре эленеп тора.

Җил искән саен яфраклар ычкынып, әкрен генә туган агачларыннан аерыласы килмичә, күбәләкләр кебек бөтерелә-бетерелә коелалар.  Җиргә төшкәч алар бераз бер урынында ятып торалар, аннан җилгә ияреп, читкәрәк барып урнашалар. «Менә минем урыным», — дияләр сыман. Җиргә яфраклардан кызгылт-сары келәм түшәлә.

Табигатьтә ниндидер бер сихрилек хөкем сөрә. Һәр күңел могҗиза көтә һәм көзнең матурлыгына сокланып үзенә тәм таба, тынычлана. Һавада искиткеч тәмле көз исе тора. 

Табигать шундый матур, әйтерсең ул — рәссам иҗаты. Әйе, бу матурлыкның рәссамы — көз.

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.


КОНТЕКСТ:

Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Күзәтүләрем белән уртаклашам»

* * *

Беренче адымнар

Просмотров: 1300

Комментирование запрещено