На сайте Татарского книжного издательства появилась аудиосказка «Су анасы» Тукая / Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез тыңлап була

img_b1На сайте Татарского книжного издательства появилась аудиосказка «Су анасы» Габдуллы Тукая. Об этом сообщила сотрудница Татарского книжного издательства Айсылу Галиева. 

Сказку озвучил Народный артист Татарстана, Заслуженный артист России Ильдус Ахметзянов.

«Когда мы записывали аудиокнигу, перед нами даже не стоял вопрос, кто бы мог озвучить сказку. Если Тукай, то значит, что должен читать Ильдус Ахметзянов. В его устах произведение звучит, как песня, он знает его наизусть. Когда слушаешь запись, события предстают перед глазами», — рассказала Айсылу Галиева. 

На сегодняшний день имеются записи татарских народных сказок, произведений Габдуллы Тукая, Мударриса Аглямова, Аделя Кутуя, Рашита Ахметзянова, Фатиха Амирхана, Гаяза Исхаки, Мусы Джалиля.

Эти аудиокниги будут представлены в свободном доступе. Сказку «Су анасы» можно прослушать, пройдя по ссылке.

tatar-inform.ru

* * *

Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

«Әлеге аудиокитапны яздырганда, безнең алда Тукай әсәрен кем укырга тиеш дигән сорау тормады да. Тукай икән, димәк, аны, һичшиксез, Илдус Әхмәтҗан укырга тиеш. Ул әсәрне җырлап укый, аны яттан белә. Әкиятне тыңлаган вакытта әсәрдәге вакыйгалар күз алдына килеп тора», — ди Айсылу Галиева.

Бүгенге көндә Габдулла Тукай, Мөдәррис Әгъләмов, Гадел Кутуй, Рәшит Әхмәтҗанов, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил әсәрләре, татар халык әкиятләре яздырылган.

Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта булачак. «Су анасы» әкиятен әлеге сылтама аша тыңларга була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1022

Комментирование запрещено