Мәңгелек сүз

мать “Әннә” диеп сабый кулын
                                     сузып,
Кочагына аның сыена.
Күкрәк сөте аңа иң тәмлесе,
Рәхмәтле ул татлы сыена.
 

“Әни” сүзе белән атлап китә,
Бик бәхетле уза балачак.
Чиксез шатлык, куанычлар
                                        белән
Көтеп ала аны үсмер чак.
 
Җан җылысын ана бүлеп бирә
Инде үскән кызы, улына.
Фатихасын биреп, бәхет
                                     теләп,
Озата ул тормыш юлына.
 
Гомер буе әни һәрчак кирәк,
Ансыз күңел өши, күшегә.
Ана назы һаман тансык әле
Үзе әни булган кешегә.
 
“Әни” сүзе әллә тылсымлымы,
Истән чыкмый иртә-кичен
                                            дә,
Бу авазны һич тә оныталмый
Инде әби булган кеше дә.
 
“Әни” сүзе җирдә мәңгелек ул,
Бар кешелек шулай эндәшә.
Озын гомер тели әнисенә:
“Бердәнберем, әнием, гел
                                         яшә!”

Әлфия НУРТДИНОВА.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1146

Комментирование запрещено