10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның вафатына 40 көн тула. Бу көнне Рәфгать абыебызның рухы, җирдәге мәшәкатьләрдән аерылып, күккә ашар һәм, тормыштагы гамәлләрен барлый-барлый, кыямәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Ходайдан ярлыкау сорап, догаларыбызны кылыйк.
Рәфгать Нәбиулла улы Камышлы районының Дәүләткол авылында туган. Әтисе, беренче Бөтендөнья сугышы инвалиды, гаиләсе белән бергә кулакка чыгарылып, Красный Бережок авылына сөргенгә җибәрелгән. Бер баласы ачлык һәм ялангачлыктан вафат булгач, ул Михаил Калининга хат яза, һәм кабат туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.
Нәбиулла ага төпчек улын күрә алмыйча, 43нче елның февралендә салкын тиюдән вафат була. Ә 7 сентябрьдә туган малае ул вакыттагы бөтен газапларны күреп үсә. Ачлык, ялангачлык, көч җитмәслек авыр эш…
Әнисе Гыйльменур апаны колхоз мәҗбүриләп газетага яздыргач кына, малайның тормышы үзгәреп китә. Ул Камышлы районының “Югары уңыш өчен” газетасының һәр санын кат-кат укып, мәгълүматны су кебек эчә.
Нәтиҗәдә, 1953 елда мәктәп стенгазетасына беренче шигырен яза. Сталинның үлеменә багышланган бу шигырьне булачак бөек шагыйрь — Йолдыз мәктәбеннән килеп укучы Рөстәм Мингалим күреп ала һәм Рәфгатькә селькор булып эшләп карарга тәкъдим итә. Шулай итеп Әһлиуллинның журналист карьерасы башланып китә.
Ә менә укырга ул Камышлының авыл хуҗалыгы техникумына керә. Ләкин газеталарга язып торуын туктатмый. Агроном булып эшләү чорында да, җитешсезлекләрне күргән саен, район газетасына мәкаләләр язып тора. Мәсәлән, бөтен колхозчылар колхоз печәнен чапканда, колхоз рәисе үзенә печән әзерләп ятуы турында язып чыга. Кызганычка, район газетасында мәкаләне бастырмыйлар, ә корреспондентны артта калып баручы колхозга озаталар.
Кызу холыклы һәм дөреслек эзләргә яратучы язучыны җитәкчеләр газеталар янына якын китермәскә тырышсалар да, Әһлиуллин журналистикага кайта һәм, район газетасында хатлар бүлеге мөдире буларак, колхозлардагы тәртипсезлекләр турында язылган өч хатны бастырып чыгара. “Син безнең хуҗалыкны ыштансыз калдырдың!” — дип өстенә акыра партком секретаре. Ә берничә көннән беренче һәм икенче секретарьларны, эчеп сугышкан өчен, эшләреннән төшерәләр, ә Әһлиуллин үз урынында эшләп кала.
Вакыты белән аның таланты үсеп, район газетасына гына сыешмый башлагач, аны “Волжская коммуна” өлкә газетасына эшкә чакыралар. Башта штаттан тыш хәбәрче, ә 1970 елдан “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре булып китә ул.
Шушы елларда ул өйләнә, ике кызы туа. Ләкин 80нче еллар аның тормышында тирән эз калдыра — ул 43 яшендә беренче инфаркт кичерә.
…Ә илдә инде үзгәртеп кору җилләре котыра. Аның каравы, партия органнары милли яңарышка йомшаграк карый башлаган чак. Самарада “Туган тел” җәмгыяте оеша һәм үзенең органы буларак “Бердәмлек” газетасын чыгара башлый. Бу эшне Рәфгать Әһлиуллинга тапшыралар. Шулай итеп, 1990 елның 1 мартыннан Рәфгать Әһлиулин дүрт битле “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эшли башлый.
Яңа роленә ул бөтен җаны-тәне белән керешә. Мәсәлән, газетага кәгазь алу өчен матбугат министры Михаил Полторанинга кадәр барып җитә. Үзгәртеп кору елларында акча булмаган чакларда ак байларыбыздан акча эзләп йөрсә — йөрде, ләкин газетаны яптырмады. Ул үз-үзен аямыйча эшләде, кирәк булганда, амбразуларга ташланды, йөрәген дә, үзен дә сакламады һәм 75 яшендә дөнья белән хушлашты…
Бүген, баш мөхәрриребезне искә алу көнендә, редакция коллективы шуны әйтә ала: “Бердәмлек” бар, һәм ул киләчәктә дә булачак. Чөнки газетаны саклап калу — беренче редакторыбызның соңгы васыяте ул. Рәфгать абый берәмтекләп сайлап алган журналистлар исән чакта “Бердәмлек” халык газетасы булып яшәргә тиеш.
Редакция коллективы исеменнән
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1199