Татарстанның Биләр авылында урнашкан “Фәнсәр” фәнни-белем бирү үзәгендә “Сәләт-Самара” сменасы узды. Анда Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән 44 укучы һәм өч укытучы барган иде. “Фәнсәр”дән үсенеп кайткан самаралылар хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
Алия Әбсәләмова, татар теле укытучысы:
- Биләрдә безне бик җылы каршы алдылар. Ашау-эчү ягы да бик әйбәт иде. Балалар өч төркемгә бүленде һәм һәркайсына икешәр әйдаман беркетелде. Һәр төркем өчен көн тәртибе аерым төзелгән иде. Көннең беренче яртысында дәресләр, ә төштән соң укудан тыш чаралар узды. Соңгысында балалар үзләренең җыр-биюгә сәләтләрен күрсәттеләр, нәфис сүз осталыгында да көч сынаштылар, төрле бәйгеләрдә, интеллектуаль уеннарда катнаштылар. “Фәнсәр”дә әйдаманнар балалар белән бары тик татар телендә генә сөйләшеп, сөйләм телебезне камилләштерделәр.
Оештыручылар безнең өчен Биләр авылы янындагы “Изге Чишмә”гә экскурсия дә оештырганар иде.
Асия Сәйфетдинова, технология дәресләре укытучысы:
- Уен формасында үткән дәресләргә балалар бик теләп йөрделәр. Хәтта теге яки бу фәнне өйрәнүдә кыенлыклары булган укучыларның “Фәнсәр”дә яхшырак укый башлаулары сизелде. Алтынчы сыйныфта әлегә физика, информатика дәресләре керми. Шулай да, “Фәнсәр”дә бу дәресләргә бөтен балалар да йөрде һәм укытучылар аларда яңа фәннәргә карата кызыксыну уята алды.
“Сәләт” берләшмәсенең генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов Татарстанның төрле төбәкләреннән бер төркем рәссамнарны да чакырган иде. Алар бер атна “Фәнсәр”дә яшәп, Биләргә кагылышлы тарихи вакыйгалар темасына рәсемнәр ясаганнар һәм махсус күргәзмә дә оештырганнар. Рәссамнарның иҗат җимешләрен күреп хәйран калдык. Аларның бер үк риваятьне төрлечә күрә белүе — искиткеч осталык ул.
Руфинә Хәсәнҗанова, 6нчы сыйныф укучысы:
- Быел җәй “Сәләт-Биләр” форумында ял иткән идем инде. Әлбәттә, әлеге сменадан ул бик нык аерыла. Җәен без табигать кочагында, ә “Фәнсәр”дә махсус кышкы корпусларда яшәдек. Җәйге сменадагы кебек Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән балалар да юк иде. Казаннан Алсу Гатина исемле бер кыз гына килгән иде. Мин аның белән бик дуслаштым.
Илфат Хәйров, 7нче сыйныф укучысы:
- Форум программасы бик тыгыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Һәркөн дәресләр, бәйгеләр, күңел ачу программалары белән тулы булып, күңелсезләнергә вакыт калмады.
Дәресләр “әдипләр йорты” дип аталган махсус корпуста барды. Мин компьютерлар белән мавыгам, шуңа да информатика дәресләрен аеруча үз иттем. Вячеслав абый кызыклы рәвештә программа төзү алгоритмнарына өйрәтте.
Ә әйдаманнарыбыз (мин икенче төркемдә идем) Карина апа һәм Азат абый чын дусларыбызга әверелделәр. Аларга карап, минем дә әйдаман буласым килде. Бәлки, менә шулай “Сәләт”кә ешрак йөрсәм, махсус уку курсларын үтеп, мин дә әйдаман булырмын?!
Алсу Низамова, 7нче сыйныф укучысы:
- Ә мин Илсөяр апа һәм Наил абый кулы астындагы өченче төркемгә эләктем. Алар белән без бик тиз уртак тел таптык. Сыйныфташларыбыз белән дә “Фәнсәр”дә ничектер якынайдык, берләштек кебек. Моңа кичке “шәмчек”ләр дә ярдәм итте, әлбәттә. Һәр кич, түгәрәккә утырып, көн дәвамында булган чаралар турында сөйләшә, хис-кичерешләребез белән уртаклаша идек. Биләрдә үткән бу көннәрне бик сагынам.
Фәридә Хәмидуллова, “Яктылык” татар мәктәбенең укыту бүлеге мөдире:
- 26 февральдән 9 мартка кадәр “Сәләт-Самара” лагереның тагын бер кышкы сменасы узачак. Аны “Алтын балык” сәламәтләндерү лагеренда оештырачакбыз. Анда да балалар вакытны шулай ук файдалы һәм кызыклы итеп үткәрерләр, “Сәләт” балаларыбызга көч, дәрт һәм белем өстәр, дип ышанабыз.
Әминә ШИҺАПОВА язып алды.
Просмотров: 1036