Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” повесте инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
“Хәзерге вакытта повестьны инглиз теленә төрек галиме, әдәбият фәне белгече Габделкадыйр Чәкич тәрҗемә итә. Алла бирса, 2018 елның азагына әсәр тәрҗемә итеп бетереләчәк”, — диде Нәкыя Гыйләҗева.
- Габделкадыйр Чәкич – инглиз теле белгече. Ул Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча докторлык диссертациясе язган.
- Әдипнең “Йәгез, бер дога!” романы венгр теленә Арпад Галгоци, “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар” повестьлары Фатих Котлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән.
Просмотров: 939