Кыш бабайдан бүләк — татар календаре!

IMG_1605Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә иске елны озатып, яңасын каршыладык та инде. Иң актив апаларыбыз 2019 елның татар календарьләре белән бүләкләнделәр. 

Әлеге өстәл календарьләрен “Самара татарлары” журналының кушымтасы буларак, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте бастыра.

Киләсе еллар өметләрне акласын, күңелле очрашулар насыйп булсын!

IMG_1535IMG_1555IMG_1605 IMG_1619

Г.БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1102

Комментирование запрещено