Тарих җиле кайтавазы / Спасибо жителям села за то, что создали такую богатую историю»

Альфред Борһанов (уңда) Фәрид Ширияздановка Бөтендөнья татар конгрессы бер­ләшмәләре­нең "Халыкара Берлеге медале"н тапшыра. Уртада - Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим.

Альфред Борһанов (уңда) Фәрид Ширияздановка Бөтендөнья татар конгрессы бер­ләшмәләре­нең «Халыкара Берлеге медале»н тапшыра. Уртада — Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим.

19 январьда Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрид Шириязданов. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, яз­ма­лар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре ту­рында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырыл­ган. Анда урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган.

Кыш уртасы булуга карамас­тан, Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Билгеле булганча, ярмәклеләр җыр-биюгә дә оста, әдәбият өлкәсендә дә аларга тиңнәр юк. Алар әле бик кунакчыл да. Менә тәкъдим итү кичәсенә кайткан авылдашларны, кунакларны да сый-хөрмәт, ачык йөз белән каршы алдылар, түрдән урын бирделәр. Туып-үскән авылларын яратмасалар, шунда гөрләп үткән бала чакларын, яшьлек елларын сагынмасалар, салкын кышларны җылытырлык мондый матур чаралар оештыра алырлар иде микән алар?

Дөресен генә әйткәндә,  бәй­рәм рухы авылда иртән үк баш­ланган иде. Татарстаннан килгән бер төркем кунакларны Сәләй Вагыйзов туып-үскән Байтуган авылына алып барып, андагы Әлифба музеен күрсәтеп кайттылар. Ә  Ярмәктә аларны укучы балалар матур сүзләр, бавырсак белән каршы алдылар һәм урта мәктәп бинасында урнашкан авыл музеена чакырдылар. Тарихи материаллар белән танышу соңында кунаклар мәктәп балалары белән әңгәмә корып җибәрделәр. Сүз милләт, туган тел язмышы, һөнәрнең туган авылыңа, милләтеңә файда китерә торганын сайлау турында барды. “Кунак күчтәнәчсез килми”,  дигән гыйбарәне дәлилләп, татарстанлылар мәктәпкә бер кочак китаплар да бүләк иттеләр.

Шушы көнне үк мәктәпнең спорт залында шахматчы, шагыйрь, укытучы Салих Шә­рә­фетдинов истәлегенә багышланган өлкә шахмат ярышлары үтә иде. Өлкәнең бөтен шәһәр һәм авылларыннан килгән шахматчылар ярышкан арада кунаклар Мәдәният йортындагы күргәзмә белән танышып йөрделәр. Авыл уңганбикәләре чиккән, теккән, бәйләгән, суккан кул эшләре, милли камыр ашлары Мәдәният йорты фойесына шыплап тутырылган иде кебек. Ә осталары санап бетерерлек түгел.

Менә Фәрид Ширияз­да­нов­ның “Иске Ярмәк авылы тарихы”н тәкъдим итү тантанасы башланды. Кичә сүз остасы Әлфия Баһаутдинова язган сценарий буенча һәвәскәр артистларның, мәктәп бала­ларының туган авылыбызга багышланган җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды.  Шуны да әйтеп үтәсе килә: Иске Ярмәк авылының үз шагыйрьләре, үз җырлары, үз биюе дә бар. Хәтта атаклы тальян гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең гармуннары да  шушы авылда ясалган бит. Әнә сәхнә пәрдәләре дә атаклы шагыйрь, авылдашыбыз Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җыры белән күтәрелде.

Бәйрәмнең тантаналы өле­шен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ачып җибәрде. Ул китап авторына изге теләкләрен җиткереп, арабызда аның кебек фидакарь кешеләр булмаса, телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз югалыр иде, дип белдерде. Рафаэль Камил улы китап тәкъдим итү бәйрәменең дәрәҗәсен күтәреп, чарага килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерергә дә онытмады, китап бастырып чыгаруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, тарихи мәгълүматлар җыюда булышкан якташларыбызга Самара Губерна думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ерак араларны якын итеп килгән кунакларга да сүз бирелде.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов, Россия ислам институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, берничә китап авторы Рәүф Юнысов кебек дәрәҗәле милләттәшләребез татар авыллары, милләт язмышы, тарихыбызны өйрәнү мөһимлеге ту­рында сөйләделәр. Шул исәп­тән, “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабына да югары бәя бирделәр.  Бүләкләрдән тыш, китапка материаллар туп­лау дәверендә ярдәм иткән авылдашларга — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мактау грамоталары, ә Фәрид әфәндегә “Халыкара Берлеге медале” тапшырылды. Радиожурналист, “Риваять” фольк­лор ансамбле җитәкчесе Руслан Габитовның милли уен коралларында уйнавын халык бигрәк тә җылы кабул итте.

Самарадан килгән кунак­лар — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шә­күров һәм “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Га­лә­үтдинов та китап авторына җылы теләкләрен җиткереп, шу­лай ук, бүләкләр тапшырдылар, ә Идеал Муса улы, гармунда уйнап, «Аккош күле» җырын башкарды.

Матур, зәвыклы итеп эш­ләнгән китап бары тик 300 данә күләмендә басылган. Бәлки киләчәктә аны тагын да тулыландырып бастырып чыгарырга мөмкин булыр, дип өметләнә автор. Чөнки авыл тарихын барлау эше алга таба да дәвам итәчәк.

Ә бу китап өчен материаллар туплау эшен Фәрид Хәмәтнур улы әле 2012 елда ук башлап җибәргән.  Бу турыда ул үзе сөйләде. Анда тарихи фотосурәтләргә аеруча зур игътибар бирелгән. Аларга карап, узган гасыр уртасында авыл халкы ничек яшәгән, ничек эшләгән — барысын да бер караштан аңлап була. Элек гаиләләрдә балалар күп булган, халык иген иккән, терлек асраган, табигать байлыкларыннан файдаланган. Авылның үз тегүчеләре, тимерчеләре, киез басучылары, тегермәнчеләре, гармун ясаучылары — ягъни, кул эшләре һәм һөнәр осталары булган, мәктәбе, кибете, клубы гөрләп торган, амбарлар һәм терлек утарлары буш тормаган. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен кан түккән, башларын чит җирләрдә салган ир-егетләребез, тылда аяу­сыз хезмәт күрсәткән якташларыбыз турында да бик күп мәгълүматлар тупланган.

Идеал Га­лә­Үтдинов (сулда) һәм Ильяс Шә­күров.

Идеал Га­лә­үтдинов (сулда) һәм Ильяс Шә­күров.

Автор Ярмәкнең игелекле кешеләре Салават Йосыпов, Марс Йосыпов, Илдар Гарифуллин, Фәрит һәм Гаилә Гадыевлар, Рәфкать Габидуллин, Фәнис Нәгыймуллиннарга, мәчет картларына һәм башка авылдашларына чиксез рәх­мәтләрен белдереп: “Сез булмасагыз, бүген кулыбызда бу китапны тотып тора алмас идек, — диде. - Монда язылган һәр сүзем йөрәкләрегезгә барып җитсә, мин бик шат булыр идем. Аллаһыга шөкер, китап дөнья күрде. Вакыты белән аңа сок­ланучылар да булыр, себереп түгүчеләр дә табылыр. Кешеләрдә аның турында фикерләр туа икән, димәк аны укыйлар, кызыксыналар. Битарафлар гына булмасын”, — дип өстәде Фәрид әфәнде сүз ахырында. 

15 — 20 ел элек кенә булган вакыйгалар да югалып барган вакытта, бер гасырга якын чорны үз эченә алган китап туплау — бик мактаулы эш. Бабаларыбыз телебезне, милләтебез­не, гореф-гадәтләребезне, дине­безне үз җаннарыннан да кадерлерәк итеп саклаганнар. Ә хәзерге кеше тарихны түгел, якын туганын да оныта.

Гомумән, бу кичәдә бик күп авылдашлар китап, авыл тарихы, киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, — дип Иске Ярмәк авылының беренче тарихчысы Гатиятулла ага Әхмә­дул­линны, аның кызы Әнисә апаны, тарих укытучысы Әсхәт Мөхәммәтҗановны һәм башкаларны зурлап искә алдылар. Бер тында үткән истәлекле бу кичәне Иске Ярмәк авыл җирлегенең үзидарә башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов йомгаклап,  кинога төшергән  ТНВ каналы хезмәткәрләренә, кунак­ларга, һәвәскәр артистларга рәхмәтләрен белдерде.

Әйе, туган ил, туган авыл һәркемгә дә газиз, һәркемгә дә кадерле. Ераграк киткән саен, аны көчлерәк сагынасың, төшләреңдә күреп уянасың. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, — дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик туган авылларыбызның тарихын саклыйсы, барлыйсы, киләчәк буын кешеләренә матур һәм төзек кенә түгел, тарихлы авыл итеп калдырасыбыз бар әле. Гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны нәсел чылбырын дәвам итүче балаларыбыз, оныкларыбыз өчен ядкарь итеп саклыйсы иде. Аллага шөкер, безнең өлкәдә бу юнәлештә эш алып барыла. Ә Иске Ярмәктә узган чираттагы китап бәйрәме шуның ачык бер дәлиле булып тора. 

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

* * *

Во Дворце культуры села Старое Ермаково прошло значимое событие – презентация книги об истории этого села. Этот фундаментальный труд, где подробно описаны все этапы развития села, начиная со времени его основания. Текст написан простым языком, доступным для всех категорий граждан и жителей всех возрастов.

Желание глубже познать историю своего рода и родного села — это присуще многим жителям и уроженцам села. Эта деревня, ее природа обладают особой энергетикой. Поэтому среди ее уроженцев множество разносторонне талантливых людей, которые прославили село во многих отраслях и на широких просторах России и бывшего Советского Союза.

Среди них есть Халик Садри, который участвовал в разработке документа о создании Татарской Автономной Союзной Социалистической Республики и подписавший его в Москве; Шагит Заляев — один из первых послереволюционных учёных, основавших Университет красной профессуры; Салават Юсупов — многократный чемпион России, заслуженный мастер спорта, заслуженный тренер и множество других уроженцев села, перечисление которых заняло бы много времени.

Летопись села и хронология событий велись с 18 века представителями разных родов и поколений, которые прибывали из разных регионов в годы смуты. Они переселились сюда в поисках свободных земель, убегающие от гнёта и преследования за участие в бунтах и восстаниях.

Каждый из них привнёс в сельское общество что-то новое. Поэтому и сейчас, когда многие сёла переживают процесс упадка и распада, сообщество жителей села Старое Ермаково напоминает красивый букет, собранный из множества цветов.

В процессе создания книги многие жители и уроженцы села принимали активное участие и с нетерпением ждали её выхода в свет.

Безусловно, многие понимают, что не зная свою родословную, историю села и своей малой родины, невозможно быть патриотом, благовоспитанным и порядочным человеком. Поэтому у многих жителей сложилось уважительное отношение к истории своего села.

Об этом и многом другом говорили уроженцы деревни и высокие гости, приглашённые для участия на этих торжествах.

Глава муниципального района Камышлинский Рафаэл Багаутдинов сказал: «Появление данной книги — это знаменательное событие не только для жителей села Старое Ермаково. Она служит побуждающим стимулом и для других деревень. У нас в районе есть сёла, где собирают данные о прошлой жизни в прошлых поколениях и о значительных событиях, происходивших там. Но, чтобы сформировать из них книгу, достойную быть хранилищем всего ценного, что было в прошлом, и, которая сможет послужить назиданием и примером для грядущих поколений — надо приложить много сил и труда».

Альберт Бурханов, кандидат археологических наук, профессор, проректор института истории имени Ш. Марджани, руководитель совета краеведов при Всемирном конгрессе татар: «Сейчас проводится огромная работа не только по сохранению исторического наследия ныне существующих сёл, но и тех, что канули в лето. У татарского народа всегда существовал культ почитания предков. Человек, не знающий о своих предках до 7 колена, не мог пользоваться уважением среди своего народа. Люди всегда помнили, что о его потомках будут судить по его делам и поступкам. Поэтому старались совершать как можно больше благовидных поступков и оставлять после себя добрую память.

К сожалению, сейчас многое ценное из жизни прошлых поколений забыто. И эти потери продолжаются. Наша цель восполнить историческое наследие и в доступном виде преподнести простому народу.

Я имею как историческое, так и археологическое образование. Помимо раскопок, мы проводим широкую пропаганду по изучению истории на местах и оживлению краеведческой деятельности. Сейчас много работы проводится в научно-исследовательском плане, накоплены научные наработки. Но основная часть живой истории находятся в сёлах, которые издревле являются животворящими очагами».

Файзулхак Ислаев, доктор исторических наук, профессор Исламского университета: «История — особая наука. Чтобы писать книгу об истории требуется особый подход. Эта работа не терпит домыслов и иносказаний. Тут требуется точность, апеллирование фактами, документированность. Правда, можно допускать суждения по фактам, приведённым из различных источников.

Краеведческая работа имеет свои особенности. Человек, который взялся за эту работу, должен иметь сильную любовь к своему родному краю. Без этого невозможно довести до сознания людей то, что они должны свято чтить, хранить в своём сердце и передать своему потомству».

Ильяс Шакуров, доктор экономических наук, профессор, президент Самарского областного татарского общества «Туган тел»: «Сейчас в татарских сёлах Самарской области только в двух школах обучают родному языку, и этому уделяется всего один час в неделю. Одна из этих школ находится в селе Старое Ермаково. При таком раскладе издание подобных книг имеет огромное значение в процессе воспитания подрастающего поколения в духе патриотизма, любви к своей малой родине, к прошлому своего народа и его культурно-нравственным ценностям.

Хочется верить, что эта книга об истории села будет надёжным хранилищем сведений о славных свершениях народа, жившего здесь в прошлых поколениях и назиданием будущим поколениям».

Гумар Валитов, бывший депутат Губернской Думы от Камышлинского района: «Знать историю своих предков своей малой родины — моральный долг каждого порядочного гражданина».

Автор книги Фарид Шириязданов:«Древние тюркские народы, жившие задолго до нашей эры и поклонялись Небесному покровителю Тенгре, существовал обычай почитания своего знамени и преклонения перед ним.

Они считали, что через это знамя Тенгре посылает народу силу, удачи и победы. Они верили, что в знамени хранится дух народа. Склонение знамени вниз считалось большим позором, и виновного в этом жестоко наказывали. Эти принципы переняли многие народы.

Во время Великой Отечественной войны расформировалось воинское подразделение, если терялось знамя. Если даже все погибли, но при этом сохранялось знамя, часть формировалась сызнова.

При создании книги об истории села изначально была поставлена задача — сохранить дух народа, память предков. Хотелось бы, чтобы эта книга и сейчас, и в будущих поколениях служила хранилищем духа народа и его исторической памяти.

Спасибо жителям села за то, что создали такую богатую историю».

Фарид ШИРИЯЗДАНОВ.

Газета «Салям».

* * *

история села4

Сок елгасы буена сыенып утырган татар авылларының бай һәм тирән уртак тарихы бар. Нәдер волостена кергән бу җирләрдә татарлар ике гасыр дәвамында азатлык көрәше алып барганнар. Шуңа да, монда урнашкан татар авылларының тарихы серле һәм катлаулы. Ләкин дә, Сок буе авыллары арасында иң бай тарихлысы – ул Иске Ярмәк авылы.

19 январь көнне шушы авылның мәдәният йортында авыл тарихы турындагы китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Монда Казаннан һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, тарихчы галимнәр дә катнаштылар. Алар авыл мәктәбе музеенда һәм Байтуган авылындагы Әлифба музеенда да булып, Камышлы төбәгендәге хәлләр белән таныштылар.

Иске Ярмәк тарихы китабын тәкъдим итү кичәсе җанлы, матур һәм күңелле узды. Һәркем үз чыгышында китапның әһәмияте, аңа карата булган уй-фикерләрен җиткерде, төрле тәкъдимнәр кертеп, үзләренең теләкләрен белдерде.

Бу китапта төрле заманнарда булып узган вакыйгалар, авылны данлаган кешеләр, халкыбыз кичергән дәһшәтле чорлар турындагы хәбәрләрнең барысы да аңлаешлы, гади тел белән язылганга, аңа күпләр уңай бәя бирде.

Аллаһыга шөкер, татарның изелгән, мыскылланган тарихын ачыклау өстендә хәзер киң күләмле, зур эшләр башкарыла. Кызганыч ки, тик ул фундамменталь хезмәтләрнең күбесе халыкка барып җитә алмыйлар, бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүчеләргә.

Татар халкында элгәредән килгән матур гадәтләр бар. Шуларның берсе – мәрхүм булган әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны зурлап искә алу, алар истәлеген кадерләп саклау һәм шулардан гыйбрәт алу. Менә бу китап та алар истәлеген мәңгеләштерү максаты белән язылды. Әлбәттә, һәр аңлы кеше күңелендә үз нәселе, үз авылы тарихы белән кызыксыну булырга тиеш. Аллаһыга шөкер, ярмәклеләрдә бу гадәт элгәредән яшәп килә.

Сок елгасы буенда урнашкан татар авылларында хәзер яшәүче халык – мөхәҗҗирләр токымы (күченеп килүчеләр). Безнең борынгы бабаларыбыз биредәге Сок буе әрәмәләренә чукындырудан, баш күтәргән өчен эзәрлекләүләрдән качып, төрле яклардан килеп урнашканнар.
Иске Ярмәктә төпләнгән халыкның күбесе үз сәләте, үз һөнәре белән бергә кушылып, авыл җәмгыятенең бәрәкәтен үстергәннәр. Шуңа да, биредән бихисап сәләтле кешеләр чыкканнар һәм бу авыл халкы әле бүгенге көндә дә бер матур чәчәк бәйләмен хәтерләтә.

Борынгы бабаларыбыз таулар ышыгыгында нинди гүзәл урын табып төпләнгәннәр бит! Авылны кочып аккан елга буендагы тауларда ул заманда әле куе урманнар үскәнлеген дә күз адына китерә алсак – нинди гүзәллек килеп басар . Авылыбызны изге һәм уңдырышлы туфракта төпләгән диләр. Әйе, биредә туып үскән киңкырлы сәләт ияләренең күплеге – моның төп дәлиле булып тора.

Бу истәлекле чарадагы күп нәрсә килгән кунакларны хайран калдырды. Монда баштан алып ахыргача оешканлык һәм кунакчыллык хөке сөрде. Кул эшләре осталарының күргәзмәсе дә күпләрне сокландырды.

Бу бәйрәмдә безнең күкрәк сугып горурланырлык бай тарихыбыз булуына тагын бер кат басым ясалды. Авылда туып үскән һәм милләтебез горурлыгына әверелгән данлыклы шәхесләребез турында да күп мәгълүмат бирелде.

Иске Ярмәк авылының энергетикасы көчле. Аның үткәндәге тарихы – ул риваятьләгә бай һәм тирән серләргә чорналган.

Әлбәттә, һәр чорның үз батырлары, үз данлыклы кешеләре булган. Алар турында яхшылап белү һәм алар белән горурланып яшәү өчен төбәкләр тарихын төгәл белү кирәк шул.

Иске Ярмәкнең даны еракларга таралган. Авылыбызны искә алганда чит төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең дә күз адына “Ярмәк вагы” килеп, колакларында “Ак каен” җырының моңнары чагыладыр.

Безнең төп горурлыгыбыз булган шәхесләр:

  • Халик Садри – Татарстан автономиясе төзүдә катнашкан һәм аңа кул кую өчен В.И. Ленин янына барган. ТАССР язучылар белеге каршындагы литфонд рәисе, уйлап табучылар союзы рәисе, язучы, драматург, Самар губкомы секретаре;
  • Шәһит Җәләев – революциядән соңгы чордагы беренче татар галимнәре арасында Казандагы Кызыл профессура университеты оештыручыларның берсе, Гражданнар сугышы каһарманы, мөселман батальонын оештырган легендар шәхес;
  • Зыя Ярмәки – Тукай чоры шагыйре, “Ак каен” җыры авторы;
  • Батыргали Ваһапов – профессиональ революционер, Совнарком мандаты буенча ак чехлар һәм Колчак гаскәрләре басып алган җирләрдә партизан отрядлары оештыручы комиссар;
  • Салават Йосыпов – күп мәртәбә Татарстан һәм Рәсәй чемпионы, атказанган спорт мастеры, атказанган тренер, биш йөзләп югары класслы спорт осталары, Рәсәй һәм Татарстан чемпионнары һәм дөнья чемпионы тәрбиләгән остаз;
  • Рәшит Шамкаев – Татастанның халык артисты һәм башка күп кенә шәхесләр.

Әгәр дә бу исемлекне дәвам итсәң, ул озакка китәр иде.

Иске Ярмәк халкындагы тарихны мәңгеләштерергә омтылу гадәте ул элгәредән килә. Заманнар дәһшәтле булганга, аны төрле нәсел кешеләре 18 гасырдан башлап, яшерен рәвештә генә язганнар.

Хәзерге хәтерсезлек, үткәннәргә битарафлык арткан дәвердә бу китапның басылуы – ул авылның борынгы заманнардан килгән тарихы әле киләчәктә дә сакланачак һәм дәвамлы булачак дигән сүз.

Тантаналы кичә барышында килгән кунаклар авыл тарихына, авылдагы күренешләргә карата үзләренең уй-фикерләрен, биредә туган тойгыларын халыкка җиткерделәр.

Камышлы муниципаль районы башлыгы Баһаутдинов Р.К.:

- Бу китапның басылуы – ул башка авыллар, башка төбәкләр өчен дә матур үрнәк. Дөрес, Камышлы районына кергән төрле авылларда да, анда булып узган вакыйгаларны теркәп баручылар бар. Тик боларны бергә туплап китап бастыру өчен никадәр көч куярга кирәк, бигрәк тә хәзерге юклык һәм чорлар алышыну вакытында.

Бабаларыбыз үрнәгендә авырлыкларны җиңеп, тормышны уңай юнәлештә алып бару, аларның безгә амәнәт итеп тапшырган тел байлыгын һәм милли мирасыбызны саклау өчен менә шундый китаплар кирәк.

Китап авторы, журналист Фәрид Шириязданов:

- Борынгы төркиләрдә үз байракларын кадерләп саклау һәм аның алдында баш иеп, аны зурлау гадәте булган. Төркиләр байрак аша халыка җир һәм күкләрне яралткан Тәңренең кодрәте иңә һәм ул җиңүләргә илтә дип исәпләгәннәр. Алар байракта халыкның рухы саклана дип ышанганнар. Байракны аска ию — ул зур хурлык саналган.

Бу гадәт дөньядагы балык халыкларга да таралган һәм әле бүгенгәчә сакланып килә. Бөек Ватан сугышы вакытында байрагы юкка чыккан хәрби частьне таркатканнар, ә бөтен сугышчылар үлеп тә, байрак исән калса – ул гаскәр төркемен яңадан туплаганнар.

Менә бу китап та, шушы авылның байрагы булып, үз халкының рухын саклаучы, авырлыкларны җиңәргә илаһи көч биреп, илһам чыганагы буларак, халыкка озак еллар хезмәт итсен иде.

Альберт Борһанов — археология фәннәре кандидаты, профессор, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты проректоры, Бөтендөнья татар конгрессы кашындагы төбәкчеләр советы рәисе:

- Хәзерге вакытта татар авыллары тарихын һәм рухи мирасыбызны саклау юлында киң җәелгән эшләр бара. Халкыбызның искиткеч бай һәм тирән тарихын ныграк ачыклау өчен төбәкләр тарихын ачыклауга һәм саклауга да зур әһәмият бирелә.

Татарлардагы әби-бабаларыбызның истәлеген кадерләп саклау гадәте борынгыдан килә. Элгәреге заманда кешегә төп бәяне аның нәсел тамырларына, ата-бабаларының кылган гамәлләренә, аларда булган кешелек сыйфатларына карап биргәннәр. Әгәр дә кеше 7 бабасы турында белмәсә – ул тәрбияле кешеләр исәбенә кермәгән һәм аңа карата уңай мөнәсәбәт булмаган. Шуңа да, борынгылар күбрәк изгелекләр эшләп, үзләреннән соң якты истәлекләр калдырырга тырышканнар.

Авыллар һәрвакытта халкыбызның рухи нигезе булган һәм аларда милләтебезнең тирән тамырлары сакланган. Хәзерге вакытта менә шул авыллардагы төбәкчеләр эшчәнлеген җанландыруга да зур әһәмият бирергә кирәк. Кызганыч ки, олы буын кешеләре бакыйлыкка күчкән саен, алар күп нәрсәне үзләре белән алып китәләр.

Хәзер тарих фәне нык алга китте. Бу өлкәдә күп ачышлар ясала. Тик аларны аңлаешлы итеп халыкка җиткерү өстендә әле күп эшләр башкарасы бар.

Менә Иске Ярмәк авылы тарихы турындагы китапны телгә алсак – әлбәттә, аның әһәмияте бик зур. Ул мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар һәм тарихчылар өчен киләчәктә дә бер дигән мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итәчәк.

Фәйзелхак Ислаев — тарих фәннәре докторы, Казан Ислам институты профессоры:

- Тарих фәне ул төгәллекне ярата. Монда үзеңнән нидер өстәп, уйдырмаплар язарга ярамый. Һәрнәрсә документларга таянып, дәлилләп язылырга тиеш. Халык язмышы белән җиңелчә, шаярып эш итәргә ярамый.

Дөрес, кайбер нәрсәгә карата төрле фикерләр булганда, аларны төрле чыганакларга нигезләп, чагыштырырып бирергә һәм тарихка һәрвакытта саф күңел, чиста уйлар белән генә кагылырга кирәк.

Төбәк тарихын язу өчен кешедә иң элек үзенең туган ягына, авыл халкына карата булган мәхәббәте һәм хөрмәте күкрәп торырга тиеш. Шунда гына аның омтылышлары, тирән хисләре халык күңеленә хуш киләчәк. Мондый авыр хезмәтне тик шушы авылда туып үскән, аның киләчәге өчен янып-көеп яшәгән кеше генә башкарып чыга ала.

Ильяс Шакуров – икътисад фәннәре докторы, профессор, Самар өлкәсендәге “Туган тел” исемендәге милли-мәдәни татар җәмгыятенең президенты:

- Бүгенге көндә Самар өлкәсендә булган татар авылларындагы ике мәктәптә генә татар теле дәресләре укытыла. Ул да атнасына бер сәгать кенә керә. Милләтебезнең нигезе булган телебезне саклау һәм аның әһәмиятен халыкка җиткерү өчен иң элек чынбарлык тарихны белү кирәк.

Безнең бабаларыбыз үзләренең телен, милли үзаңын саклау өчен гасырлар буена көрәш алып барганнар. Моны изге амәнәт итеп безгә тапшырганнар. Бу хакта менә шушы авыл тарихы турындагы китапта тәфсилләп язылган. Яшь буында милләтебезгә, телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү өчен халыкка чынбарлык тарихыбызныхның асылы турында да төпле мәгълүмат бирергә кирәк.

Тик моның өчен иң элек балаларның әти-әниләре, әби-бабалары бу хакта үзләре яхшы хәбәрдар булырга тиеш.

Гомәр Вәлитов – элгәреге Камышлы райкомы секретаре һәм Губерна Думасы депутаты:

- Үз нәселеңнең, үз авылыңның һәм үз милләтеңнең тарихын белү – ул һәр аңлы кешенең изге бурычы. Боларны белмәгән кешедә үз туганнарына да, милләтенә дә, туган ягына карата да ихтирам була алмый.

Авылыбыз тарихы турындагы китапта күп кенә кыйммәтле хәбәрләр бирелгән. Аларны укыганда элгәре яшәгән халыкларның да, үзебезнең яшьлек еллары да күз алдына килә. Бу вакытта киләчәк буыннарның язмышы өчен дә кайгыртучанлык туа. Гомүмән, китапны укыганда уйландыра, тирән яткан хисләр кузгала. Шул чакта күп нәрсә искә төшә, әле кайбер билгеле булмаган фактлар дә ачыкланалар.

Идеал Галяутдинов – хәрби хезмәтветераны, отставкадагы полковник, Самар өлкәсендәге татарларның “Дуслык” исемле иҗтимагый мәдәни оешмасы президентының киңәшчесе:

- Мин үзем дә, төрле тарих китапларының авторы буларак, бу хезмәтнең никадәр авыр, катлаулы һәм җаваплы икәнлеген яхшы аңлыйм. Бу тирән эчтәлекле һәм сыйфатлы итеп эшләнгән китапның киләчәк буыннар өчен дә матур үрнәк булачагына шигем юк, — диде.

Бу чарадагы фикер алышулар авылдагы “Ак каен “ исемле фольклор ансамбле артистларының чыгышлары белән аралаш алып барылды. Шуңа да, алар бөтен халык күңеленә хуш килде. Андагы чыгышлар матур истәлек һәм авылның тарихына тагын бер матур өстәмә булды.

Бу чара матур, истәлекле булганга, аны “Китап туе” дип тә атадылар. Ә “Туй ул үпкәсез булмый” дигән әйтемне искә алсаң, анда канәгатьсезлек, хөсетлек чагылышлары да булгандыр. Моңа вак мәсьәлә дип, тыныч карарга кирәк. Һәрхәлдә, өстенлекләр күп булганда, вак-төяк каршылыклар алар аста калалар.

Һәрбер катлаулы проектта кайбер аз-маз җитешсезлекләрнең дә булуы – ул табигый хәл. «Камиллекнең чиге юк», — дигән әйтемне искә алсаң – болар киләчәк өчен гыйбрәт кенә булачак.

Бу китапны мактаучылар да булыр, хурлаучылар да табылыр. Нишлисең, һәркем үз тәрбиясе, үзенең аң дәрәҗәсе биеклегендә фикер йөртә. Китап турында нинди генә фикерләр тумасын – димәк аны укыйлар, уйланалар. Монда тик китапны кирәксенмәүчеләр, аңа карата битарафлар гына булмасын иде.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

 

 


КОНТЕКСТ:

Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак ИСЛАЕВ: Иске Ярмәк авылы тарихы турында зур хезмәт башкарылган

* * *

“Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе (ВИДЕО)

* * *

«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе (презентациясе) үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

 

 

Просмотров: 1419

Комментирование запрещено