Похвистнево районының Мәчәләй җирлеге администрациясе үткән елда авылыбызны матурлату, тәртипкә китерү өчен бик күп эшләр башкарды. Шулай да, җитешсезлекләр юк, дип әйтергә иртәрәк әле.
Менә бик күп акчалар түгеп, авыл администрациясе алдындагы мәйданны матурайттылар, эскәмияләр куйдылар. Хәзер бу урын нәкъ җәннәт бакчасы инде. Кызганычка, 2 катлы администрация бинасы гына яртылаш буш тора. Анда почта һәм администрация хезмәткәрләре генә эшләп йөриләр. Ә бит социаль хезмәт күрсәтү бүлеген күрше авылга күчергәннән бирле аның 10 — 12 хезмәткәре, кәгазьләрен тотып, шунда барып йөрергә мәҗбүр. Авыл халкы фикеренчә, бинада социаль бүлек хезмәткәрләрен дә сыйдырып була. “Шундый зур администрация бинасын җылытып торганчы, ябып куюы җиңелрәк”, — дип әйтүчеләр дә бар.
Авылыбызда матур гына фельдшер-акушер пункты да эшләп тора, ә менә табибы юк. Яшьләрнең авыл җиренә эшләргә кайтасылары килми. Рәхмәт әле, үзебезнең авыл кызлары эшне алып баралар. Шәфкать туташларыбыз Рәмзия Канюкаева һәм Фатыйма Уразмәтова, анализларыбызны тикшереп, ЭКГлар ясап, уколлар кадап, бөтен булган чирләребезне дәвалап торалар.
Чүп-чар җыештыру буенча авылда гына түгел, илдә дә зур эш башланды бит әле. Акча түгеп, Мәчәләйдә дә чүп җыю урыны ясатканнар иде. Тик, нишләптер, көз җиткәч, ул чокырны ябып куйдылар. Чүпне анда ташырга ярамый дип, өстән фәрман килгән икән. Бүген халык йорттагы бөтен чүпләрен капчыкларга тутырып, машина килгәнен көтә. Нәкъ шәһәрдәге кебек. Ә уйлап карасаң, мал асраган, бакча үстергән кешенең чүбен капчыкка гына тутырып буламы соң!? Шулай итеп, тагын тәртипсезлек китте. Хуҗалар, озак уйлап тормыйча, кырларга, урманнарга иске бураларын, каты чүпләрен илтеп бушаталар.
Су проблемасын да әйтим инде. Счетчиклар куйдырып, суның бер кубометрын 50 сумга саталар. Димәк, яшелчә үстерү бик кыйммәткә төшәчәк. Чәчәргәме — юкмы, яшел кыярың күпмегә төшәр, кебек сораулар борчый халыкны.
Бу күренешләр хакимият белән халык арасында элемтә булмавын күрсәтә. Авыл кешесе тагын коллыкка төште. Шундый мохитта беркем дә җитәкчеләргә ышанмый инде.
3 — 4 ел эчендә бөтен булган зиратлар, мәчетләр авыл имамнары җитәкчелегендә шундый матур итеп ремонтланды, коймалары яңартылды, ис китәрлек. Читтән бернинди ярдәм көтәргә дә кирәкми, барысы да халыктан җыелган садака исәбенә эшләнеп тора. Монда да салым җыю органнары мәчетләрдән, юк-бар отчетлар ясаттырып, акча җыялар. Кемгә кирәк икән инде мәчеткә йөрүче 5 — 6 картның отчеты?! Ә вакытында түләмәсәң, штраф салуларын көт тә тор. Әллә нинди кәгазьләр ясап, төрле органнарга җибәрергә туры килә. Бу хәлләрне Самара мөфтияте имамнары уртага салып киңәшсеннәр иде. Кереме булмаган мәчетләрдән нинди салым алып булсын ди?
Шамил МАМЫШЕВ.
Иске Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1068