Мәскәү татарлары Штабында Валерия Порохова лекциясе узды

0164Мәскәү татарлары Штабында Коръәнне мәгънәви яктан рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова Ислам, фән һәм мәдәният темасына лекция укыды. Бу турыда Штабның Инстаграм битендә хәбәр ителә.

Лекциягә татар автономияләре рәисләре һәм активистлары, галимнәр, Мәскәү аксакаллары җыелды.

Валерия Порохова кешенең рухилыгы һәм Исламның дөнья цивилизациясе үсешендә роле турындагы мәсьәләләрне күтәрде. Шулай ук дөньяның танылган мөселманнары турында да сөйләде.

Киләчәктә Штаб Валерия Порохова белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк. Яклар лекцияне яшьләр аудиториясе өчен аерым уздырырга килештеләр.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 923

Комментирование запрещено