Пенсия такмаклары

пенсионеры-761x1024Эшкә ияләштек инде,
Эш безгә берни түгел.
Бакыйлыкка күчкәннәргә
Пенсия кирәк түгел.

Пенсионер эшкә бара,
Акчасы җитмәгәнгә.
Ничек яшәргә кирәк соң,
Ул сигез-тугыз меңгә?!

Башлыкларның пенсиясен
Алып карыйсы иде,
Алар типтергән шикелле
Яшәп карыйсы иде.

Бер башлыкның пенсиясе
Бер авылга җитәрлек,
Аларның тормышын күрсәң,
Артка авып китәрлек!

Әй, пенсия, пенсия,
Күзләрне күгәртәсең.
Алмыйча да калабыз бит,
Син безне нишләтәсең?!

*  *  *

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр чи арыш,
Пенсиягә яшәп булмас,
Бакчада эшләп ятыш.

Әй, пенсия, пенсия,
Бигрәкләр дә кечкенә,
Рәхәтләнеп яшәр идем,
Җиткерим ничек кенә?!

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр чи бодай,
Зарланып утырмыйм әле,
Яхшысын бирсен Ходай!

Безнең авыл күлләрендә
Чумып уйный балыклар.
Пенсиясен җиткерә алмый,
Газап чигә халыклар.

Җырлыйк әле такмакларны,
Берне түгел, икене,
Пенсия яшен тутыру
Күп кешегә икеле.

Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Илсөя,
Авыр эштә эшләгәннәр
Алалырмы пенсия?

Урамнан килә бер әби,
Болганыпмы болгана,
Кемне күрсә, шуңа сөйли -
Пенсиядән зарлана.

«Пенсияне аз түлиләр,
Күп эштә эшләсәк тә.
Яшь чаклар кире кайтмас
                                          шул,
Терсәкне тешләсәк тә».

*  *  *

Кырык тартма, кырык
                                   тартма,
Кырык тартмачыдамы?
Пенсиянең законнары
Шырт итте, чыдамады.

Хөкүмәткә рәхмәт инде,
Тормады бездән сорап,
Пенсия яшенә тагын
Өстәде 5 ел срок.

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Минәхмәт,
Пенсия яшенә җиткәч,
“Кукиш!” — диде хөкүмәт.

Ары-бире яшәрәм дип,
Кашларыңны йолкыма,
Пенсиягә туксаннарда
Озатырлар, курыкма.

Алтмыш белән алтмыш
                                    бишнең
Биш кенә ел арасы,
Биш кенә ел араларны
Пенсиясез барасы.

Без болай да итәрбез,
Тегеләй дә итәрбез,
Ачулансак, пенсиягә
Йөздә генә китәрбез.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Нурлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1150

Комментирование запрещено