Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!
Бөек халкыбызга хезмәт итү юлында Сезгә ихлас күңелдән сәламәтле озын гомер, иминлек, шәхси тормышыгызда һәм гаять җаваплы хезмәтегездә илһам һәм уңышлы казанышлар телим.
Самар шәһәр округы Думасы депутаты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет президиумы әгъзасы Рифкать Туктар улы ХУҖИН.
Просмотров: 982