«Мин бәхетле укытучы»…

Ачык дэрес вакытында

Ачык дэрес вакытында

2018 елның ахырында Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узган иде. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм мәктәп администрациясе оештырылды. Олимпиадада Денис авылы мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Хәмәтшина, 8нче сыйныфта “Гомәр Бәшировның “Туган ягым — яшел бишек” әсәре” темасына ачык дәрес үткәреп, беренче урынга лаек булды. Без аның белән сөйләшеп, яраткан һөнәре, шәхси тормышы турында сораштык.

– Нурсинә ханым, сез бу һөнәргә ничек килдегез?

– Балачактан укытучы булырга хыяллана идем. Курчакларымны тезеп куям да, шкаф артындагы фанерга язып дәрес “аңлатам”.

Бу мәктәптә эшли башлавыма егерме ел булды инде. Шул дәвердә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйла ганым булмады. Эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Укучыларыма якын дус, фикердәш, аларның барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы укытучы да булырга тырыштым. Балаларны үз балалам кебек кабул итәм, үз балама теләгән кебек бәхет телим. Укып бетереп киткән балаларның язмышлары белән кысыксынам, уңышларга ирешсәләр чын күңелем белән шатланам.

Кеше җиргә үз бәхете белән туа, диләр. Минем бәхет — балачак хыялын чынга ашырып, укытучы булып эшләвемдә, яраткан хезмәтемнән тәм табуымда. Туган телебезнең бөтен нечкәлекләрен, тәмен тоеп, укучыларыма татар әдәбиятының матур үрнәкләрен җиткерәм, ана теленә карата мәхәббәт уятам.

– Хезмәт юлыгызны директор урынбасары буларак башлап җибәргәнсез икән. Димәк, сездә оештыру сәләте дә бар.

– Әйе, балалар белән төрле тәрбияви һәм тематик чаралар уздыра, район, өлкә күләмендә уздырылган фестивальләрдә катнаша идек.

Мәктәптә балалар фольклор коллективы да оештырдым. Татар халкының Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе кебек милли бәйрәмнәрен сәхнәләштереп балалар белән авыл, район сәхнәләрендә чыгышлар ясадык. Өлкә күләмендә уздырылган Дельфий уеннарында җиңүче исемен алдык, Идел буе халыклары дуслыгы фестивалендә ике тапкыр катнашып дипломнарга, Рәхмәт хатларына лаек булдык. Узебезнең мәктәптә татар “Нур” оешмасы ярдәме белән район балалар Сабан туе уздырдык. Бу бәйрәмдә татарлар гына түгел, башка милләт балалары да бик теләп катнашты.

Балалар белән эшемне дәвам итеп мәктәптә музей бүлмәсе оештыруга алындым. Балалар музей буласы бүлмәне үзләре агартып, юып чыктылар. Бу эшне балалар белән генә эшләп чыгып булмас иде. Рәхмәт мәктәп укытучыларына. Проект эшләү дәресләрендә музейга бик күп материал җыйдылар. Авыл халкы да зур ярдәм күрсәтте. Сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, гомумән авыл халкы турында шактый материал җыелды. Тормыш-көнкүреш әйберләре, халкыбызның күңел байлыгы
булган чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, кулъяулыклар, борынгы татар хатын-кызларының киенү, бизәнү әйберләре… Музей бүлмәсенә башлангыч сыйныф укучылары, тарих, рус, татар әдәбияты дәресләрендә һәм башка дәресләрдә дә , дәрестән соңгы чараларда да балалар теләп йөриләр. Авыл халкы, читтән кунакка кайтучылар да музейга киләләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен күркәм бер традиция керттек: кызлар мәктәпкә чиккән сөлгеләр бүләк итәләр. Алар барысы да музейда саклана, без аларны төрле чараларда да кулланабыз.

Сәхнәдә чыгыш ясар өчен костюмнар да кирәк. Ата-аналар, чыгарылыш сый ныф укучылары ярдәме белән аларны да булдырдык. Оста тегүчебез Әльфия Баһаутдинова килешле итеп кызларыбызга күлмәкләр, алъяпкычлар, малайларыбызга камзоллар тегеп бирде, аларны яңартып тора.

– Сез әле остасы да икән, олимпиада вакытында чараның рәсми өлешен, концертны бик матур алып бардыгыз…

– Яшьтән үзешчән сәнгатьтә катнашырга яратам. Үземнең шигырьләремне кулланып, бәйрәмнәргә сценарий яза, программаны да үзем алып бара идем. Авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрдә дә бик теләп катнаша идем мин.

– Укучыларыгыз өчен хәзер дә төрле тәрбияви чаралар уздырасыздыр?

– Әлбәттә. Мәктәптә һәр вакыт эш кайнап тора. Бала бит белемле генә түгел тәрбияле дә булырга тиеш. Укучылар тырышып уку белән бер рәттән башка төрле тәрбияви чараларда да актив катнашалар. Шигырь сөйләү конкурслары, рәсем, плакат күргәзмәләре үткәрелә. Районда, өлкәдә үткәрелә торган “Сугыш минем гаиләм язмышында”, “Сугыш балалар күзлегеннән” дигән темаларга иншалар бәйгеләрендә дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Чечня сугышында һәлак булган авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмлаган Мансур Хакимовны искә алу кичәләре дә уздырабыз.

Мин укучыларымны авыл кешеләре үрнәгендә тәрбиләргә тырышам. Үзең белгән авылдашың, күршең, туганың — горурлану, үрнәк алу өчен күңелгә якын һәм кадерле кешеләр. Балалар үз әби-
бабаларының сугыш вакытында күргән авырлыкларын, михнәтләрен якынрак кабул итә. Төрле хезмәт ияләре , талантлы кешеләр белән таныштырганда да балаларның үз гаиләләреннән үрнәк алырдай кешеләрне табарга тырышам. Бу очракта үз гаиләсенә ихтирам тәрбияләнә, гаиләсе белән бала горурлана. Ул үзе дә тәртипле, булдыклы булырга омтыла.

Хезмәт тәрбиясе дә минем эшемдә аерым урын алып тора. Балаларны хезмәткә өйрәтү мәктәптә дә алып барылырга тиеш. Субботниклар, башка төрле өмәләр уздырабыз. Чишмә тирәләрен, урамнарны җыештыруда балалар катнаша. Мәктәп тирәсен карау, агачлар утырту да балалар белән бергә эшләнә. Әти-әниләр белән бергә агачлар утырту, чәчәкләр үстерүнең тәрбияви әхәмияте чиксез зур. Гаилә бит баланың тамыры. Бала тамырга нык бәйләнгән булса гына тотрыклы, тәрбияле, акыллы булып үсә ала. Мәктәп белән ата-ана тыгыз бәйләнештә бу-лырга тиеш, чөнки без бер үк баланы тәрбиялибез, шуңа таләпләребездә бер
үк булырга тиеш.

Татар халкыбызның матур горефгадәтләрен, мәдәниятын өйрәнми торып, дини бәйрәмнәребезне белми генә тәрбия эшен алып барып булмый. Балалар гаилә бәйрәмнәрен дә белергә тиеш. Корбан, Ураза гаетләребезнең халкыбыз  өчен ни дәрәҗәдә роле зур икәнен һәр
бала үскән саен ныграк аңларлык итеп тәрбия эше алып барырга кирәк. Балага исем кушу, никах укыту бәйрәмнәре дә баланың күңеленә яшьтән сеңдерелергә тиеш. Баланы гаиләсенә, үз халкына горурлык хисе белән тәрбияләгәндә генә ул чын кеше булып, халкының чын җанатары булып үсә.

– Бүген күпчелек мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләре кимеде. Денис авылы мәктәбендә хәлләр ничек тора?

– Быел өлкә губернаторы Дмитрий Азаров тәкъдиме белән күпчелек мәктәпләр биш көнлеккә күчтеләр. Бездә шулар рәтендә. Шуңа башка уку программасы буенча укыйбыз. Хәзер ана теле дәресләре элеккеге кебек атнасына ике түгел, бер генә сәгать укытыла. Шулай да төрле юллар табып, ана теле дәресләренә күбрәк вакыт бирергә тырышабыз, факультатив дәрес буларак та укытабыз. Мәктәптән тыш чаралар да татар телендә үткәрелә.

Дөрес, ата-аналар арасында татар теле дәресләренә каршы килүчеләр дә бар. Алар белән аңлату эше алып барабыз, сөйләшеп-үгетләп булса да, балаларын ана теле дәресенә йөртергә
күндерәбез. Мәктәптә укымасак, өйдә русча гына сөйләшсәк, ана теле бетәчәк бит. Моны болай калдырырга ярамый.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Нурсинә ханым. Укучыларыгызга нинди теләктә каласыз?

– Бөтен теләгем балаларыбыз тәртипле, тәрбияле, иманлы булып үссеннәр иде. Алар җирнең киләчәге. Киләчәгебезнең нинди булуы бүгенге көндә тәрбия алучы, без тәрбияләгән балаларның акыл тирәнлегеннән, иман байлыгыннан, күңел һәм рухи байлыгыннан тора.

Ачык дэрес вакытында

Ачык дәрес вакытында.

Ачык дэрес вакытында

Ачык дәрес вакытында.

Денис авылы мэктэбе медире Рафыйк Минхажев Ел укытучысы бэйгесендэ жингэн Нурсинэ Хаматшинага булэк тапшыра

Денис авылы мәктәбе мөдире Рафыйк Минхаҗев «Ел укытучысы»
бәйгесендә җиңгән Нурсинә Хәмәтшинага бүләк тапшыра.

Әңгәмәдәш Әминә Шиһапова.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (23), апрель  —  июнь, 2019 ел.

Просмотров: 1285

Комментирование запрещено