Иң ягымлы, иң сөйкемле әнием…

MomsNBabes-rodyi-v-mayami-SSHA-22

24 ноябрь көнне Чулпан авылы клубында газиз әниләребез, әбиләребез хөрмәтенә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны — бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы. 

Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр – бишек җырыбыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

24 ноябрь көнне Чулпан авылы клубында газиз әниләребез, әбиләребез хөрмәтенә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чараны алып баручылар Кәримова Гөлнур һәм Сәлахова Ильвина барлык кунакларны Әниләр көне белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, шатлык, бәхетле көннәр теләделәр. Бәйрәм белән котлап мәктәп балалары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, матур иттереп биеделәр, кызыклы күренешләр тәкъдим иттеләр.. 

Кунагыбыз, Иске Ярмәк авылының моңлы сандугачы Гарипов Динар бәйрәм кичәсендә катнашучы хатын-кызларыбыз хөрмәтенә матур, моңлы җырларын бүләк итте. Сәфиуллина Миңсылу апай башкаруындагы “Балан” дип аталган күренеш тамашачыларның күңелләрен күтәреп, көлдереп алды. Шушы бәйрәм кичәсендә быелгы юбиляр хатын-кызларыбызны да тәбрикләдек, үзләренә бүләкләр тапшырдык, алар хөрмәтенә җырлар да башкарылды. 

«Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт сезгә,  әнкәйләр,» -  дип кичәбезнең беренче өлешен тәмамладык. 

Бәйрәм тәм-томнар белән бизәлгән чәй өстәле артында дәвам итте. Кадерле әниләребез, әбиләребез чәйләр эчеп сыйлангач, бәйрәмне оештыручыларга, социаль ярдәм күрсәтү  бүлеге хезмәткәрләре Солтания Фәйрузовага, Лилия Сәлаховага һәм Галимова Фәния апайга, шулай ук хөрмәтле иганәчеләребез Митрофанов А.В., Халимова Ильвира Минсәгит кызына бик зур рәхмәтләр белдерделәр.

Г.С.КӘРИМОВА, клуб мөдире.

Чулпан авылы, 

Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 808

Комментирование запрещено