Алтын куллы оста

Безымянный00Эштә чыныгып үскән кешеләрнең кулларына ка­рап, сокланмыйча мөмкин түгел. Авыр хезмәттән кытыр­шыланып бетсә дә, алар күз явын алырлык әйберләр эшләргә сәләтле.

Мәсәлән, Камышлы рай­он үзәгендә яшәүче Фә­нис Гыйззәтов агачтан уеп көнкүреш җиһазлары ясый. Останың кул эшләре район һәм өлкә күләмендә узган күргәзмәләрне дә бизи. Фәнис абыйга еш кына өй җиһазлары ясарга заказлар бирәләр. Нарат, юкә һәм каен агачыннан ясаган шкафлар, караватлар, тумбочкаларның матурлыгын күрсәң, исең китәр!

Бу эш белән ул очраклы рәвештә шөгыльләнә башлаган. 1985 елда, Әфганстанда хезмәт итеп кайткач, Фәнис сөйгән кызы Венерага өйләнә, бер-бер артлы  кызлары Ленара һәм уллары Данис туа. Тик, үзләренең йортлары булмаганлыктан, Гыйз­зәтовлар гаиләсе  бер йорттан икенче йортка күчеп йөрергә мәҗбүр була. “Чын ир кеше йорт төзергә, агач утыртырга һәм малай үстерергә тиеш” дигән халык мәкален искә төшереп, Фәнис йорт салырга керешә.

- Бу 1990 ел иде. Агач белән шул вакытта эшли башладым. Ә йортыбызны, әти-әни ярдәме белән, тиз салып бетердек. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен, — дип искә ала балта остасы.

Гыйззәтов сүзләренчә,  агач­тан уеп ясау эшенә ул махсус өйрәнмәгән.

- Мин Самараның сәнәгать техникумында комбайнчы һө­нәрен үзләштердем. Әтием – тракторчы, абыем слесарь иде.  Агачтан матур әйберләр ясау сәләтен миңа Аллаһы Тәгалә Үзе биргәндер. Берәр нәрсә ясап бирүемне соралсалар, мин шунда ук  бу әйберне нинди агачтан, ничегрәк итеп ясау турында уйлана башлыйм, аны күз алдына китерәм. Эскизларны компьютерда ясамыйм, кулдан  кәгазьгә төшерәм, — дип сөйли Фәнис абый.

Безымянный9

Безымянный99 Безымянный990

Безымянный00

Остаханәсендә эш өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Һәр инструменты үз урынында. Аларның да күбесен Фәнис үз куллары белән ясаган. Хезмәтен яратып, бөтен күңелен биреп эшләгән остага бер әйберен дә кире кайтаручы, сыйфатына шелтә белдерүче булмаган.

Фәнис Мөдәррис улын  киң профильле белгеч дип атарга була. Ул йорт җиһазлары да ясый, биналарның эчке бизәлеше белән дә шө­гыль­ләнә. Йорт төзергә кирәксә — бригадасы да бар.

Ә өенә керүгә үзеңне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис итәсең. Останың кул эшләре һәр бүлмәне бизәп, өйне үзен­чәлекле итә. Ишекләр, урын­дык-өстәлләр, телевизор тумбочкасы — һәр әйбердә хуҗаның кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Йортның тышкы бизәлеше дә таң калдырырлык.

Балаларының ни белән мавыгулары турында сорагач: “Алар инде зурлар. Кызыбыз — Самарада, улыбыз гаиләсе белән авылда яшиләр.  Данис малай чагында остаханәгә еш керә, хезмәтемнең серләренә төшенергә тели иде. Тик эш урынымда балалар өчен куркыныч, үзем өйдә булмаганда, кереп  җәрәхәтләнерләр, дип курка идем.  Даниска да: “Гаиләдә бер балта остасы булгач, шул җиткән, син башка һөнәр сайла”, — дип киңәш иттем. Ул Нижний Новгородта хокук академиясен тәмамлады, бүген полициядә хезмәт итә”, — дип сөйләде Фәнис Гыйззәтов.

Шулай да егет әтисенең эш­ләре белән кызыксына, кирәк чакта ярдәм итеп тора икән. Бүген ул үзенә йорт салу белән мәшгуль. Ә Фәнис абый, кайчандыр әтисе аңа ярдәм иткән кебек, улына йорт салырга булыша.

Балта остасы турында авылдашлары да, район җи­тәк­челеге дә бары тик җылы сүзләр сөйли. Ул күптөрле бүләкләр, Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән.

- Районыбызда Фәнис  Мөдәр­рис улы кебек алтын куллы, киң күңелле кеше яшәве белән горурланабыз. Төрле бәйгеләр, чаралар уздырганда, без еш кына аңа теге яки бу әйберне ясап бирүен, яисә күргәзмәгә кую өчен кул эшләрен сорап торабыз. Рәхмәт, бер генә дә кире какканы юк, һәрвакыт ярдәм итә, — дип сөйли Камышлы районының үзәк китапханәсе мөдире Римма Галимуллина.

Үз шөгыленә бирелгән Фә­нис абый тирә-якны матурлата, башкаларны сөендерә алырлык эш эшли. Аның алтын куллары гап-гади агач кисәген күп еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итәрлек әйбер-җиһазга әверелдерә.  Киләчәктә дә остага илһам, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (25), октябрь-декабрь, 2019 ел.

 

Просмотров: 1218

Комментирование запрещено