ВИДЕО: Рәшит Кәлимуллин Бөек Җиңү уңаеннан флешмоб игълан итте / ВИДЕО: Рашит Калимуллин объявил флешмоб в честь Великой Победы

f2a27d0bf0f5067d0737fbfeРоссия һәм Татарстан композиторлар берлеге, Яңа музыкага ярдәм фонды белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан флешмоб игълан итә. Бу хакта Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин социаль челтәрләр аша игълан итте.

«Илебез өчен әһәмиятле булган датаны — Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә төгәл бер ай калды. Без бу датаны көтәбез. Барлык сәнгать әһелләрен әлеге флешмобка кушылырга чакырам. Без, өйләребездә утыруга карамастан, Җиңү көне якынлашуын онытмыйк», — дип мөрәҗәгать итте композитор.

Татарстандагы йортында үзизоляциядә утырган Рәшит Кәлимуллин баянда «Священная война» маршын уйнап видеога төшергән. «Бу минем Түбән Кама музыка училищесында укыганда уйнаган баяным. Мин аны 40 ел кулга алмаганмын. Бүген табып уйнадым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәшит Көлимуллин сәнгать әһелләрен һәм барлык кешеләрне төрле уен коралларындамы уйнапмы, шигырь-җыр беләнме — сугыш чорында яңгыраган әсәрләребезне искә төшерергә чакыра.

«Минем флешмобны баян белән башлавымның сәбәбе — ул сугыш вакытында иң күп кулланылган уен коралы булган. Скрипкалар, виолончельләр алай күп кулланыла алмаган», — ди Рәшит Кәлимуллин.

«Мин бабайларымны күрмичә үстем. Алар икесе дә сугышта һәлак булганнар. Без бу Җиңүне онытырга тиеш түгел», — диде композитор. Ул кешеләрнең һәм илләрнең дә үзара ярдәмләшеп яшәргә тиешлеген искәртте.

tatar-congress.org

***

Союз композиторов России и Татарстана совместно с Фондом поддержки новой музыки объявляет флешмоб в честь 75-летия Великой Победы. Об этом сообщил председатель Союза композиторов России и Татарстана Рашит Калимуллин в социальных сетях. «Друзья, сегодня 9 апреля. Ровно через месяц мы будем праздновать День победы! Союз композиторов России и Фонд поддержки Новой музыки запускает флэшмоб.Приглашаем поддержать нашу инициативу!», написал он.

tatar-congress.org

Просмотров: 874

Комментирование запрещено