Бүген 45 яшен билгеләп үтүче Татьяна Навка Алинә Заһитованы боз тамашасында тагын катнаштырырга ниятләвен белдерде.
Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 олимпия чемпионы Алинә Заһитова элеккеге фигуристканы, ә хәзер үзенә эш бирүчеләренең берсе Татьяна Навканы туган көне белән котлады. Алинә Заһитова әлегә Казанда яши.
«Кадерле Татьяна Навка, сезне туган көнегез белән котлыйм! Иң мөһиме — сәламәтлек һәм уңышлар», — дип язган Заһитова Instagram челтәрендә үзенең битендә сторизга.
Моңа кадәр Алинә Заһитова Татьяна Навка оештырган «Йокыга талган гүзәл. Ике патшалык легендасы» («Спящая красавица. Легенда двух королевств») дип исемләнгән шоуда катнашкан иде.
«Бик теләп, килеп чыкса, Алинә Заһитованы тагын эшкә тартабыз һәм узган елгы «Йокыга талган гүзәл. Ике патшалык легендасы» әкиятен кабатлыйбыз. Алинәнең нәкъ менә бездә шуарга ризалашуы белән мин бик бәхетле. Миңа калса, аңа үзенә дә үзен яңа рольдә сынап карау кызык булды. Алинә чемпион шууын күрсәтте. Көненә ике тапкыр ул йөз процент көчен бирде, шуның белән тамашачыларның лаеклы алкышларына күмелде», — дип китерә ТАСС Навканың Заһитова турындагы сүзләрен.
Татьяна Навка Роман Костомаров белән бергә бозда парлы бию буенча 2006 елгы Турин Олимпия чемпионы булды.
***
Татьяна Навка, отмечающая сегодня 45-й день рождения, заявила о том, что планирует снова задействовать Загитову в своем ледовом шоу.
Олимпийская чемпионка Пхенчхана-2018 по фигурному катанию Алина Загитова, которая находится сейчас в Казани, поздравила с днем рождения бывшую фигуристку, а ныне одного из своих работодателей, Татьяну Навку.
«Дорогая Татьяна Навка, поздравляю вас с днем рождения! Самое главное — здоровья и успехов во всем», — написала Загитова в сториз, которое опубликовала на своей странице в сети Instagram.
Ранее Алина Загитова принимала участие в шоу «Спящая красавица. Легенда двух королевств», организатором которого выступала Татьяна Навка.
«С удовольствием, если сложится, снова задействуем Алину Загитову и повторим нашу прошлогоднюю сказку „Спящая красавица. Легенда двух королевств“. Я безумно счастлива, что Алина согласилась кататься именно у нас. Мне кажется, что ей тоже было интересно попробовать себя в новой роли. Алина показала чемпионское катание. По два раза в день она выкладывалась на сто процентов и срывала заслуженные овации зрителей», — цитирует слова Навки о Загитовой ТАСС.
Татьяна Навка является олимпийской чемпионкой Турина-2006 в танцах на льду в паре с Романом Костомаровым.
Просмотров: 820