Татарстан Язучылар берлеге флешмоб башлый

news_28872Татарстан Язучылар берлеге үзизоляцияләү чорында #әдәбикич флешмобын башлый. Проектта татар язучылары һәм шагыйрьләре катнашачак.

Язучылар үз әсәрләрен, әсәрләреннән өзекләр укып, видео яздыралар һәм интернетка урнаштыралар. Флешмобка #минөйдәторам/ #литературныйвечер #яостаюсьдома хештеглары белән кушылып була.   

Әлеге видеоязмаларны Татарстан Язучылар берлегенең инстаграм һәм Вконтактедагы рәсми аккаунтларында карап булачак.   

Флэшмоб кысаларында драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Чукрак» романыннан өзек укый. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген без язучылар белән #ӘДӘБИКИЧ #МИНӨЙДӘТОРАМ/ #ЛИТЕРАТУРНЫЙВЕЧЕР #ЯОСТАЮСЬДОМА флешмобын башлыйбыз. Язучылар үз әсәрләрен, әсәрләреннән өзекләр укып видео яздыралар һәм интернетка урнаштыралар. Флешмобка алда язылган хештеглар белән кушылып була. **** Драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Чукрак» романыннан өзнк укый.

Публикация от Татарстан Язучылар берлеге (@soyuzpisateleyrt)

matbugat.ru

Просмотров: 869

Комментирование запрещено