Җирле шагыйрә Гөлсем Хөббәтовага — 70 яшь!

i1Бүген безне иҗаты белән шатландырып торган “Язлар моңы” шигырьләр җыентыгы авторы, Иске Ярмәк авылында яшәп иҗат итүче хезмәт ветераны — шагыйрә Гөлсем Хөббәтованың юбилее.

Бүгенге көндә  лаеклы ялдагы тынгысыз апабыз әдәби-мәдәни чараларда актив катнаша, кул эшләре белән шөгыльләнә, матур-матур чәчәкләр үстерә, шигырьләр язып, безне шатландырып тора.

Аның иҗаты туган туфракка карата олы мәхәббәт, тереклек дөньясын хөрмәтләү, хезмәт кешесен данлауга багышланган.

Бик күп шигырьләре «Камышлы хәбәрләре» газетасында басылып чыга, без дә бәйрәмнәр үткәргәндә аңа мөрәҗәгать итәбез, шулай икенче көнгә өлгертеп тә бирә ул безгә шигъри телдә, кичәгә багышлап язган уй-фикерләрен. Рәхмәт сезгә, Гөлсем апабыз!

«Язлар моңы» китабында Гөлсем апабызның “Яшәргә дә әле, яшәргә!” шигырендә мондый юллар бар:

Картлык — шатлык булмаса да,
Мактала ул җырларда.
Күңелләрдә гүзәл яшьлек,
Олыгаю бар уйларда.
Әле һаман балаларча,
Уйнап-көләсе килә.
Гомер юлын үкенмәслек
Итеп үтәсе килә.
Картлык җиле килеп кагылганда,
Беләсезме, нәрсә эшләргә?
Яшәү дәртен сүндермичә,
Күңелләрне төшермичә,
Яшәргә дә, әле яшәргә,
Яшьнәргә дә, әле яшьнәргә!


Әйе, Гөлсем апа, яшәп бер дә туймагыз әле, иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа шигырьләрегез белән сөендерегез.

i1i (1)1 i111

Социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре, “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1218

Комментирование запрещено