Первый полилингвальный образовательный комплекс в Казани откроют в День знаний / Белем көнендә Казанда беренче күптелле мәгариф комплексы ачыла

703A6503[1][1]Обучение в новой школе будет вестись на трех языках. 

В День знаний откроется первый в Казани полилингвальный образовательный комплекс с углубленным изучением русского, татарского и английского языков. Об этом сообщает пресс-служба Минобрнауки РТ.

«Президент Татарстана Рустам Минниханов и Государственный советник республики Минтимер Шаймиев примут участие в торжественной церемонии открытия полилингвального образовательного комплекса», — говорится в сообщении.

Новая образовательная организация создана на базе казанской школы № 165. Комплекс включает три школы: реконструированную начальную на 672 места, новую билингвальную на улице Бичурина на 800 мест и новую полилингвальнную на улице Бондаренко на 1224 места. В составе последней будет действовать интернат на 240 мест для иногородних детей.

В комплексе сформировано 103 класса: 52 — в билингвальной школе и 51 — в полилингвальной. Кроме того, в его состав войдут детские сады и круглогодичный центр дополнительного образования на 270 мест, который будет организован на базе детского лагеря «Пламя».

Школа из сети полилингвальных образовательных комплексов с 1 сентября начнет работу и в Елабуге. А всего к 2022 году в Татарстане будут функционировать шесть таких центров. Два из них будут действовать в Казани, по одному — в Елабуге, Набережных Челнах, Альметьевске и Нижнекамске. В состав комплексов наряду со школами войдут детсады и центры дополнительного образования.

Учителей для полилингвальных комплексов будет готовить Казанский федеральный университет. В дальнейшем планируется интегрировать полилингвальные школы в международную систему Ассоциированных школ ЮНЕСКО.

tatar-inform.ru

***

Яңа мәктәптә укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылыр дип көтелә. 

Белем көнендә Казанда беренче күптелле «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» мәгариф комплексы ачыла.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белем бирү оешмасын ачу тантанасында катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа уку йорты Казанның 165нче мәктәп базасында оештырылган. Билгеле булганча, анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Мәгариф комплексына өч мәктәп керәчәк: 672 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, 800 урынга исәпләнгән Бичурин урамындагы ике телле мәктәп, һәм Бондаренко урамындагы 1 224 урынга исәпләнгән яңа өч телле мәктәп. Бондаренко урамындагы мәктәптә чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат та булачак.

Белем бирү комплексында 103 сыйныф формалаштырылган, шуларның 52 — ике телле мәктәптә, 51 — өч телле мәктәптә. Моннан тыш, аның составына балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге керәчәк.

Казандагы мәгариф комплексы белән беррәттән, «Адымнар — Алабуга» күп телле мәгариф комплексы да балалар кабул итәчәк. 14 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе шуның бинасында узган иде.

«Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплекслар челтәрен булдыруны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды оештыра. 2022 елга республикада барлыгы шундый 6 белем бирү комплексы эшләячәк. Аларның икесе — Казанда, берәр — Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 619

Комментирование запрещено