«Лекторий» очрашуына теләгән һәркем килә ала, әмма пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан чыгып, урыннар саны чикле — 50 кеше.
Бүген Казан яшьләре арасында зур популярлык казанган ачык «Лекторий» янә эшли башлый. Яңа сезонны мөселманнар өчен «Лекторий» Татарстан мөфтияте бинасында башлап җибәрәчәк. Беренче очрашу «Ислам һәм финанслар. Теория һәм практика» темасына багышланачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Инвестицияләр һәм күчемсез милек, ислам финанслары өлкәсендәге сорауларга җавапларны тәҗрибәле белгечләр — спикерлар бирәчәк. Алар мөселманнарга үз милекләрен һәм акчаларын шәригать кушканча инвестицияләргә, финанслардан дөрес файдаланырга ярдәм итәчәк. Лекторларның берсе — Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгече, «Даруль ифта» call-үзәге хезмәткәре, РИИ мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Әбүяхъя — «Финанслар өлкәсендә шәригать нормалары. Төп нигезләр» темасына лекция сөйләячәк.
Лекторийның икенче өлеше гамәли аспектлардан торачак — сүз ислам ипотекасы турында барачак. Чакырылган кунаклар Татарстанда күчемсез милек, фатир, бүлмә, йорт, җир һ.б. сатып алу өчен Шәригать нормалары тәртибе буенча өлешләп түләү (рассрочка) мөмкинлекләре хакында сөйләячәк.
«Лекторий» очрашуына теләгән һәркем килә ала, әмма пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан чыгып, урыннар саны чикле — 50 кеше. Очрашуда катнашу өчен Инстаграмдагы @muslimmol аккаунтына директка язарга кирәк.
Чара бүген 19.00 сәгатьтә башлана. Уздыру урыны — Габдулла Тукай урамы, 38нче йорт, 3нче кат, конференц-зал.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18 (нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге).
Просмотров: 651