Хәйдәр Сафиуллин автономиянең беренче җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы, Комсомол районы сәнгать мәктәбе директоры Фәрит Гыйбатдиновның фикердәше булган.
Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе итеп Хәйдәр Сафиуллин сайланган. Бу турыда Чувашия Республикасының Халыклар дуслыгы йортының рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының яңа рәисе итеп Хәйдәр Сафиуллин сайланды. Ул автономиянең беренче җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы, Комсомол районы сәнгать мәктәбе директоры Фәрит Гыйбатдиновның фикердәше», — диелә хәбәрдә.
«Әйе, бөтен документлар әзер. Бер алынгач эшләргә кирәк инде», — диде Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Хәйдәр Сафиуллин ун ел дәвамында Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе булып торган, Чувашия татарлары автономиясе белән берлектә социомәдәни, фәнни-тикшеренү проектлары әзерләү эшләрендә катнашкан. Хәбәрдә ике милли лидерның озак еллар дәвамында дус яшәүләренә басым ясала.
Хәйдәр Сафиуллин 1961 елда Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында туып үскән. 2000 елда Чабаксарның «Болгар» җәмигъ мәчетен проектлаштыруда һәм төзүдә катнашкан.
Хәзерге вакытта Хәйдәр Сафиуллин инициативасы белән Фәрит Гыйбатдиновның тормыш һәм иҗатына багышланган китап әзерләнә башлаган.
Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел 7 июльдә вафат булды.
Просмотров: 679