Бакчаларда бәрәңге сабагы исе аңкый торган күңелле чак.
Быел кайберәүләр бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана. Яңгыр вакытында яумау сәбәплеме, сортына ел килешмәү нәтиҗәсендәме, чыннан да, «икенче икмәк»не үстерүдән канәгать булмаучылар аз түгел. Тавык йомыркасы кадәренә булса да өметләнә алар. Ә менә “Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы, Шенталы районының Денис авылында яшәүче Рөстәм Әнәс улы Нуртдинов бакчасындагы бәрәңгеләр, шөкер, елына күрә мул үскән (фотосурәтләрдә). Җырдагыча, «йодрык кадәрле, йомры гәүдәле»ләре дә байтак булган…
Җырларда җырланган бу культура кайсы авылда нинди уңыш бирде соң?
Просмотров: 1005
Без бэрэнгенен скороспелкаларын («Адретта») алдык. Чыгышы эйбэт, но менэ ваграк. Дым житмэгэнгэ шулай булгандыр дибез.
Бэрэнге ин кирэкле ашамлык, кешегэ дэ, малларга да хэм кош кортларгада. Янгыр булмаган вакытларда бэрэнгене 2-3 тапкыр сугарырга кирэк.Хэзер кечле торле насослар куп бит.
Камышлыдан мин. Вак булды. Житэ инде, сайландык