Руководитель Региональной национально-культурной автономии татар «Мәдәният» Омской области Радик Миниханов в интервью ИА «Татар-информ» рассказал о жизни татар в регионе.
Радик Минигалиевич, расскажите, пожалуйста, о себе и о том, как вы оказались в этих краях.
Мои корни в селе Верхняя Ошма Мамадышского района Татарстана. Дед со стороны отца выходец из этого села. Перед началом Великой Отечественной войны мой дед Мубарак со своим братом Ахметханом переехали в Екатеринбург и устроились работать на завод. В 1941 году деда забрали на фронт, и вскоре он, получив ранение, был демобилизован по состоянию здоровья. Позже он уехал в один из северных районов Казахстана поднимать целину, я тоже родился там. В 1999 году переехал в Екатеринбург, а в 2005 году по долгу службы обосновался здесь, в Омске.
Как вы узнали о Региональной национально-культурной автономии татар «Мәдәният»?
Об автономии я узнал вскоре после переезда в Омск. Познакомился здесь с очень хорошими людьми, и всё закрутилось. Автономия работает с 1998 года. С 2008 года я работал заместителем председателя, а с 2017-го возглавил автономию.
Радик Минигалиевич, чем занимается организация «Мәдәният»?
Одна из ключевых целей нашей организации — создание условий для сохранения, изучения и распространения татарского языка среди татар, живущих в Омской области. Также мы хотим сохранить и развивать нашу культуру, чтобы передать ее будущим поколениям. Например, в Омской области с 1941 года не проводился национальный праздник Сабантуй. В 2007 году после долгого перерыва мы провели Сабантуй, вернули традицию. Организация будто вдохнула новую жизнь.
В Сибирском округе насчитывается около 42 тысяч татар — это данные переписи населения 2010 года. Последние десять лет мы активно работаем по грантам. За пять лет мы реализуем уже третий грант. Проводим различные мероприятия.
Наша культура — это не только тюбетейка и очпочмаки. Нужно работать и с молодежью, оказывая должное внимание среднему и старшему поколению. Вот так был организован Союз татарской молодежи «АЮ».
В 2018 году мы провели Дни татарской культуры: приехало более 200 официальных делегатов из 12 регионов. За эти три дня у нас погостило более 30 тысяч человек. Прямую трансляцию праздничного мероприятия посмотрело более 100 тысяч зрителей. Для нас это большие цифры.
Только во время пандемии коронавируса мы раздали более тысячи продуктовых пакетов в 12 районах Омской области.
Что представляет собой проект этнографического и сельского туризма «Мирас» («Наследие»)? Какой маршрут вы построили по итогам работы над проектом?
Мы создали проект «Усадьба Сибирского (бухарского) татарина». Данный проект реализуется Региональной автономией татар Омской области при поддержке Фонда президентских грантов.
На севере Омской области жил народ, который назывался бухарцами. Они освоили эти территории 700 лет назад, перебравшись из Азии. Для местного народа места их погребения до сих пор считаются священными. Эти места имеют сакральную значимость. Мы хотим построить там мемориальный комплекс, который войдет в этномаршрут. Поставить там гостевые домики. Тут мы преследуем еще одну цель — создание новых рабочих мест, потому что это поможет сохранить наши села.
Есть еще одна большая мечта — провести гастрономический этнофестиваль. Пусть сначала он будет в рамках района, но со временем, может быть, перерастет в некий межрегиональный праздник.
Еще мы хотели бы реконструировать дом купца первой гильдии Нияза Айтыкина и включить его в этномаршрут. Пока по этому дому есть некоторые моменты, которые нужно решить, так как его нам почему-то не отдали.
Радик Минигалиевич, расскажите подробнее об «Усадьбе сибирского татарина». Что там будет еще? Она уже доступна для экскурсий?
Уже более двух лет мы работаем над этим проектом. Сначала мы восстановили усадьбу, сейчас уже все работы почти завершены. Но пандемия внесла изменения в нашу жизнь и наши планы. Мы уже дважды объявляли об официальном открытии усадьбы и были вынуждены перенести дату. Надеюсь, что до конца года она откроет свои двери. Почти все постройки и крыша дома «Усадьбы сибирского татарина» возвращают нас в начало XX столетия. Это своего рода гостевой дом, не только музей. Любой гость сможет остаться здесь на ночлег. Можно выйти в хлев и подоить корову или прокатиться верхом на лошади. Зимой можно будет прорубить лед и заняться зимней рыбалкой. Затопить баньку и попариться, угоститься горячим балешом из печи, прогуляться на лодке — всё это неразрывные элементы этнотуризма.
С какими проблемами вам приходится сталкиваться чаще всего?
Конечно, в области национальной политики порой возникают неудобные вопросы. Любые проблемы мы стараемся решить мирно. Команда Региональной национально-культурной автономии татар «Мәдәният» сплоченная. Вот, например, нам еще предстоит решить вопрос с домом купца Айтыкина. Как общественный деятель и муниципальный депутат я всегда заостряю внимание на проблемных областях. Нравится это или нет, громко о них заявляю.
Какие проблемы возникают у общественной организации?
Тяжело привлечь молодежь. Им почти не оказывается социальная помощь в плане национальной политики. Такая помощь есть в молодежных организациях или госслужбе, а у нас — нет.
Мы благодарны Татарстану, особенно в плане грантовой поддержки. Это позволяет нам сохранять наши традиции и культуру. Мы успешно сотрудничаем со Всемирным конгрессом татар и федеральной национально-культурной автономией татар.
Как у вас в Омске обстоит дело с языковым вопросом? В школе преподают татарский язык? Вы сами говорите на родном языке?
В Казахстане я окончил спортивный интернат. Не могу похвастаться, что мы дома говорим на татарском языке, знаю язык в ограниченном объеме. Это не есть хорошо, но это правда. Вот когда я выезжаю по работе на север Омской области, с людьми старшего поколения я говорю на татарском.
Уленкульская средняя общеобразовательная школа носит имя Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Это единственная школа, где есть этнокультурный компонент. В остальных восьми школах татарский язык преподается как факультативное занятие. Татарский язык лучше сохранен на севере нашей области. Здесь большая часть молодежи знает свой родной язык, говорит на нем. У молодежи патриотичный дух — это радует.
На средства одного из грантов в целях популяризации татарского языка мы организовали детский лагерь «Таткэмп». В первую смену на пять дней к нам пришли 50 детей в возрасте от 10 до 18 лет. Вторая смена готова была принять сто ребят, но из-за коронавируса пришлось ее отменить. Здесь они будут изучать не только татарский язык, предусмотрены и другие интересные занятия. Желающих было много.
Поговорим о грядущей переписи населения. Кем вы планируете себя указать? Какая работа ведется в этом направлении?
Люди, с которыми я об этом говорил, члены нашей организации, конечно же, запишемся татарами. Мы единая нация, мне кажется, это все понимают. Безусловно, каждый из нас уникален, у всех татар есть свои особенности, касающиеся местности проживания. Все мы члены российского общества.
Еще до начала пандемии мы выезжали в села, готовили население к переписи. У нас нет ни споров, ни волнений по поводу предстоящей переписи.
***
Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов белән әңгәмә кордык.
Радик әфәнде, үзегез турында сөйләп китегез әле, ул якларга ничек барып чыктыгыз?
Мин тамырларым белән Татарстанның Мамадыш районы Югары Ушма авылына барып тоташам. Әтием ягыннан бабам чыгышы белән шул авылдан. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан бабам — Мөбәрәк һәм аның абыйсы Әхмәтхан Екатеринбург шәһәренә күчәләр һәм заводта эшли башлыйлар. 1941 елда бабамны сугышка алалар, озак та үтми ул яраланып, армиягә яраксыз булып кайта. Соңыннан Казахстанның төньяк районнарының берсенә чирәм җирләрен эшкәртергә күчеп китә, мин үзем дә шунда тудым. Аннан 1999 елда Екатеринбург шәһәренә күчтем, ә инде 2005 елда эш буенча монда — Омск шәһәрендә төпләнеп калдым.
«Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясенә ничек килеп чыктыгыз?
Болар барысы да мин Омскига килгәч башланды. Бик яхшы кешеләр белән таныштым монда, шулай ияреп кереп киттем инде. Автономия 1998 елдан бирле эшләп килгән. Башта — 2008 елдан рәис урынбасары булып тордым. 2017 елдан рәис вазыйфасын башкарам.
Радик әфәнде, «Мәдәният» оешмасы эшчәнлеге белән таныштырып үтегез әле.
Безнең оешманың төп максатларының берсе — Омск өлкәсендә яшәүче татарлар арасында туган телне саклау, өйрәнү һәм тарату өчен шартлар тудыру. Шулай ук милли мәдәниятебезне саклап калып, үстереп, аны киләчәк буынга тапшырасыбыз килә. Мәсәлән, Омск өлкәсендә 1941 елдан бирле Сабантуйлар үткәрелмәгән булган. 2007 елда бик озак вакыттан соң беренче тапкыр Сабантуй үткәрдек, менә шул эшне яңадан торгызып җибәрдек. Оешмабыз да тернәкләнеп китте.
Себер округында 42 меңгә якын татар исәпләнә. Бу 2010 елның җанисәп нәтиҗәләренә караганда. Без соңгы ун елда грантлар белән бик актив эшлибез. Биш ел эчендә инде өченче грантыбызны реализацияләп киләбез. Бик күп төрле чаралар үткәреп торабыз.
Безнең мәдәният ул түбәтәй дә өчпочмак кына түгел бит. Яшьләр белән дә эшләргә, урта һәм өлкән буынга да тиешле игътибар күрсәтергә кирәк. Шулай итеп, «Аю» татар яшьләре берлеге оештырып җибәрдек.
2018 елда татар мәдәнияте көннәрен үткәрдек: 12 регионнан 200дән артык рәсми делегат килде. Шул 3 көн эчендә бездә 30 меңнән артык кеше кунак булып китте. Чарабызның турыдан-туры трансляциясен 100 меңнән артык кеше караган иде. Безнең өчен бу бик зур саннар.
Әле менә шушы коронавирус вакытында гына да без Омск өлкәсенең 12 районында меңнән артык азык-төлек пакетлары өләштек.
«Мирас» дигән этнографик һәм авыл туризмы проекты нәрсә ул? Әлеге проектның нәтиҗәсе буларак нинди маршрутлар ясадыгыз?
Без «Себер (Бохара) татары утары» дип исемләнгән проект башлап җибәрдек. Бу проект Омск өлкәсе татарлары төбәк автономиясе тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Омск өлкәсенең төньягында бохарчылар дип аталган халык яшәгән. Алар бу җирләргә Азия территориясеннән 700 ел элек күчеп килгәннәр. Алар күмелгән урын халык өчен бүгенге көндә дә изге булып санала. Ул җирлекләр ниндидер бер сакраль әһәмияткә ия булап тора. Безнең шул җирләрне этномаршрут кысаларында мемориаль комплекс итеп ясыйсы килә. Кунак йортлары белән. Моның төп максаты — яңа эш урыннары булдыру. Безгә авылларны саклап калырга кирәк.
Шулай ук тагын зур бер хыялыбыз бар: гастрономик этнофестиваль ясау. Башта район кысаларында гына булса да, бәлки соңыннан тагын да зураеп, төбәкара итеп үткәреп булыр.
Тагын 1 гильдия сәүдәгәре булган Нияз Айтыкинның йортын реконструкцияләп, шулай ук этномаршрутка кертәсебез килә. Тик әлегә бу йорт буенча ачыкланып бетмәгән урыннар бар, аны нишләптер безгә бирмәделәр.
Радик әфәнде, «Себер татары утары» турында ачыклабрак сөйләп үтегез әле. Анда тагын ниләр булачак? Экскурсиягә килергә буламы инде?
Без бу проект өстендә инде елдан артык эшлибез. Башта утарны төзекләндердек, хәзерге вакытта барлык эшләр дә биеткән диярлек. Тик пандемия тормышыбызга үз үзгәрешләрен кертте. Инде ике тапкыр утарның ачылышын билгеләсәк тә, булмады, күчерергә туры килде. Ел ахырына булса да, ачылыр дип уйлыйм. Әлеге «Себер татары утары»ндагы барлык корылмаларның һәм йортның түбәсе дә XX йөз башын хәтерләтә. Бу үзенә күрә бер кунак йорты булачак. Музей гына түгел. Килгән һәр кунак монда куна ала. Тели икән, чыгып сыер савып яисә атта йөреп керергә мөмкин. Кыш көне бәке ачып, балык тотып та карый алачаклар. Мунча ягып керү, мич бәлеше ашау, көймәдә йөрү — болар барысы да этнотуризмның аерылгысыз элементлары.
Сезгә нинди проблемалар белән еш очрашырга туры килә?
Әлбәттә, милли сәясәт өлкәсендә кайвакыт кыен мәсьәләләр белән дә очрашырга туры килә. Нинди генә проблемалар килеп чыкмасын, без аларны һәрвакыт чишәргә тырышабыз. «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең командасы нык. Менә, мәсәлән, бу сәүдәгәр Айтыкин өе белән булган хәлне дә чишеп бетерәсе бар. Җәмәгать эшлеклесе һәм муниципалитет депутаты буларак, мин һәрвакыт проблемалы өлкәләргә басым ясап киләм. Ошаса-ошамаса да аларны кычкырып әйтәм.
Иҗтимагый оешма буларак нинди кыенлыкларыгыз бар?
Безгә яшьләрне җәлеп итү авыр. Аларга милли сәясәт өлкәсендә социаль ярдәм юк диярлек. Андый әйберләр төрле яшьләр оешмаларында яисә дәүләт хезмәтендә күп, ә бездә юк.
Татарстанга рәхмәт, бигрәк тә грантлар өлкәсендә. Безгә традицияләребез һәм мәдәниятебезне сакларга мөмкинлек бирә. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белән дә яхшы гына эшләп киләбез.
Тел мәсьәләсе ничек сездә — Омск шәһәрендә. Мәктәпләрдә укытыламы? Үзегез татарча сөйләшәсезме?
Мин Казахстанның спорт интернатын тәмамладым. Өйдә татарча сөйләшәбез дип мактана алмыйм, телне белүем дә чамалы. Бик үк яхшы булмаса да, дөресе шул. Менә эш буенча Омск өлкәсенең төньягына чыккач, олы буын белән татарча сөйләшергә туры килә.
Үләнкүл авылындагы мәктәбебез герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Менә ул этнокультур компоненты булган бердәнбер мәктәп. Калган 8 мәктәптә татар теле факультатив итеп укытыла. Татар теле күбрәк төбәгебезнең төньягында сакланган. Мондагы яшьләрнең дә күбесе үз туган телләрен белә, аралаша. Патриотик рухлы яшьләр күп — шунысы шатландыра.
Бер грантка без татар телен популярлаштыру йөзеннән балалар өчен «Таткэмп» дигән лагерь дә ачып җибәргән идек. Беренче сменасына 5 көнгә 10-18 яшьлек 50 бала килде. Икенче сменасын 100 балага дип ниятләгән идек тә, коронавирус аркасында була алмады. Әлбәттә, алар монда көне буе татар телен генә өйрәнеп утырмыйлар. Теләүчеләр бик күп иде.
Халык санын исәпкә алу турында да сөйләшеп алыйк әле. Үзегез ничек язылырга уйлыйсыз? Бу нисбәттән нинди эшләр алып барасыз?
Мин үзем сөйләшкән кешеләр, оешмабыз әгъзалары, әлбәттә, татар булып язылачак. Без бит бер милләт, миңа калса, моны бөтен кеше дә яхшы аңлый. Сүз дә юк, һәрберебез уникаль, билгеле бер җирлеккә генә хас булган үзенчәлекләребез дә бар. Шулай булсак та, без — Россия җәмгыяте әгъзалары.
Әле пандемия башланганчы ук авылларга чыгып, халыкны җанисәпкә әзерли идек. Бездә кемнең кем булып язылуы турында бәхәс тә, борчылу да юк.
Просмотров: 859