«Татарча диктант»: 30 стран, 60 регионов, один онлайн / «Татарча диктант»: берләштерә дә, тәрбияли дә

42bace5cb32f2959Как Ильшат Аминов, Марат Ахметов и Гузель Уразова взялись за ручки

30 стран, 60 регионов  написали «Татарча диктант». В условиях пандемии многие предпочли делать это дома, слушая дикторов на каналах «ТНВ» и «ТНВ-Планета» или же наблюдая прямой эфир на сайте «Татар-информ». Диктант превратили в целое шоу — с ведущей Гульназ Сафаровой и приглашенными гостями.

НАЦИОНАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА ПРЕВРАТИЛАСЬ В СТУДИЮ

Как видно по сайту diktant.tatar, охват у проекта впечатляющий. В «Татарча диктант», который проходит уже пятый раз, в прошлом году, к примеру, приняли участие 85 000 человек из 22 стран, 47 регионов РФ и 45 районов РТ. Это 204 площадки в Казани и 1 410 по всему миру. С ростом количества участников, естественно, начинается подключение и административного ресурса, к которому, как заверили организаторы, они не имеют никакого отношения. Тем не менее в руки «Реального времени» попал листок из одной из школ с «разнарядкой» о том, сколько учеников из каждого класса должны участвовать в диктанте.

Впрочем, добровольцев хватает и так. Интересно, что каждый регион еще и сам пробует разные варианты проведения. К примеру, татары США пишут диктант через Zoom, а текст им читает ведущая ТНВ Венера Аитова. Ну а кто-то по старинке проводит его со своими ведущими в школах, представительствах, библиотеках.

У нас же в Татарстане диктором стал доктор филологических наук Фоат Галимуллин. Он читает отрывок из «Скворцов» Ибрагима Гази. Этот автор известен русскоязычным читателям по роману «Хлеб, винтовка и любовь».

В регионах выступил еще один ведущий телеканала ТНВ Ильдар Киямов, который прочел фрагмент повести «Между жизнью и смертью» узника концлагерей Наби Даули.

Иностранным государствам достался обладатель премии имени Джалиля Филюс Кагиров. Он озвучил произведение «Оборванные струны» фронтовика, председателя правления Союза писателей Татарстана Афзала Шамова. Интересно, что хотя время начала было объявлено единое — 11 утра — тексты читали друг за другом. А это значит, к примеру, что регионы, которые решили опробовать телевариант, а не устраивать диктант самостоятельно, смогли присоединиться к «своему» тексту только в 11.50.

Съемки диктанта прошли заранее — в читальном зале нового здания Национального библиотеки. Туда диктант писать пришли заместитель председателя Госсовета РТ Марат Ахметов (после назначения главой комиссии по развитию родного языка ставшего, по сути, его публичным представителем), гендиректор телерадиокомпании «Новый век» Ильшат Аминов, певица Гузель Уразова. Среди молодежи — каллиграф Айзат Мингазов, который пообещал прописать весь диктант, используя руны, победительница международного конкурса «Татар кызы — 2019» Лилия Камилова, финалист шоу «Голос. Дети» Саида Мухаметзянова, певец с татарскими корнями из Китая Базарбай Бикчантаев, руководитель молодежного крыла Курултая башкир РТ Язгуль Искандаулетова (организаторы подчеркивают, что, получая образование на башкирском, она самостоятельно освоила татарский).

В ЭТОМ ГОДУ — БЕЗ ПОЛИТИЧЕСКОЙ ПОДОПЛЕКИ

В прошлом году выбор текста закончился скандалом. Изначально это должен был быть отрывок из повести «Болын» («Луг») Фаузии Байрамовой. Внезапно произведение, созданное в 80-е годы, еще до того, как писательница стала символом национального движения республики, было заменено на другой — «Мин кулыма китап алам» («Я беру в руки книгу») поэта Роберта Миннуллина. Тогда в знак протеста некоторые участники провели отдельные диктанты именно с текстом Байрамовой.

А еще прошлогодний диктант стал темой обращения к Рустаму Минниханову ассамблеи народов Башкортостана во главе с депутатом Госдумы РФ Зугурой Рахматуллиной. В письме говорилось, что проведение диктанта не было согласовано с правительством соседней республики. Кроме того, ведомствам Башкортостана было приказано в тот же день провести диктанты, посвященные Мустаю Кариму, на русском и башкирском языках.

В этом году ничего такого не происходило. Любопытно, что к диктанту сделали два мотивационных ролика. Если один сняли сами организаторы (в нем актеры Кариевского театра разыгрывают посещение психолога), то второй сделали альметьевские рэперы.

Тех, кто писал диктант сам, просят отсканировать бланк и выслать на почту tatarchadiktant@gmail.com либо на WhatsApp по нижеуказанным номерам:

  • для Республики Татарстан: +7 953-483-77-11,
  • для регионов РФ: +7 903-066-70-12,
  • для стран зарубежья: +7 937-405-21-28.

realnoevremya.ru

***

26 сентябрьдә «Татарча диктант» акциясе узды. Ул быел 5нче тапкыр үткәрелде. Әлеге чарада кемнәр катнашты, диктант тексты авыр булдымы, быелгы диктантның үзенчәлеге нидә — барысы хакында да «Интертат»та. 

26 сентябрьдә сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. Санитар-эпидемиологик хәлләрне күздә тотып, чара быел онлайн форматта узды. «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда диктант укыдылар. Шулай ук диктантны язу өчен офлайн мәйданчык та оештырылган иде.

Карл Маркс урамында урнашкан КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты бинасындагы аудиториягә сәгать 11 тулганчы ук халык күп җыелган иде. Ульяновск өлкәсеннән экскурсиягә килгән укытучылар делегациясе дә диктант язарга керде. Аудитория тулды. Оештыручыларга хәтта тагын берничә өстәмә өстәлләр дә чыгарып куярга туры килде. 

«Соңгы тапкыр диктанты мәктәптә язган идем. Шуңа күрә әзрәк каушата да», — дип үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште Ульяновск өлкәсеннән килгән Гүзәл Салихова.

Быелгы «Татарча диктант» Татарстан Республикасының Милли китапханәсеннән трансляцияләнде. Диктант тексты итеп Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» дигән әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Аны татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, язучы Фоат Галимуллин укыды.

«Бу диктант бөтен дөнья татарларын берләштерә»

Чарада «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты:

Бу диктантта онлайн рәвештә хәзер күп кеше рәхәтләнеп катнашыр дип уйлыйм. Күп кенә концертларны онлайн күрсәттек, аларны йөз меңнән артык кеше карады. Кешегә аралашу кирәк. «Татарча диктант» бөтен дөнья татарларын берләштерә һәм бер рухта тәрбияли. Кеше күп булачак, менә күрерсез, — диде Илшат Әминов.

Быел диктантны беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов язды.

«Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк һәм алар бик файдалы. Анда катнашучыларның саны да елдан-ел арта. Быелгы диктант язучылар саны 100 меңгә тулмасмы икән дигән өметләр бар. Соңгы тапкыр диктантны мәктәптә яздым, әлбәттә. Соңгы елларда бу дәрәҗәдә үткәрелә торган диктантларда катнашканым булмады, кызганыч.

Мәктәптә начар укымадым. Әнием дә укытучы булгач, сыйныфтагы башка балалар миңа карыйлар иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бик талантлы, көчле булды. Аның биргән дәресләре әле хәзер дә хәтеремдә, — дип искә алды мәктәптәге чакларын Марат Әхмәтов.

Һәр кеше алдына диктант язу өчен махсус бланк, ручка һәм наклейкалар куелган иде. Бераздан диктант башланды. Залда туры эфирда Фоат Галимуллинның тыныч, матур тавышы яңгырады. Диктант 40 минутлап дәвам итте. Соңыннан оештыручылар өстәлләрдән кәгазьләрне җыеп алдылар.

«Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бүген монда 150ләп кеше килде. Диктант нәтиҗәләрен www.diktant.tatar сайтына кереп карап булачак», — дип саубуллашты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Диктант тәмамлангач, катнашучыларның фикерләрен белештек. Минем янымда утырган кыз кайбер сүз урыннарында ара калдырып язды башта. Аннары текстны кабат укыганда тулыландырды. Әзрәк акценты сизелсә дә, соравыма бик матур итеп, саф татар телендә җавап бирде.

«Мин дусларым белән махсус диктант язар өчен Түбән Кама шәһәреннән килдем. Күптән түгел генә Нидерландыдан укуымны төгәлләп кайттым. Хәзер мин инглиз теле укытучысы. Соңгы тапкыр диктанты дүрт ел элек язган идем. Диктант бик авыр булды дип әйтмәс идем. Шулай да кайбер онытылган сүзләр очрады. Бу миңа сүзлек запасымны киңәйтергә, онытылганны хәтеремдә яңартырга ярдәм итте», — диде Алия Салихҗанова.

«Татарча диктант» — геометрик прогрессиядә үсә торган проект»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова:

«Татарча диктант» — 5 ел дәвамында геометрик прогрессиядә үсә торган проект. Хәзер онлайн формат белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Онлайн чараларга яраклаштык инде. Узган елларны без үзәкләштерелгән 300 кешелек мәйданчыклар җыя идек. Быел колачларны алай киң җәя алмадык. Диктант 3 этапта үтәчәк. Башта Татарстан халкы өчен, икенче этап — Россия төбәкләре, ә өченчесе — чит илдә яшәүче татарлар өчен булачак. Диктантта төгәл күпме кеше катнашканын соңрак әйтә алырбыз. Быел Россиянең 62 төбәге һәм 30 ил үзенең катнашырга теләген белдерде. Үзебезгә ким дигәндә 100 мең кеше катнашуны максат итеп куйган идек. Бүген монда Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешма рәисләре, Бөтендөнья татар конгрессы аппараты, студентлар җыелган. «Президент үзенең сәхифәсендә язган иде, шуннан күреп килдек», — диючеләр дә булды. Быел диктантның үзенчәлеге — интернет булган теләсә кайсы җирдә теләгән һәр кеше диктантны яза алды, — диде Ленария Мөслимова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

Бүген мин махсус шуның өчен килдем, диктантны 5нче тапкыр язам. Без бит төп оештыручылар да. Халыкның, татар җәмәгатьчелегенең, безнең дәүләт структурасында эшләүчеләрнең һәм татар интеллигенциясе вәкилләренең шушы залга үзләренең теләкләре белән җыелып килүе безне бик куандыра. Шул ук вакытта бу эшнең кирәклеге һәм актуальлеге турында да сөйли. Без монда халкыбызның бердәмлеген аңлар өчен дә җыелдык. Туган телне саклау дигән вакытта бу кызыксындыру чарасы гына түгел, ә татар теленә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү дә. Халыкның шулай дәррәү килүе безне бик шатландырды. Диктантны филологлар тикшерәчәк, һәр кеше үзенең билгесен беләчәк. Акциядә катнашырга теләгән һәр кеше өчен дә мөмкинлек булдырдык дип әйтә алам, — диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:

Бөтен татар җәмәгатьчелеге бергә җыелган бүген: төрле институтлардан да, министрлыклардан да килгәннәр, Бөтендөнья татар конгрессының бөтен кешесе биредә. Бергә фикерләшү, бергә менә шушылай җыелып диктант язу — ул безнең күп һәм бердәм икәнебезне күрсәтә. Таралганнан тарала бу эш. Киләчәктә ул бик күп кешене бергә җыяр һәм татар халкын берләштерүче бер чара булыр дип уйлыйбыз. Онлайн форматы да кирәк аның, өйдә генә утырып та язып булсын.

Текстта бер авыр әйбер дә юк иде. Кызыл юлларда гына буталырга мөмкин кайберәүләр. Зур залда экран аша гына диктант язуы авыр, яңгырый, аңлашылмаган урыннары да булды. Тере дикторлар булса, отышлырак булыр иде дип уйлыйм, — диде Кадрия Идрисова.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмалар белән эшләү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Алия Басыйрова:

Үзебез дә укытучы булгач, дөрес, матур итеп язасы килә. Әйтергә дә оят: кайбер урыннарда ишетелмәгәнлектән ниндидер төзәтүләр кертергә туры килде. Белгәнне матур итеп язасы килгән иде. Узган еллар белән чагыштырганда, «Татарча диктант»ның масштабы да үзгәрде. Татар телен саклап калу ысулларының берсе булып тора ул. Бу халыкны берләштерү дә бит. Кайвакыт төрле министрлыклардан хаталы хатлар килгәли. Шуңа мин министрларга әлеге диктантны мәҗбүри яздырыр идем. Аларның да безгә кушылып диктант язулары кызыклы бер эксперимент булыр иде, — ди Алия.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резидә Сәлахова:

Укучы буларак, быел беренче тапкыр яздым. Узган ел мин үзем укытучы ролендә идем: диктант яздырдым. Былтыр эш күпкә җаваплырак булган икән. Быел үзем өчен генә җавап тоттым, авырлыклар сизмәдем. Укып бетергәнгә 6 ел узган, шул гомердән бирле диктантлар язганым булмады. Сагындырган. Рәхәт булды, чөнки монда милләтпәрвәр халык җыелган. Барысы да йөрәк кушуы буенча килгәннәр. Миңа бигрәк тә атмосферасы ошады. Иптәшләр белән күрешеп аралаштык. Укытучы буларак диктант яздыру күпкә авыррак һәм җаваплырак икән дигән нәтиҗәгә килдем, — дип сөйләде актриса. 

Чыгып барганда тагын ике кыздан сораштым. «Миңа бик ошады әлеге чара. Без Саба кызлары, КФУда укыйбыз. Үткән елларны катнаша алмаган идек. Быел барасыбыз килеп килдек. Диктантны яхшы язганбыздыр дип уйлыйм, тексты авыр түгел иде», — диделәр студент кызлар.

Автобус тукталышында диктант дип бер-берсенә наклейкаларны күрсәтеп торган кызлар белән дә сөйләшеп киттем. «Быел беренче тапкыр яздык. Без татар филологиясе факультетының беренче курс студентлары. Булачак филологлар буларак катнашып, үзебезнең көчләрне сынап карыйсы килде. Бик күңелле, кызык булды. Хәзер нәтиҗәләрне көтәсе генә калды», — диләр Илзия һәм Зилә исемле кызлар.

«Татарча диктант» 2015 елдан бирле оештырыла. Узган ел әлеге чарада 85 меңгә якын кеше катнашкан. Әлеге акцияне «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.

intertat.tatar

Просмотров: 837

Комментирование запрещено