Фәрид Шириязданов: «Садри Максуди — милләтебез горурлыгы»

93619d7257bb45683bf13e204b3f5f60Элгәреге халык үзләрен генә түгел, үз милләтенең язмышын да кайгыртып яши белгәннәр. Татар инде үлде, изелеп юкка чыкты дигән чакларда да, милләт яңадан күтәрелеп, яңа үсеш юлына баса алган. Чөнки халыкның үз арасыннан әледән-әле аның киләчәген кайгыртучы эшмәкәрләр, рухын үстерүче зыялылар һәм ияртеп барырга сәләтле даһи шәхесләр килеп чыккан.

Коточкыч басым астында чит илләргә китәргә мәҗбүр булсалар да, аларның күбесе бөек галимнәр булып танылганнар. Дөньядагы барлык ислам университетларында әле бүгенгәчә шуларның фәнни хезмәтләре буенча укыту-тәрбия эшләре алып барыла.

Шул чактагы галимнәрнең кайсын гына алсаң да, алардагы рухи бөеклек, иксез-чиксез гыйлем дәрьясы, үз халкын зурлау һәм чын зыялылык – искиткеч күренеш.

Хәзер, кыйблалар алышынган, рухи зәгыйфьлек куркынычы янаган вакытта, бәлки, безгә дә алар турында инде күбрәк белергә вакыттыр?! .

Шундыйларның берсе Садри Максуди — бөек галим, сәясәтче (1878-1957).

Ул Казан губерниясендәге Ташсу авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә, әтисеннән ала.

1888 елда Казандагы Укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Кырымдагы Бахчасарай шәһәренең “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә укый һәм шунда эшкә кала.

Аннан соң Казанга кайтып “Мәгыйшәт” романын яза. Үзлегеннән француз телен өйрәнгәч, Франциягә китә һәм Париждагы Сорбонна университетына укырга керә.  Аны тәмамлагач, Мәскәү университетында үзенең белемен тагын да ныгыта. Анда икенче, Рәсәй форматындагы диплом ала.

Париждан кайтуга ул революция хәрәкәтенә кушыла. “Мөселман иттифагы” исемле партия оештыру съездында катнаша. Садри Максуди аның Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана. Тора бара Дәүләт Думасының 2 һәм 3 чакырылышларында депутат булып сайлана.

Рәсәй мөселманнарының беренче сәяси партиясе “Фиркаи Наджия» (Милли изүдән котылу партиясе) дип атала.  Мөселман демократларының партиясен Садри Максуди җитәкли. Ул 1905 елда барлыкка килә. Халык аны “байлар партиясе” дип атый. Ә булгар-татар эсерларының партиясен Гаяз Исхакый җитәкли. Аны “шәкертләр партиясе” дип атыйлар.

Патша Александр 11 тарафыннан бу партияләргә иреклек бирелгәч, татар җәмгыятьчелеге Казанда Булгар мәдәни үзәге ачып, анда юриспруденция бүлеге, булгар мәктәпләре, мәдрәсә һәм “Белем бакчасы” дигән  китапханә оештыралар.

Бу китапханәдә 9-19 гасырларда басылган меңнәрчә булгар-татар китаплары туплана. Шул исәптән иң кыйммәтлеләре дә:.

  • «Чулман Толгау (154 ел б.э. кадәр), Микаэль Башту;
  • «Нариман тарихы» (1391), Даиш Карачай аль-Булгари;
  • «Тарихи повестьләр – милләт юлыннан алып баручы чишмәләр” (1542), Вәсил Куш;
  • «Джахфар тарихы» (1680), Имам Бахши.

Кызганыч ки, тора-бара бу китапханәне кара көчләр юк итәләр. Бик аз данәләре генә очраклы рәвештә сакланып калалар.

Беренче Бөтендөнья сугышы Рәсәй мөселманнарын авыр хәлгә куя. Әлегә кадәр татарларга куркаклык чит-ят күренеш, ә мөселманнарың мөселманга каршы сугышы зур гөнаһ саналган булса, Төрек иленә каршы сугыш аларны ике ут арасына куя. Ә инде Ая-София мәсҗитенең аен алып, анда тәре кую ниятләрен белгәч, алар бу сугышка каршы чыгалар.

Патшаны тәхеттән алганнан соң, кадетлар съезды җыела. Партия әгъзасы буларак, Садри Максуди да анда катнаша. Стамбулны, Босфор һәм Дарданелланы яулап алуга каршы төшә

Октябрь революциясеннән соң Садри Максуди Идел-Урал штатын төзү өчен күп көч куя. Тик булгар-татарларның бу омтылышы тормышка аша алмый. Ул Төркиягә китә һәм анда 30 ел гомер кичерә.

1922-1923 елларда Сорбонна университетында төрки халыклар тарихы кафедрасы ачыла һәм Садри Максудига шунда эш тәкъдим итәләр.

Профессор дәрәҗәсенә ирешкәч, ул “Төрки расаның үткәннәре, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле фәнни хезмәтен яза. Төркиянең республика булып оешуын ишеткәч, Сорбонна университетындагы кафедра мөдире эшен калдырып, анда китә.

Ул чакта Төркия, Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгәч, авыр хәлдә кала. Мөселман дөньясын берләштереп торган соңгы халифат — Госманлы Төрекләр империясе таркала.

Хәзерге чикләрендә калган Төркия иленең язмышы да кыл өстендә тора. АНТАНТА җиңүчеләр коалициясенә конрибуция түли алмаса, аңа дәүләт буларак юкка чыгу куркынычы яный.

Рәсәй илендә каты ачлык хөкем сөргән 1922 елда, В.И. Ленин Төркиягә 22 миллион сумлык алтын акча бирә һәм ул ил буларак сакланып кала. Моңа рәхмәтлек йөзеннән Төркиянең беренче президенты Кемаль Ата Төрек үз халкына: “Рәсәй иленә каршы беркайчан да корал күтәрәсе булмагыз!” — дигән васыять әйтеп калдыра (Төркиягә алтын җибәрү күренеше В.Солоухинның “Золотой эшелон” фильмында сүрәтләнгән).

Мөселман халифаты — Госман империясе таркалгач, Төркиягә өр-яңа баштан демократик дәүләт төзү кебек, авыр һәм җаваплы, әлегәчә таныш булмаган эшләр башкарырга туры килә.

Бөек ачышларга, җәмгыятьне яңабаштан коруга сәләтле галим буларак, Садри Максуди төрек халкының бөек юлбашчысы Кемаль Ата Төрекнең иң якын дустына әверелә. Республика төзүдә яңа формация кадрлары туплау кирәккәч, ул Төркия дәүләтенең Хокук университетын оештыра һәм үзе дә анда укыта башлый.

Элгәреге төрек теле гарәп, фарсы һәм башка телләр катнашкан катлаулы һәм авыр телгә әйләнгән була. Шуңа күрә Садри Максуди аны гади, аңлаешлы итеп төзи һәм грамматикасын булдыра. Ул төрек мәгърифәтен илнең югары мәдәният нигезе итүне үзенә олы максат итеп куя.

Нәтиҗәдә төрки телләр арасында иң бай, нәфис тел барлыкка килә. Тора-бара ул Төрки тарих академиясе төзи, “Искетлар һәм саклар”, “Урта Азиядәге төрки дәүләтләр” һәм башка фәнни китаплар яза һәм ил сәясәтен күппартиялелек нигезгә салып, үзе Демократик партия төзи.

Моннан тыш Садри Максуди югары дәрәҗәле сәясәт эшлеклесе һәм Төркия иленең иң данлыклы, танылган галиме, тел белгече булып таныла. Ул ике мәртәбә Төркия Республикасы мәҗлесенә депутат булып сайлана һәм Европа Федерациясенең Милләтләр лигасының (Лига наций) конституциясен төзү комиссиясе эшчәнлегендә дә актив катнаша. Аның төрки илләргә кагылган өлешен яза.

Садри Максуди лингвистика һәм хокук (право) фәннәре буенча да  күп фәнни хезмәтләр яза. Шуларның берсе “”Милли үзаңның  социаль нигезе” һәм “Төрки хокук тарихы” («История тюркского права»). Ә болар беркайда һәм беркайчан да өйрәнелмәгәннәр бит! Шулай итеп ул хокук фәнендәге яңа юнәлешкә нигез сала һәм яңа фәнни эзләнүләргә, төрле ачышларга юл ача.

Бу юлда ул милли традицияләрне, әхлакый нормаларны һәм төрки халыкларның гореф-гадәтләрен, намус төшенчәләрен оста һәм уңышлы куллана. Аның хезмәтләре әле хәзер дә мөселман илләрендәге югары уку йортларында алыштыргысыз уку әсбаплары булып саналалар.

Тора-бара Садри Максудиның төрки хокук фәне өлкәсендәсендәге хезмәтләре дөнья  күләмендә танылып, үзе дә иң данлыклы галим булып таныла.

1928 елда ул төрек алфавитын латынчага күчерү комиссиясен төзи.

1957 елда Садри Максуди вафат була. Төркия дәүләтен, аның Конституциясен, хокук системасын, законнарын язган, төрек телен, мәгариф һәм фәннәр структурасын, мәдәниятен төзегән олы шәхеснең үлеме Төркия иле өчен зур югалту була.

Аның гәүдәсе куелган табутны Төркия дәүләте байрагына төреп, үзен ахыргы юлга озату өчен бөтен урамнарны тутырып, 30 меңлек халык төркеме агыла.

Бу уңайдан бик күп илләрдән вәкилләр килеп, Төркия иленең кайгысын уртаклашалар.

Садри Максуди исеме Төркиядә әле дә зур хөрмәт белән телгә алына. Аның исемендәге урамнар, уку йортлары бар. Аның хезмәтләре буенча милли кадрлар тәрбияләнә. Ни дисәң дә, ул бит Төркиянең дәүләтчелеген фәнни нигездә яңабаштан төзегән һәм илне яңача үсеш юлына бастырган бөек галим!

 

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

Просмотров: 820

Комментирование запрещено