Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Бәйрәм уңаеннан үзебезне зурладылар»

WkS9NInieNIКичә, өченче декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттек. Әйе, календарьда үзгә урын алып торган әлеге көннең исеме авыррак яңгырый шул. Матуррак итеп әйтсәк: язмыш сынауларына бирешмичә, тормышны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләрнең көнен билгеләп үттек без. 

Бәйрәм уңаеннан безнең өебезгә кунаклар килеп, әтием Минзакир Рәхмәтуллинга һәм миңа бүләкләрне мул итеп эләштеләр. Камышлы районының инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия ханым Дәрҗемановага, Камышлыдагы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Рушания ханым Диндарова белән Рәмзия ханым Әсәдуллинага, караучыбыз Нәфисә ханым Гатауллинага безнең күңелләрне күреп, үзебезне шулай зурлап китүләре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Чын күңелдән эшләрендә уңышлар, тормышларында бәхетләр теләп калабыз.

qZSjJfV5s5QWkS9NInieNI Z2xwq1U43nk

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА, беренче төркем инвалид.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.

Просмотров: 1216

Комментирование запрещено