Бүген бөек шагыйребез Зыя Ярмәкинең тууына 135 ел тулды
Татарстан радиосында “Шигъри төбәккә сәяхәт” дип аталган тапшыруны вакыт-вакыт Минвагыйз Зәйнетдинов алып бара иде. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Камышлы районының “Югары уңыш өчен” газетасына эшкә килгән, театрында уйнаган, бер ел буе аның режиссеры да булып торган, авылда Шигърият түгәрәге дә оештырып җибәргән Минвагыйз ага, “Бердәмлек” газетасының чын дусты буларак, ике тапшыруның күчермәсен Самара татарларына тәкъдим итте. Беренче язма Әнвәр Давыдов турында булса, икенчесе Зыя Ярмәкигә багышлана.
Бу язмада якташыбыз Рәшит Шамкай да катнашып, Иске Ярмәк халкының тормыш-көнкүреше, холык-фигылен тасвирлый. Ләкин без шагыйрьнең кызы Галибә сөйләгәннәрне генә язып алырга булдык.
“Әткәй 1913 елда “Әни” шигырен язганда, аны алда ни көтәсен сизенмәгән, күрәсең. Тукайның энесе булуын онытырга мәҗбүр булачагын, сөргенгә озатылудан, бәлки физик юк ителүдән котылу өчен туган якларын ташлап китәргә туры киләчәген күз алдына да китермәгәндер. Әткәй турындагы дөреслекне 16 яшемә җиткәч, 1946 елда гына белдем мин. Менә бит нинди сәясәт булган — баласыннан дөреслекне яшерер дәрәҗәдә куркытканнар халыкны.
Әти башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан Чистай мәдрәсәсенә керә. 1911 – 1912 елларда Уфада Галия мәдрәсәсендә укый. “Шунда гыйлем дөньясында гиздем. Ныклы белем алдым”, — дип сөйли иде ул. Уфада Шәехзада Бабич, Ибраһим Башмаков, Сәйфи Кудаш һәм башка әдипләр белән таныша һәм аралаша. 1910 елда “Шура” журналында үзенең дә беренче шигыре басылып чыга.
Безнең әтиебез һәм әниебез 1915 елда өйләнешәләр. Илле ел буена шатлыгын да, хәсрәтен дә уртаклашып, тигез бүлешеп гомер кичерделәр алар. Әнием Хөршидә исемле, күрше Камышлы авылының Сәгъди ахун кызы иде. 95 яшендә Фәрганәдә дөнья куйды.
Әтиемнең 1921 ачлык елында ничек итеп халыкка ярдәм оештыруы, төрле комитет һәм комиссияләрдә эшләве турында сөйләгәне хәтеремдә. Ләкин аның өчен авыррак еллар алда була әле. Руханиларны, зыялыларны эзәрлекләү башлангач, әтием 1926 елда туган авылыннан Казахстанга китә. Чияле станциясендә — укытучы, ә 1929 елда Кызылорда шәһәрендә тимер юл идарәсендә тәрҗемәче булып эшли. 1930 елда Иске Ярмәккә әйләнеп кайта, туган авылында калырга исәпли. Ләкин туганнары һәм дуслары аңа китәргә киңәш итәләр. Әтием төнлә авылдан чыгып китә. 1931 елда Үзбәкстанга, Фәрганә өлкәсенең Маргелан районы, Шамирза кышлыгына барып урнаша.
Ә гаиләбез бу вакытта авылда җәбер-золым күрә. Богырысланда укучы олы абыем Фаикъны мәктәптән куалар, тугыз яшьлек апам үлә. Болар кулаклар дип, өйдәге юк-бар мөлкәтебезне тартып алалар. 1932 елда әниебез, ике абыемны һәм мине — ике яшьлек кызны алып, юлга чыга. 1935 елда безнең гаилә Фәрганә өлкәсенең Ташлак авылына, район үзәгенә күчте. Әтием район башкарма комитетында, 1953 елда пенсиягә чыкканчы, төрле эшләрдә эшләде. Менә шул Ташлакта яши башлаганнан бирле әтиемне яхшы хәтерлим. Ул уртача буйлы, киң җилкәле, хәрәкәтчән кеше иде. Мин аның артыннан һәрвакыт сикергәләп атлый, көчкә өлгерә идем.
Әтием янына кайбер туганнарыбыз, авылдашларыбыз килә, ул аларга киңәшен бирә, ярдәм итә иде. Ул — яхшы әңгәмәдәш, сөйләме образлы, мәкальләргә һәм әйтемнәргә бай кеше иде.
Сугыш елларында, куллыннан килгәнчә, үзбәк картларына һәм хатыннарына булышты. Фронтка хат, төрле үтенеч һәм гаризалар язышты. Үзбәкләр аңа дәмулла, ягъни укытучы дип эндәшәләр иде.
Әтиемнең туган илен сагынганын сизә идем. Ул эштән арып кайтыр иде дә, чишенеп тә тормыйча, урын өстенә ятар, аннан түшәмгә карап, көйли-көйли шигырь укый башлар иде. Соңрак аның Тукай шигырьләрен, үзе язганнарын да укыганын белдем. Үзем дә аңардан “Туган тел”, “Яшьлегемдә яшьнәдем дә күкрәдем” һәм башка шигырьләрен өйрәндем. Әтиемнең матур һәм сагышлы тавышын тыңлаганда, минем елыйсыларым килә иде. Бик күп кыенлыклар күргән халык сугыштан соң бераз иркен сулыш алды. Әтиемдә дә үзгәрешләр сиздем. Аны дуслары эзләп тапты. Хатларында аның шигырьләрен һәм җырларын онытмаулары турында хәбәр итеп сөендерәләр иде.
1948 елда, 17 елдан соң, туган авылына кайтып, канатланып килде. Туганнарын күреп сөйләшкән, авыл мәктәбендә иҗатына багышлап кичә үткәргәннәр. Безгә ул хәтта яшәреп киткәндәй тоелды. Кулына кабат каләм алды”.
Диктор Тәлгать Хаматшин: “Шуннан соң Зыя Ярмәкине күренекле әдәбият белгече Мөхәммәт Гайнуллин эзләп таба. Ул Үзбәкстанга баргач, Ташлакта да була. Зыя Ярмәки белән якыннан таныша, хәл-әхвәлен белешә. Соңрак ул, татар әдипләре турындагы китабында, Зыя Ярмәки турында болай яза: “Зыя Ярмәки Габдулла Тукайның 80 еллык юбилеена килергә җыенган иде. Миңа язган хатларының берсендә: “Үзебез шулай картлар исәнлеге белән яшибез. Гыйнварда сиксәненче яшькә чыгам инде. Исәнлегем рөхсәт итсә, 1966 елда Казанга барам дип торам”, — дип язган иде”. Ләкин ул теләгенә ирешә алмый кала. Шагыйрьнең вафатыннан соң бер ел үткәч, Казанда “Ак каен” исемле шигырьләр китабы дөнья күрә”.
Әнкәем
Ташлаганга әнкәем бу дөньяга ялгыз
башым,
«Ник газапка ташладың?» дип
үпкәләп чыттым кашым.
Көн вә төн яндым, гомердә бер
тыныч көн күрмәдем,
Егъладым, егълап та булмый инде,
кипте күз яшем.
Аңладым, әнкәй, хәзер рәхмәт укыйм
бу яшь белән,
Инде пакьләнде күңел, югач күз яшь
белән.
Кер вә таплардан агардым мин хәзер
бер кош кеби,
Ялтырарга уйлыймын күктә матур
йолдыз кеби;
Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде
бәбкәң җилкәсе,
Шул ачы яшьләр, әни, итте
Тукайның иркәсе.
1912
КИЛӘ
Мин кайчан ул иркә кызны иркәлим
нәкъ бер сабый,
Я оялтам ак йөзен, ал төс белән
күргем килә.
Тирләсә ул алсу йөз, мин шунда энҗе
бөртеген
Чүплисем һәм җеп белән тәсбих ясап
тезгем килә.
Ак йөзендә иркәләнгән ул матур сач
бөртеген
Күргәнемдә көнлимен, шул сач кеби
булгым килә.
Күз нурын шаукым тиюдән саклый
торган керфеген
Күргәнемдә иркә күзне иркәләп,
өргем килә.
Мин аны артында орышам, ул — пәри,
шайтан, димен.
Алдына килсәм, хурым, йөз, мең
сәгать торгым килә.
Ул әле нәкъ бер сабый, бәү-бәү итә,
мин иркәлим.
Һәрвакыт култыкка култык
кыстырып йөргем килә.
Ул
Кайда бакча — анда былбыл, кайда
җәннәт — анда хур.
Анда былбыл сайраганда, монда хур
җыр шыңрата.
Бу минем күңлем: кайчакта анда
былбыл, анда хур.
Юк ләкин тик бер минутка, анда
ялкын сыкрата.
Мин кайчан күрсәм аны, тетрим, иям
баш сәҗдәгә.
Сөбханалла! Бу мәләкме? Яки алда
таң ата?
…Мин аның сач бөртеген күңлем
багында үстерәм,
Тешләренең энҗесеннән күңлемә
тәсбих тезәм.
Битләренең тимгелен ай тимгеленә
охшатам,
Күзләренең һәр карашыннан берәр
шигърем тезәм.
Ихтыяҗы юк аның һич бер Эдиссон
утына,
Ул үзенең алдына айдай йөзеннән нур
коя.
Мин кайчан бу дөньядан я
тормышымнан тарланам,
Ул килә дә кайгы-хәсрәтне куып
шатлык коя.
1912
ЮКӘЛЕ ТАУ
Булса бәйрәм, ямьле тауга яшь
егет, кызлар чыга,
Кайный яңгыр ашлары, бер яшь егет
гармонь сыза.
Яшь күңелләр ашкына, җырлый,
уйный, сикерә, көлә,
Төрле шатлыклы уен һәм «кыз
алыш»лар да була.
— Әйдәгез!..— Яңгыр теләргә яшь
балалар йөгерешә,
Кайсылар кармак сала һәм кайсы
ярдан сикерә.
Кайныйдыр аш, бар кара каш, монда
дөнья җәннәте,
Монда барысы да дөрес, тик күрмәсә
ярый әти.
Монда ят юк, бар да мәхрәм
җырлый, укый һәммәсе,
Һич кирәк юк башка нәрсә, булган
инде һәр нәсе.
Килсә картлык — һич курыкмыйм,
сүнми күңелем, дәртләнәм,
Тугрысы: һәрнәрсәдән ләззәт алам,
ләззәтләнәм.
Тәм бирә бер, ямь бирә бу каены да
зелпесе,
Таш, комы, камыш һәм төрле хуш
чәчкә исе.
Ул хозурлык, ул матурлык башка
тауда юк бере.
Җәй үтеп кыш килсә, күңелем минем
шунда йөри.
1913
НИК БОЛАЙ?
И, Ходаем, бу кешеләрне яраттың
ник болай?
Ник шул иблисләргә солтанлык
намыны бирдең болай?
Ник мине бар нәрсәдән ким-хур
кылып бу дөньяда,
Ут вә ялкында янарга ташладың,
тәңрем, болай?
Бу кешеләрдән тынарга ник миңа
бер юл да юк,
Нигә мин көчсез, кара көчтән
шиңелдем ник болай?
Ник алар тик башкаларны
тикшерәләр, сүзлиләр,
Ул фәлән, я ул төгән кемгә кирәк?
Бу ник болай?
Шул кызлар кайда барсаң да чыгалар
алдыңа,
Алдалап көлгән булалар
бәдбәхетләр ник болай?
И, Ходаем, ник бу җирне пычрата
аңсызларың!?
Сизмиләр бернәрсә дә туңган
күңелләр ник болай?
1913
ҖӘЙГЕ ТАҢ
Дулкынлы томаннар арасыннан,
Моңланган назлы җир өстенә,
Җанымның боеккан карашыдай,
Ягымлы, көләч нур сибә ай.
Якында — кара тау, аның түше
Чыланган — энҗегә манылган,
Агачлар шыпырдый — сөйләшәләр,
Ботаклар былбылын сагынган.
Таң якын, әтәчләр моң кычкыра,
Казлар да юынган, кагынган.
Чутылдый былбыл да әрәмәдә,
Кузгалып йоклаган талыннан.
Еракта агарган офык йөзе,
Ай бата — урынына таң туа.
Таң җиле җай гына сыйпап китә
Атланган атымның ялыннан.
1913
КИҢӘШ
Күңел кошың канат җилпеп очмас
борын,
Урман, таулар, диңгезләрне кичмәс
борын,
Шатлан әле, сөй дөньяны, уйна да
көл,
Күз яшьләрең төрелеп-төрелеп
төшмәс борын.
Күкрәгеңдә тормыш уты капмас
борын,
Йөрәк каның сыгылып-сыгылып
акмас борын,
Болгар кызы кара күзне мөлдерәтеп,
Яшь күңелгә сүнмәс ялкын якмас
борын,
Шатлан әле, сөй дөньяны, уйна да
көл,
Тормыш тавы басып-кысып измәс
борын,
Чык сәхрага, рәхәт тормыш көен
көйлә,
Сандугачың күкрәгеңнән бизмәс
борын.
Киң диңгездә колач салып бер йөзеп
кал,
Дулкыннары тау-тау булып купмас
борын,
Каек белән әйләнмәдә әйләнеп кал,
Упкыннары мәңгелеккә упмас борын.
1913
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Просмотров: 1052