Муфтий Татарстана встретился с генеральным консулом Узбекистана в Казани/ Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

DSC_5871Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин встретился с генеральным консулом Узбекистана в Казани Фариддином Насриевым.

Они обсудили сотрудничество в сфере развития зиярат-туризма (паломнического туризма к святым местам) в Узбекистане. В братской республике много памятных мест, связанных с именами выдающихся мусульманских деятелей, в том числе татарских. Известно, что в Бухаре учился и великий татарский богослов Шигабутдин Марджани. В прошлом году в рамках Первого Международного форума по зиярат-туризму (паломническому туризму) была открыта мемориальная доска в его честь. Камиль хазрат Самигуллин также предложил гостю проводить в Бухаре чтения ученого Имама Бухари и издавать его труды на арабском языке. 

В память о встрече Камиль хазрат вручил генеральному консулу Узбекистана в Казани Фариддину Насриеву перевод смыслов Куръана на русском языке «Калям Шариф. Перевод смыслов». Гость в свою очередь вручил муфтию памятный сувенир.

dumrt.ru

***

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Алар Үзбәкстанда изге урыннарны зиярат кылу туризмын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Үзбәкстанда мөселман дин әһелләре белән бәйле изге урыннар бик күп. Билгеле булганча, татарның күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани дә Бохарада белем алган. Аңа биредә узган ел I Халыкара зиярат-туризм форумы  кысаларында истәлек тактасы ачылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Бохарада мәшһүр хәдис галиме Имам Бохариның укуларын уздырырга, гарәп телендә китапларын бастырырга тәкъдим итте.
Камил хәзрәт Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриевка очрашу истәлеге итеп «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын – Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен бүләк итте. Кунаклар да үз чиратында мөфтигә истәлекле сувенир тапшырды.

tatar-congress.org

Просмотров: 755

Комментирование запрещено