Массаж — күптәнге заманалардан билгеле нәрсә. Аның организмга файдасы бик борынгы чорда ук ачыкланган инде. Әби-бабайларыбыз авыртуны бетерер өчен бәрелгән җирләрен сылаганнар.
Күпләр массажга буыннарны йомшартып, тәнне җиңеләйтеп, ял иттереп җибәрә торган процедура итеп кенә карый. Әмма массаж – организмны төрле авырулардан саклау чарасы да әле ул. Массаж тирене йомшарта, кан әйләнешен, буыннар бөгелешен яхшырта, мускулларны һәм сеңерләрне ныгыта. Массаж ясаучының оста эше аркасында тән физик күнекмәләр вакытындагы кебек үк нагрузка ала. Массаж сулыш алуны, кан әйләнешен яхшырта, нерв системасының зарарланган функцияләрен тиз арада тергезергә ярдәм итә.
Олы яшьтәге кешеләр дә, утырып эшләүче яисә аз хәрәкәтләнүче яшьләр дә аркалары авыртудан зарланалар. Курортларга, санаторийларга яки чит илләргә барып, дәва эзлиләр. Мин дә шулай курортка да, чит илгә - Төркиягә дә барган идем… Ә бит шифаны ерактан эзләргә дә булмаган. Үзебезнең Камышлы авылында — Победа урамында урнашкан «Лайма» матурлык салонында - массаж кабинеты эшли икән.
Инде биш ел дәвамында биредә Наталия ханым Шәймәрданова бик күп кешеләргә массажлар ясап, кан әйләнешләрен яхшырткан, нерваларын тынычландырган. Күрше авыллардан, хәтта Кләүле, Северный районнарыннан дәва алырга теләүчеләр бик күп килә икән.
Үзем дә тормыш иптәшем белән бирегә массажга язылып, йөри башладык. Әле дүрт тапкыр гына барсак та, файдасын-җиңеллек тоя башладык инде.
Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1054