Белгеч хәләл стандартын бозу очракларын атады

Y8hJVoTY5l0Җитештерүчеләр хәрәм ризык тышлыгында да мәчет, ярымай, «Хәләл» сүзен кулланырга мөмкин. 

«Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә җитештерүчеләрнең «Хәләл» стандартларын бозу очракларын атадылар.

«Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары Илгиз Баһаветдинов сүзләренчә, кайбер сәүдә челтәрләре намуссыз маркетинг алымнарын кулланып, сатып алучыларны алдаучы җитештерүчеләрне күреп бетерми.

«Еш кына хәрәм ризык тышлыгында мәчет, ярымай, „Хәләл“ сүзен күрергә була. Моннан тыш, „Мөселман, татар, Казан, Солтан“ продукциясе дигән атамалар кулланалар, гарәп шрифты белән язылган очраклар да бар. Бу сатып алучыны алдау», — диде ул.

Илгиз Баһаветдинов әйтүенчә, хәләл продукцияне саклау кагыйдәләрен бозучылар да очрый.

«Кибет киштәләрендә хәләл ризыкны хәрәм азык-төлек белән бергә саклыйлар», — дип өстәде «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 727

Комментирование запрещено