Эпидемиологик вазгыять кискен булу сәбәпле, бер ел буе мәдәни чаралар онлайн-форматта уздырылып килә. Өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары да эш планнарына кертелгән бәйгеләрне һәм милли бәйрәмнәрне үткәрмәскә яисә кичектерергә мәҗбүр булдылар. Шуңа да аралашуга һәм татар җыр-моңнарына сусаган милләттәшләребезнең күбесе Самарада “Татар мәдәнияте көне” уздырылуы турындагы хәбәрне бик шатланып кабул иттеләр. Бу чара үткән ял көннәрендә Самараның “Заря” мәдәният сараенда күңелле һәм җылы атмосферада үтте.
Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы кунаклар декоратив-кулланма сәнгате остасы Гөлнара Насыйрованың кул эшләре, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мингалиевнең фотокүргәзмәсе белән хозурландылар. Ә җирле эшкуарлар Мәүлет һәм Римма Низамовлар җитештергән чәкчәк, бавырсак, талкыш кәләвәләр, икенче буын умартачы Мөхтәр абый Гыйниятуллин алып килгән бал, умартачылык продукциясе һәм бал кушып пешерелгән тәм-томнарны күчтәнәчкә дип сатып алырга ашыктылар. Бар да элеккеге кебек… Хәер, халык саны гына азрак, бугай. Милли оешмалар җитәкчеләреннән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров кына күренә. “Күбесе массакүләм чараларга йөрергә курка һәм аларны аңларга мөмкин. Ләкин милләттәшләребез пандемиягә кадәр дә милли бәйрәмнәргә, татар концертларына бик йөрми иде бит. Кызганычка, халыкта ана теленә, милләт язмышына битарафлык сизелә”, — дип уфтанды Ильяс Гомәр улы.
Бәлки шулайдыр да. Бу көнне дә бит бәйрәмгә күбесенчә милли хәрәкәт активистлары җыелган иде. Әнә, Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова, «Бердәмлек» газетасының күптәнге дусты, Шенталы районының Денис авылы мәктәбе укытучысы Рөстәм Нуретдинов ара ерак дип тормаганнар, бәйрәмгә килеп җиткәннәр. “Әлбәттә сәламәтлекне саклау – бик мөһим. Тик халыкка рухи азык та кирәк. Милли чараларны бик сагындык, күзгә-күз карап сөйләшү, җырлашу, аралашуларны телевизор карау белән чагыштырып булмый, әлбәттә”, – дип сөйләде Самарада яшәүче Рәфыйк Сатдаров.
“Заря” мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Тәскирә Сханова бәйрәмнең Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп уздырылуын белдерде һәм милләттәшләребезне биредә узган башка чараларга да чакырды. “Самара өлкәсендә төрле милләт халыклары яши. Алар бер-берсенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш. Шул очракта гына милләтара дуслык булачак. Әле күптән түгел генә биредә чуваш мәдәнияте көнен бик матур итеп уздырган идек. Киләчәктә дә шундый чаралар булып торыр, дип өметләнәбез”, — диде ул.
Әнә шулай сөйләшеп-аралашып торган арада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина Мәхмүтова бәйрәмнең төп өлешен башлап җибәрде. Ул кунакларны өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм эшчәнлеге белән таныштырды, өлкәбездә татар телендә нәшер ителүче газеталар, сайтлар турында да сөйләде. Тамашачылар кызыклы викторинада катнаштылар, бергәләп табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйттеләр. Ә иң активлары “Идел” татар халык эстрада ансамбле бүләкләренә ия булдылар.
Татар халык мәдәнияте белән тирәнрәк таныштыру максатыннан Альбина чарада катнашучыларга күптөрле сораулар әзерләгән иде. Ә Гөлнара Насыйрова милли киемнәр, бирнә сандыгы, никах йоласы белән таныштырды, Гөлнара Гәрәева исә Мөхтәр Гыйниятуллин җитештергән продукциянең файдасы турында сөйләде, умартачылыкның бу гаиләдә нәселдән нәселгә күчеп килүче кәсеп булуын ассызлыклап: “Хуҗабикәләр чәкчәк, бавырсак кебек татлы ризыкларны да бал кушып катыралар. Шуңа алар телеңне йотарлык тәмле була”, — дип тәмамлады сүзен Гөлнара ханым.
30 елга якын фотокамера объективы аша шәһәр татарлары тормышын күзәткән Әнәс Мингалиевка да сораулар күп булды. Милли бәйрәмнәрнең, мәдәни чараларның иң мөһим мизгелләрен эләктереп алып, халыкка күрсәтә алуы аны чын-чынлап бәхетле итә. Әнәс абый фотограф буларак өлкә “Бердәмлек” газетасында эшләгән елларда танылуы турында сөйләде.
“Бердәмлек” дигәннән, бәйрәмгә килүчеләр арасында аның тугры укучылары шактый булып чыкты. Газетаның 30 еллыгын да онытмаганнар. “Басманы беренче көннән бирле яздырып алабыз, яратып укыйбыз. Эчтәлеген һәм тышкы бизәлешен даими камилләштереп, өр-яңа сәхифәләр белән баетырга тырышасыз. Алга таба да безне шулай куандырып торыгыз”, — дип матур теләкләрен җиткерде Дизилә Талипова. “Татар мәдәнияте көне” турында да ул газетадан укып белгән икән.
Бәйрәм “Идел” татар халык эстрада ансамбленең концерты белән үрелеп барды.
Җырчылар Алинә Шәйхелисламова, Илдар Хәкимьянов, яшь талантлар Салават һәм Эльвина (кыз саксофонда бик оста итеп уйнады) Хәлимуллиннарны тамашачы яратып, сагынып каршы алды, һәр чыгышларын алкышларга күмеп барды. Алар артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.
Ансамбльнең җитәкчесе, “Гали гармуннары” һәм “Җирнең бәллүр йөрәге” фестивальләре лауреаты Мидхәт Әминов берсеннән-берсе кечкенәрәк гармуннарда, курайда, кубызда виртуоз уйнавы белән алдырды. Ә Лилия Абдуллова-Хәлимуллинаның синтезаторы артистларның һәр чыгышын бизәде.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп ике сәгать вакыт үткәнен сизми дә калдык. Ә хушлашу алдыннан Мидхәт белән Альбина тамашачылардан: “Татар пятачок”ларын кайтарсак, аена бер менә шулай җыелып, күңел ачсак, нәрсә диярсез?” – дип сорадылар. Халык җанланып киткәндәй булды. “Бик әйбәт тәкъдим бу”, — дип, хуплау белдерделәр. Мидхәт Әминов “Заря” мәдәният сарае җитәкчелеге белән сөйләшергә вәгъдә иткәч, залдан алкышлар яңгырады. Димәк, озакка хушлашмыйбыз, Яңа елда “Татар пятачогы”нда очрашырбыз, дип өметләнәбез.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1661
Татар яши, яшәде дә, тагында яшиячәк. Без бергә, бердәм була алсак, якты булыр киләчәк!!!