Марат Әхмәтов: Халык күңелен уяту чараларын күбрәк уйлап табарга кирәк

KSF02579[1]Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Ялкын» редакциясендә кунакта булып, интервью бирде.

Халык күңелен уяту чараларын күбрәк уйлап табарга кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татмедиа» агентлыгында «Ялкын» журналы редакциясендәге очрашуда шул хакта белдерде.

Журналист аның Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен җитәкләгәч, татар телен саклау юнәлешендә нинди мәсьәләләргә игътибар юнәлтүе белән кызыксынды.

«Комиссия эшли башлаганга әле ярты ел гына. Татарча сөйләшүем ул әле татар теле проблемаларын яхшы беләм дигән сүз түгел. Әле һаман бу проблеманың эченә керү процессында без. Күп әйберләр күренә башлады инде. Бик күп очрашулар үткәрәбез, аларда туган фикерләрне өйрәнеп, нәтиҗәлелегенә анализ ясыйбыз», — диде Марат Әхмәтов. Төрле конкурслар, грантлар гамәлгә куелганын искәртте.

Марат Әхмәтов фикеренчә, татар телен саклау проблемалары авылларга да кагыла. «Безнең күбрәк проблема шәһәрләрдә, тик авылларыбызда да татар теле язмышы мактанырлык түгел шул, яшьләр дә русча сөйләшә башлады. Авылда телен саклаган татар яшьләре Казанга, шәһәргә киткәч, икенче мохиткә күчеп, татар телен акрынлап оныта, югалта баралар», — диде.

Марат Әхмәтов, республикабызда бик күп татар җанлы кешеләр булуын исәпкә алып, бу эшне киңрәк алып барырга кирәклегенә басым ясады. «Бәлки, кемгәдер үтемле сүз генә җитмәгәндер», — диде. Ул, Казан дәүләт филармониясе белән берлектә, «Татар сүзе» дигән бәйгегә кызыксыну зур булганын әйтте.

«15 декабрьгә кадәр гаризалар кабул ителде. 4 меңнән артык гариза керде. Кемдер татар телендә шигырь, проза сәләтен сынап карар өчен ярыша, 2 яшьтән 87 яшькә кадәр бабайлар да бар. Бу үзеннән үзе сөйли: татар каны бар җаныбызда. Кызыксындыру, күңелне уяту чараларын күбрәк уйлап табарга кирәк», — дип белдерде Марат Әхмәтов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 716

Комментирование запрещено