Сын Салавата Фатхутдинова стал лучшим в заезде по ледовым автомобильным гонкам / Салават Фәтхетдинов: Без Россия Кубогында Татарстанны лаеклы тәкъдим иттек

photo_2020-12-22_15-21-52В Тольятти завершились заезды первого этапа Кубка РАФ и Кубка России. 

Гонщик из Татарстана Рустам Фатхутдинов занял первое место на первом этапе Кубка РАФ и Кубка России в классе 1600. Об этом сообщает пресс-служба Салавата Фатхутдинова.

Казанский пилот команды AG Team с самого начала рвался к победе. Заезды были непростыми, с большим количеством обгонов и напряженной борьбой. 

«Рустам — самый юный участник соревнований, и про абсолютную победу пока говорить рано. Множество факторов влияет на это, начиная от банальной удачи, заканчивая техническим состоянием автомобиля. Для того, чтобы соперник не протаранил, не причинил вреда, необходимо первым уезжать со старта и отрываться вперед. Тогда есть хорошие шансы для победы», — прокомментировал спортивный менеджер и по совместительству отец гонщика, татарский певец Салават Фатхутдинов.

Также он отметил, что важную роль в автоспорте играет сама команда, в которой состоит пилот. Победа — дело коллективное. Тренерский состав AG Team очень сильный — в нем и профессиональные механики, и регулярные тренировки, на которых смотрят, что нужно подправить в гоночном автомобиле, что усилить.

Салават Фатхутдинов уверен, что в этом сезоне это будет не единственная победа его подопечного в ледовых автомобильных гонках. Ближайшие этапы состоятся в Архангельске и в Татарстане. 

tatar-inform.ru

***

Тольяттида Россия Автомобиль федерациясе Кубогының һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды. 

Тольяттида Россия Автомобиль федерациясе Кубогының һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды. 1600 классында Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче булды. AG Team командасының Казаннан яшь пилоты баштан ук җиңүгә омтыла. Заездлар җиңел түгел иде, күпсанлы узып китүләр һәм киеренке көрәш булды. Бу турыда Салават Фәтхетдиновның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спорт менеджеры һәм узышчының әтисе, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, беренче этаптан соң 1600 классында бозда узышлары буенча Россия чемпионаты лидеры ачыкланды, ул — Татарстан вәкиле.

«Рөстәм ярышларда катнашучылар арасында иң яше. Абсолют җиңү турында сөйләргә иртәрәк. Монда күп факторлар уңыштан башлап автомобильнең техник төзеклегенә кадәр йогынты ясый. Көндәш бәрдермәсен, зыян китермәсен өчен старттан беренче булып китәргә һәм алга ыргылырга кирәк. Шул вакытта җиңү өчен мөмкинлекләр яхшы булачак», — диде Татарстанның халык артисты.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Фәтхетдинов икенче һәм дүртенче урыннарны яратмый. Аның машинасында «Иң мөһиме катнашу түгел, ә җиңү» дигән язу бар. Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, автоспортта команда мөһим роль уйный. Җиңү дә коллектив эше.

AG Team — ул көчле коллектив. Монда тренерлар составы да көчле, профессиональ механиклар, бар эш тә җайга салынган. Россия чемпионаты башланганчы алар тренировкага җыела, узыша торган машинада төзәтәсе һәм көчәйтәсе нәрсәләрне карыйлар.

Салават Фәтхетдинов бу сезонда улы Рөстәмнең автомобиль боз узышларында беренче җиңүе генә булмас дип ышана. Тиздән узыш этаплары Архангельскида һәм Татарстанда узачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 784

2 комментариев

  1. Минниханов артыннан бара, бәлки президентта булыр

  2. Салаватнын гына горурлыгы тугел Ул ботен Россия горурлыгы булыр.
    РУСТАМ исэнлек . Фэрештэлэр Сина юлдашбулса иде.