Казанда «Коръәннән үгет-нәсыйхәтләр» китабы чыкты

Nastavleniya_iz_Kur_ana[1]Җыентыкта күркәм холык, ата-анага хөрмәт, файда китерү сәләте, иман һәм яхшылык кебек һәм башкалар турында әйтелә. 

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрияты «Наставления из Куръана» («Коръәннән үгет-нәсыйхәтләр») китабын бастырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Һәрберебез кыйммәтле тормышчан киңәш, хикмәтле үгет-нәсыйхәт алырга тели. Китап Коръәндә күпме хикмәтле хәзинәләр тупланганын искә төшерү өчен нәшер ителгән. Бу — аятьләргә таянып язылган, матур үгет-нәсыйхәтләр китабы. Җыентыкта күркәм холык, ата-анага хөрмәт, файда китерү сәләте, иман һәм яхшылык кебек һәм башка мөһим темалар хакында әйтелә», диелә бу хәбәрдә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә дә заказ бирергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 808

Один комментарий