Дөньялар гел болганып тора. Кайбер илләрдә сугышлар, җир тетрәүләр, су басулар булуын телевизор экраннарыннан күреп, ишетеп торабыз. Әле бит өстәвенә КОВИД-19 дигән чир дә киң таралды. Шуның аркасында вафат булучылар да байтак. Ләкин, бернигә дә карамастан, түзәргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, саклану чараларын үтәп, үзеңне саклап, эшләргә, көн күрергә кирәк.
Авыл кешеләре дә төшенкелеккә артык бирелми, яшелчә үстерә, мал-туар, кош-корт, каз-үрдәк асрап, шәһәрдә яшәүче туганнарының, балаларының, оныкларының өстәлен азык-төлек белән тәэмин итәргә тырыша.
Каз-үрдәк дигәннән, Иске Ярмәк халкы күптән инде каз бәбкәләрен алып үстерә. Бераз асрыйлар да, үсә төшкәч, тамга салып, Сок буена төшереп җибәрәләр. Аллага шөкер, урлашулар юк, көз җиткәч, һәркем үз казларын табып ала да, көннәр суыткачрак, күршеләре, туганнары белән каз өмәсе оештыра.
Каз өмәсе — безнең халкыбызның иң матур йолаларының берсе, дип әйтер идем. Иртән-иртүк хуҗабикә табада каз коймагы пешерә башлый. Шушы коймаклар белән чәй эчеп алгач, өмәгә килгән хатын-кызлар, ир-атлар эшкә тотына. Казларны суеп эшкәртәләр, җырлап та, биеп тә алалар, кызык-мәзәк сөйләп көлешәләр…
Уен-көлке, такмак-җыр аралаш тирләп-пешеп каз эшкәртеп яткан өмәчеләр янына мин дә сугылдым. Хәер, казан-казан ботка, вак бәрәңге пешереп каз симерткән хуҗаларны мин җәй буе күзәттем, казлары күплегенә исем китеп карап тордым.
Сок елгасы буенда гына яшәгән Юныс һәм Наилә Мөхәммәдиевлар ел саен шулай йорт тутырып бройлер тавыклары, үрдәк-казлар асрыйлар, мөгезле эре терлекләре дә байтак.
Мөхәммәдиевлар быел йөздән артык каз бәбкәсе алган булганнар. Шуларның 99сы үсеп җитеп, ап-ак булып симергәннәр. Аларны саклау-карау — бөтен гаилә эше. Хуҗа белән хуҗабикә, оныклар, олы яшьтәге тынгы белмәс Сәгыйдә әби дә бу эштән читтә калмыйлар.
Каз өмәсе ике көн буе барды. Беренче көнне 70 каз эшкәртелгән булса, икенче көнне калган 29сын йолкып бетерделәр. Ә аларның итен, маен, эчен-башын эшкәртү өчен бер ай вакыт та җитмәс!
Җаен туры китереп, хуҗабикәдән каз каклау серен сорадым.
- Мин әйткән рецепт буенча эшләсәгез, каз тиз арада әзер булачак, — дип үзенең рецептын яшермәде Наилә. — Казның эченә тоз тутырабыз, тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15 — 20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тозын бушатып, казны җилләтергә эләбез. Бер атна чамасы элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер тапкыр пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30 — 40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсен, сүле аксын өчен, берничә урыннан пычак белән төртеп тишәбез, казны кабат элеп, 1 — 2 көн киптерәбез. Шуннан соң каз әзер! Эше күп булса да, бик тәмле килеп чыга!
Өмәдә катнашучыларны фотога төшереп, хуҗаларга исәнлек, җан тынычлыгы, йорт-малларына бәрәкәт теләп саубуллаштым. Гел шулай каз мамыгыннан мендәрләр ясап, казлар каклап, коймак-бәлешләр пешереп, яраткан хезмәтләрен башкарып яшәргә насыйп булсын!
Фәния КӘРИМОВА.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1189