Өлкәбез татарлары укучыларыбызга берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле котлау сүзләре әзерләде. Без дә, үз чиратыбызда, шушы бер кочак котлауга кушылабыз, Яңа ел белән котлап, барчагызга да саулык, иминлек, ак бәхетләр телибез!
Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим,
Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе,
Иске Ярмәк авылы имамы:
2020 ел күңелсез вакыйгалар белән генә түгел, шатлыклылары белән дә исемдә калачак. Балыклы, Чулпан һәм Яңа Ярмәк авыллары мәчетләрендә зур төзекләндерү эшләре башкарылганда, шушы авылларда һәм читтә яшәүче якташлардан ярдәм зур булды. Мөхтәсибәттәге берничә яшь имамга акчалата ярдәм итә алуыбызга да шатландым. Кайбер авыл мәчетләре, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларга түләп торырга акчалары булмаганлыктан, өлкә мөфтиятенә мөрәҗәгать иттеләр. Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, һәрвакыттагыча, ярдәм кулын сузды. Шушы изге гамәлләребез өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән калдырмасын иде.
2020 ел шәхсән минем өчен юбилейларга бай булды. Язын тормыш иптәшем белән фарфор туебызны билгеләп үттек, имам вазифаларын башкара башлавыма да 25 ел тулды. Шушы көннәрдә 45 яшем тулу уңаеннан мөфти Талип хәзрәт Яруллин, авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм авылдашларым котлауларын җиткерделәр. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов үзе һәм губернатор исеменнән котлап, “Кешеләргә хезмәт иткән өчен” күкрәк билгесен тапшырды. Миңа шундый зур ышаныч белдергән региональ Диния нәзарәтенә, өлкә хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәт халкына бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә ислам динебезгә, халкыма тугры хезмәт итеп яшәргә насыйп булсын иде.
…Менә җиргә 2021 ел аяк басты. Ул тыныч-имин үтсен, күңелсез хәлләр кабатланмасын иде. Кеше җилкәсенә төшкән авырлыклар мәңгелек түгел, барысы да вакытлыча, күңелсез чаклар үтеп китсен, Яңа елга яңа өметләр белән керик. Дөньяларыбыз тыныч булсын, мәчетләребез мөселманнар белән тулып торсын.
* * *
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” журналының һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталының оештыручысы:
- Үтеп баручы ел вакыйгалары арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булды. Кызганычка, коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләр байтак. Әлеге афәт милли оешмаларыбызга 2020 елга планлаштырган эшләрен һәм хыялларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәде. Иң мөһиме — төрле сынауларны сабырлык hәм түземлек белән лаеклы узарга тырыштык.
Киләсе елда милләтебез алдында торган зур бурычларны, татарларны берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне тормышка ашыра алырбыз, дип өметләнеп калам.
Һәркем, һичшиксез, яше, һөнәре, җенесе нинди булуга карамастан, могҗизага ышана, киләчәккә өметләр баглый. Шулай булырга тиеш тә! Яңа елда сезгә оптимизм һәм якты киләчәккә ышаныч телим! Тормыш нинди генә сынаулар китерсә дә, яхшылыкка һәм иртәгесе көнгә өмет белән яшик!
2021 ел пандемиядән арыну, иминлек һәм бәрәкәт елы булсын! Яңа елда барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык насыйп итсен! Һәр татар кешесенә яңа ел шатлык-сөенечләр алып килсен. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын!
* * *
Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:
- 2020 елда чикләүләр күп булуына карамастан, кул кушырып утырмадык. Дөрес, күп чараларны кичектереп торырга мәҗбүр булдык. Аеруча мөһимнәрен генә дистанцион рәвештә, онлайн форматта уздыра алдык. Мәсәлән, Самара “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган “Шигърият дөньясында” бәйгесе, “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивале дә онлайн форматта узды. Россиянең төрле төбәкләрендә, якын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче бәйгенең форматы үзгәрүгә карамастан, катнашучылар саны артты гына. Бу аеруча куанычлы хәл булды. Чөнки “Мирас” фестивале татар телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калу һәм үстерү, киләчәк буыннарга милли тәрбия бирү, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү эшләрендә бик мөһим роль башкара.
Узган елның августында миңа Казанда үткән Милләт җыенында катнашырга, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү өчен тавыш бирергә насыйп булды. Без барыбыз да балаларыбызның милли җанлы, үз халкының тарихын, мәдәниятен яратучы кешеләр булып үсүен телибез. Стратегиягә таянып, туган телебезне сакласак, милләтебез дә сакланыр.
Яңа елда моңа кадәр башлаган эшләребезне дәвам итәргә ниятлибез. Чикләүләр алынгач, милли чаралар, Сабантуйлар уздыра башларбыз, милли мәгариф, мәдәният, спорт ярышлары оештырырбыз. Киләчәк буын татарлары туган телебезне белеп үссен өчен, татар балалары бакчасы булдыру, “Яктылык” мәктәбен киңәйтү һәм өлкәнең башка мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеген чынга ашыру теләгебез бар. Кыскасы, алда безне зур эшләр һәм яңа казанышлар көтә, дип фикерлим.
Яңа елда милләттәшләребезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, теләкләренең кабул булуын телим. Киләсе елда барлык уй-ниятләрегез дә чынга ашсын!
* * *
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы,
“Дуслык” региональ
иҗади-иҗтимагый җәмгыяте
президенты:
- Күп мәшәкатьләре белән тарихта эз калдырган кәбисә елы, ниһаять, үтеп китте. Күсе елының бихисап күңелсезлекләрен без озак искә алырбыз әле. Әмма безнең оешма уздырган күңелле һәм файдалы чаралар милләттәшләребез күңелендә якты истәлек булып сакланыр, дип ышанам.
«Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы 2020 елда дүртенче мәртәбә уздырырга әзерләнгән “Мирас” халыкара фестиваль-конкурсы пандемия аркасында чак кына тормышка ашырылмый кала язды. Ләкин өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, «Болгар мирасы» хәйрия фонды, өлкә мәдәният министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән фестивальне онлайн форматта уздырырга мөмкин булды. Аның уңай яклары да бар икән: төбәкнең ерак районнарыннан һәм башка өлкәләрдән дә талантлы милләттәшләребез катнаша алдылар.
Шигърият сөючеләрнең күпсанлы үтенечләрен истә тотып, быелгы “Шигърият дөньясында” дип аталган чарабызны Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышларга булдык. Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар шагыйрьләренең иҗади мирасын популярлаштыру, иҗаты белән таныштыру, яшьләрне халык традицияләрендә тәрбияләү максатында уздырылган конкурста 83 кеше катнашты.
Шәһәр татарлары өчен бик мөһим булган тагын бер вакыйганы искә алмыйча булдыра алмыйм. Самараның Крутые Ключи микрорайонында яшәүче милләттәшләребез балаларына ана телен өйрәнү мөмкинлеген булдыруда ярдәм итүебезне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов, Самара шәһәре мәгариф бүлеге һәм “Дуслык” җәмгыяте ярдәме белән әлеге мәсьәлә дә уңай хәл ителде. Уку елының II чирегеннән башлап, Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә укучылар ана телен өйрәнә башладылар да инде. Ә уку елының икенче яртыеллыгыннан татар теле мәктәп программасына кертеләчәк.
Августның соңгы көннәрендә миңа ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган “Милләт җыены”нда катнашырга насыйп булды. Анда Россиянең 67 төбәгеннән 500ләп делегат чакырылган иде. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2017 — 2020 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаштыру юллары каралды, “Татар халкының үсеш стратегиясе” проекты турында фикер алышу һәм тавыш бирү булды. Минемчә, пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, узган ел безнең оешма өчен шактый нәтиҗәле узды.
2020 елда һәрберебезнең тормышында шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар булгандыр. Казанышлар үз көчебезгә ышаныч өстәсә, уңышсызлыклар өметне өзмәскә өйрәтә.
Яңа ел барчабызга да яңа ачышлар алып килсен, яныбызда бары тик шат күңелле, матур һәм уңышлы кешеләр генә булсын. “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте әгъзалары исеменнән һәм шәхсән үземнән ниятләрегезнең тормышка ашуын, башлаган эшләрегезнең алга баруын, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.
* * *
“Болгар” агентлыгы мөдире:
2020 елның мартында татар кызларын һәм егетләрен таныштырып, гаилә корырга ярдәм итү максатыннан Самарада “Болгар” агентлыгы оештырып җибәргән идек. 10 ай эчендә безнең ярдәм белән егермедән артык пар танышты, 9 гаилә барлыкка килде, җиде пар әлегә сөйләшеп-очрашып йөриләр.
Безгә Самарадан гына түгел, күрше өлкәләрдән дә, хәтта гарәп илләреннән дә кәләш-кияү эзләүчеләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, күптән түгел Пенза егетенә Таҗикстаннан кәләш таптык, шушы көннәрдә генә никахлары булды. Киләсе елда да эшчәнлегебезне дәвам итеп, милләтебезне саклап калу эшенә үз өлешебезне кертербез, дип ышанабыз.
Үз милләтеңдәге һәм диндәге кеше белән корган гаилә нык була, яшьләр шуны онытмасын иде. Яшь чакта алар бу турыда уйлап бетермәскә дә мөмкин. Әмма бергә яши башлау белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бала тугач, аңа нинди исем кушарга, нинди мохитта тәрбияләргә, милли бәйрәмнәрне ничек уздырырга, туганнар ничек йөрешер кебек мәсьәләләр аркасында гаиләдә еш кына ыгы-зыгы килеп чыга, кода-кодагыйлар арасында каршылыклар туа. Олыгая барган саен ир белән хатын һәркайсы үз дине ягына карый башлый, күңел тынычлыгы, җаннар берлеге югала.
Кадерле милләттәшләр! Сезне чын күңелдән Яңа 2021 ел белән котлап, парсызларга насыйп ярлар, гаилә бәхете, иман байлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә оныкларыбызны ана телендә назлап сөю бәхетеннән аермасын иде.
* * *
Вазых Гата улы Мөхәммәтшин, “Прогресс-В” төзү компанияләре президенты, Россиянең атказанган төзүчесе:
- Узып киткән Күсе елы җиңел булмады. Безнең өлкәбез, илебез өчен генә түгел, көтелмәгән чирдән бөтен дөнья зарар күрде. Гади халык та, эшкуарлар да кыен хәлдә калдылар. Шуңа да карамастан, безнең оешмабыз Яңа ел тупсасын яхшы нәтиҗәләр белән атлап керә. Планлаштырган, башлаган эшләребезне уңышлы гына тәмамлап, киләсе елга да яңа планнар төзеп куйдык. Объектларда төзү, ремонтлау эшләрен алып барудан тыш, иҗтимагый эшләрне дә читкә куймыйбыз. Мәсәлән, Кошки районының Иске Фәйзулла авылында күренекле якташыбыз Гакыйль Сәгыйров музее булачак урында яңа бина өчен мәйданны чистартып, фундамент ясап куйдык. Киләсе язга, Аллаһы теләсә, төзү эшләрен башлап җибәрергә уйлыйбыз. Шулай ук, оешмабыз җиңеп чыккан төрле аукционнар буенча да эшләр җитәрлек. Аллаһыга шөкер, штатыбызны да саклап кала алдык.
Яңа ел уңаеннан, бөтен милләттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Үгез елы барыбыз өчен дә шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булып килсен иде. Ковид дигән хәвеф-хәтәр күпчелек халыкны өйдә утырырга мәҗбүр итсә дә, без бирешә торган халык түгел. “Мөгез белән җир сөреп” булса да, ниятебезгә ирешә торганнар без. Алдагы елларда да шундый булып калыйк, дусларым! Яңа ел белән!
Просмотров: 1425