Рәхмәт хаты

VwueNRCiQR8Без, бертөркем хатын-кызлар, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә 2021 елның беренче заездын ачып җибәрдек.

Безне бүлекнең хезмәткәрләре елмаеп каршы алдылар, төрле чараларда катнаштырдылар, ике командага бүлеп, кызыклы эстафеталар да оештырдылар, музейга да алып бардылар.

Уңган-булган авылдашыбыз Сабитова Алсу апабызның кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштырдылар, гомерен авиациягә багышлаган Фәртдинов Рәзгәт абый белән дә очраштырдылар.

Көннәребез сизелми дә тиз үтеп китте. Хезмәткәрләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын, эшләрегездә уңышлар теләп калабыз. Кабат очрашулар насыйп булсын.

8PyZMm6cpn8a1X9U-Q6s2Y VwueNRCiQR8

Гөлнур ФӘТТАХОВА,  Сәгыйдә МӨХӘМӘТҖАНОВА, Зөлфирә РӘХИМОВА, Гөлфия ЙОСЫПОВА, Наилә ХӘМИДУЛЛИНА,  Гөлия МӨХӘМӘТШИНА, Фәзилә ГАБДЕРӘҮФОВА, Әлфия ВАККАЗОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 961

Один комментарий

  1. Унган булган хатын кызларыбыз .Эфэрин кызлар. САБАН ТУЙГА ЭЗЕРЛЭНЭБЕЗ.
    ·
    намазлык чигэргэ ттырышып карагыз.