12 май — Бөтендөнья шәфкать туташлары көне
Авыл җирендә медицина хезмәткәрләре – иң хөрмәтле кешеләр. Ләкин аларның кайберләре артык тыйнаклар, үзләре турында мактап сөйләгәнне, бигрәк тә газетага язганны яратып бетермиләр. Ә сөйләмичә дә, газетага язмыйча да булмый, чөнки алар үзләре өчен түгел, кешеләр сәламәтлеге өчен тырышалар һәм шуның белән хөрмәтебезне казаналар.
Шенталы районы, Каменка авылындагы гомум практика табибы офисында эшләүче шәфкать туташы Тәнзилә Минһади кызы Минебаева турында да гел яхшы сүзләр генә ишетергә була.
Ул егерме өч ел буе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Шушы вакыт эчендә күпме кешегә ярдәм иткәнен санап та чыгарырлык түгел бит! Үз пациентларының авыруларын да яттан белә инде. Ә алар күбәү, балалар белән бергә санаганда, меңнән дә артык. Каменка офисына караган авыллар да байтак – Карабикол, Каменка, Алтунино, Татар Әбдекие һәм Яңа Куак.
Ә Тәнзилә Минһадиевна үзе Денис авылында туган. Әтисе белән әнисе гомер буе урманчылык өлкәсендә эшләгәннәр. Алты бала арасында Тәнзилә дә эшчән һәм җаваплы, башкаларга юл куя белүчән һәм ярдәмчел кыз булып үсә.
Шәфкать туташы булу теләге дә аңарда балачактан ук туа һәм ул, Шенталы медучилищесын тәмамлап, район хастаханәсенә эшкә урнаша. Башта ул массаж ясаучы булып эшли башлый.
Язмышына язылган мәхәббәте дә ерак булмаган икән. Ильяс белән алар 1992 елда Денистә очрашалар, ярты елдан туйлар гөрләтеп өйләнешәләр, бер-бер артлы уллары Илнур белән Ришат туа. Эшкә дә туган авылына кайта, җирле ФАПта шәфкать туташы булып эшли башлый. Медицина хезмәткәре авыруның хәленә керә белмәсә, үз эшләрен өстен күрсә, юл кыенлыкларыннан курыкса, ул инде шәфкать туташы дигән югары исемне йөртә алмаган булыр иде. Тәнзилә ханым эшенең авырлыклары турында сөйләргә яратмый, ә менә авыруларның савыгып китүләренә ихлас күңеленнән шатлана белә.
2007 елда тәҗрибәле медицина хезмәткәрен Каменка авылына эшкә күчерәләр. Монда эш тагын да күбрәк – авыруларны кабул итү, чакырулар буенча авырганнарның өйләренә барып хезмәт күрсәтү, яңа туган балаларны күзәтү аның көндәлек эшенә әверелә. Дөрес, кайчакта авыр яраланган яисә инсульт кичергән кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килә. Бу инде гадәттән тыш хәл. Иң мөһиме, андый вакытта югалып калмаска, тиешле медицина хезмәте күрсәтергә һәм вакытында район яисә өлкә хастаханәсенә илтергә кирәк.
- Иң куркынычы, авыруны хастаханәгә илтеп җиткерә алмау. Бервакыт шулай, ашыгыч чакыру буенча урта яшьләрдәге хатын янына килгәч, йөрәк авыруы диагнозы куйдык һәм, ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң, хастаханәгә алып киттек. Ләкин ул юлда җан тәслим кылды. Шул вакытта мин бик нык кайгырган идем, — дип искә ала Тәнзилә ханым.
Әйе, гомум практика офисында эшләүче шәфкать туташларына салкын тию һәм бармак кисү кебек кенә вак-төяк чирләрдән тыш кеше тормышына янаучы авыр чирләр белән дә очрашырга туры килә. Ләкин Тәнзилә ханым, азган чирне дәвалауга караганда, аны булдырмауны өстен күрә. Шуңа да диспансеризация үткәрүгә зур әһәмият бирә. Ел саен бер тапкыр булса да табибка күренгән, анализларын тапшырган, прививка ясаткан кешеләрдә авыр чирләр булмый диярлек. Чөнки чир башында ук диагноз кую һәм вакытында дәвалый башлау күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Шуңа да шәфкать туташы диспансер хисабына куелган авыруларны да даими күзәтеп, хәлләрен белеп, кирәк вакытта профилактика үтәргә җибәреп, халык сәламәтлеге сагында тора.
Авыл шәфкать туташына терапия, кардиология, педиатрия генә түгел, психология фәннәре нигезләрен дә үзләштерергә туры килә. Чөнки авырган кешене, беренче чиратта, психолог буларак тынычландырырга, авыруга каршы көрәш башлау өчен нигез сала белергә дә кирәк. Күп вакытта авыру нигезендә психологик проблемалар ятарга да мөмкин – кемгәдер үпкә тоту, күңел тынычлыгы булмау, кем өчендер артык борчылу да кан басымын күтәреп җибәрергә, йөрәк авыруына, хәтта яман чиргә китерергә дә мөмкин. Кеше халәтенә керә белү өчен күңел киңлеге, эшеңне, пациентларыңны ихластан ярата белү дә кирәк. Тәнзилә Минһадиевна нәкъ шундый кеше. Күп еллык хезмәте дәверендә авырулардан гел рәхмәт сүзләре генә ишетә. Пациентлары аны җиңел куллары, керсез намусы, ихлас күңеле, җаваплы карашы өчен яраталар.
Гомумән, кешегә хезмәт күрсәтү — җаваплы эш. Ә тән сызлануларыннан һәм җан газапларыннан дәвалаучылар бигрәк тә сизгер күңелле һәм, шул ук вакытта, таләпчән дә булырга тиешләр. Бу сыйфатлар безнең героебызга бигрәк тә хас, дип уйлыйм.
Чын хатын-кыз буларак Тәнзилә Минһадиевна гүзәллеккә тартыла — өендә дә тәртип һәм җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә, йорты да гөлләргә күмелеп утыра, бакчасы да мул уңыш бирә, абзарда мал-мөлкәте дә бар. Ә шушы эшләрдән бушаган арада бәйләү бәйләп күңеленә юаныч ала.
Менә шундый ул, Тәнзилә Минһадиевна — югары квалификацияле белгеч тә, йомшак күңелле ана да, уңган хуҗабикә дә һәм иҗади җанлы шәхес тә.
Алинә ХАРИСОВА.
Шенталы районы.
Просмотров: 1334