Камышлыда шундый матур парк бар (ФОТОСУРӘТЛӘР)

i (14)Көзгә кадәр авылыбыз паркын карап торырга эшкә чакырдылар. Ризалаштым, табигатьне бик тә яратам бит. Тормыш иптәшем Искәндәр дә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Минемчә, паркыбыз бик матур. Төркиядәгеләрдән ким-хур түгел. Фонтаны да,  балалар һәм яшьләр өчен мәйданчыклар да бар, матур-матур куаклар һәм агачлар да үсеп утыра. Ял итәргә керүчеләр дә шактый. 

Шундый матур паркка барлык авылдашларны да чакырам. Килгән-кайткан кунакларны да бирегә алып килегез, саф һава сулап, ял итеп китегез. Ярларыгыз, парларыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз белән килеп, шундый матурлыкны күрегез әле.

Ял итүчеләр! Әмма шуны соралабыз: зинһар өчен, куакларны таптап, сындырмагыз, артыгыздан чүп-чарлар калдырмагыз.

i (1)i (2) i (3) i (4) i (5) i (6) i (7) i (8) i (9) i (10) i (11) i (12) i (14) i (16) i (17) i N-0EMw3zImM

i (13)

Барлык район халкы исеменнән җирле администрациябезгә паркыбыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Барлык эшләре уңышлы булсын, районыбыз шулай матурланып-төзекләнеп торсын иде.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1082

Комментирование запрещено