Моңлана Ярмәк авылым -
Читкә китә балалар.
Күпме өйләр бушап кала,
Сөмсерләре коелган.
Кырлар, кырлар! Иркен
кырлар!
Кайсысы чәчелмәгән.
Ачы кырын таллар баскан,
Үләннәре чапмаган.
Хуҗалыклар да азайды,
Маллар саны күп түгел.
Болында үләннәр кибә,
Колга буе үрелеп.
Авыл халкы тыпырчына,
Бирешмәскә тырыша.
Анда чәчә, монда чаба,
Икмәкне дә үстерә.
Авыл зиратын карыйлар:
Әйләндереп тотканнар.
Мәхәллә халкы, хәзрәт тә
Өмә оештыралар.
Сокланабыз мәчеткә без –
Бик чиста, матур, ямьле.
Әти, бабай заманыннан
Ябылмый ишекләре.
Азан тавышын ишетеп,
Баса халык намазга.
Яши мәчет, яши халык,
Омтыла яхшылыкка.
Ир-атлары түбәтәйдән,
Хатын-кызы — яулыктан.
Гореф-гадәтләрне саклап,
Динне хөрмәтли алар.
Моңланма син, авылыбыз,
Тирә-ягың бик матур.
Халкың уңган, бик тә
тырыш,
Аяз булсын күкләрең.
Галибә ИДИЯТОВА (ГАТИЯТУЛЛИНА).
Тольятти — Иске Ярмәк авылы.
Просмотров: 1316