Шәһәр буйлап матурдан-матур заманча мөселман күлмәкләрен кигән, яулыкларын төрле ысуллар белән бәйләгән туташ-ханымнарны күреп, берәүләр аларга гаҗәпләнебрәк караса, икенчеләре сокланып туя алмый.
Һәрхәлдә, тыйнак киенгән мөслибәләребез кып-кыска итәкләрдән, ачык күлмәкләрдән йөрүче хатын-кызлардан мең мәртәбә артык инде!
Самар Җәмигъ мәсҗидендәге мөселман кибетендә сату итүче 36 яшьлек Салих кызы Динә Шакирова – шундый күркәм хатын-кызларыбызның берсе.
Динә белән әңгәмә корып, тормыш юлы белән танышкач, аның эчке дөньясының байлыгына, татар хатыннарына хас тыйнаклыгына, уңганлыгына хозурландым. Әйе, хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Көннең яктылыгы — кояшта, күкнең матурлыгы — йолдызларда, ә кешелекнең гүзәллеге — хатын-кызларда, дип юкка гына әйтмиләрдер инде.
- Динә, син — Самарда туып-үскән кыз. Рус шәһәрендә яшәп, рус мәктәбендә укып, ничек шулхәтле яхшы итеп татарча сөйләшергә өйрәндең?
- Гаиләдә бабай-әби, әти-әни безне татарча сөйләшергә өйрәтеп үстерделәр. Җәен, каникул вакытларында, безне әби-бабамның туган авылына — Иске Ибрайга җибәрәләр иде. Нәселебез зур безнең, туганнарыбыз күп. Ике-өчәр ай анда кунак булып, ана телен камилләштерә тордык.
- Син – дини нәселдән. Әби-бабаларың, әти-әниең, туганнарың – барысы да намазчы. Сиңа беренче дини орлыкларны кайчан сала башладылар? Ничә яшеңдә намазга бастың?
- Мин инде балачактан әти-әниемнең, әби-бабамның намаз укыганнарын, дога кылганнарын күреп үстем. Алар миңа кечкенәдән Ислам нигезләрен төшендерделәр, догалар өйрәттеләр.
Миңа 10 яшь тулгач, әнием якты дөньядан китеп барды. Әрвахлар өчен дога җан азыгы булып тора. Әнием мине ашата иде бит. Мин дә аның җанын ризыкландырырга тиеш, дип, аның рухына дога кыла башладым. Шулай әкрен генә намаз уку тәртипләрен өйрәнергә тотындым.
Вакыт үтеп, әтием өйләнде, икенче әнием дә намазда. Ул гыйбадәт кылгач, димәк, миңа да кирәк, дип, 16 яшьләремдә аңлы рәвештә намазга бастым.
- Гыйбадәт кыла башлагач, тормышыңда нинди дә булса үзгәрешләр сиздеңме?
- Намаз укыган кешегә тормышта җиңелрәк. Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп тора. Гомумән, намаз кешене начарлыктан тыя, тәртиптә тота.
Берәр нинди мәсьәләнехәл иткәндә нәрсә эшләргә белмичә, җавап эзләсәм, шикләнсәм, намаз укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм. Раббыбыз төшләрем аша минем соравыма җавап итеп берәр нинди билге җибәрергә мөмкин. Аны аңлап, дөрес юрый белергә дә кирәк.
Намаз укый башлагач, күңелемә тынычлык иңде. Атлаган саен Раббымның ярдәмен тоямын. Тормыштагы күп принципларым тагын да ныгый төште. Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылам. Иман байлыгы, исәнлек, дөрес юллардан гына йөрт, дип сорыйм.
- Динә, 22 яшеңдә кияүгә чыккансың. Булачак хәләл җефетең Мансурның нинди сыйфатларын ошаттың?
- Татар халкы гомер-гомергә, нәселенә карап, кызларын кияүгә биргән, улларын өйләндергән. Булачак иремнең дини нәселдән булуы күңелемә ятты. Акыллы, тыныч холыклы, гыйлемле, намазда булуы ошады. Хаҗ кылып та кайткан иде.
Мәхәббәт шулай ярала инде ул. Хәтта кыяфәтләребез белән дә охшаш без. Уйларыбыз да бер. Берәр нәрсәне аңлатып торырга да түгел, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Без, чыннан да, бер кошның пар канатыдай, бер-беребезгә туры киләбез.
Иремә 40 яшь, банк тармагында эшли. 13 ел бергә гомер итәбез.
- Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш?
- Динебез Ислам буенча гаиләдә ир – баш. Хатын-кыз аны ир итә белеп яшәргә тиеш. Безнең гаиләдә, Аллаһыга шөкер, нәкъ шулай. Табынга хәләл җефетем утырмыйча, балаларыбыз утырмый безнең. Аңардан башка кичке ашка тотынмыйбыз, эштән кайтуын көтеп торабыз.
Һәрнәрсәдә хәләл җефетеңнең ризалыгын алу тиешле. Әйтик, үземә күлмәк, бизәнү әйберләре сатып алырга телим икән, башта иремнән моңа рөхсәт алам.
Аннары мөстәкыйль, көчле рухлы хатын-кызлар күп бит инде. Әмма бу сыйфатларыңны син иптәш кызларың, башкалар алдында күрсәт. Ә хәләл җефетең белән тыйнак, йомшак бул. Аның баш булуын үзенә сиздереп яшә.
Ир-ат – ул булдыручы, табучы. Ә хатын-кыз, өйне җыештырып, тәмле ризыклар пешереп, матур киенеп, елмаеп, ачык йөз белән ирен эштән каршы алырга тиеш.
Ир белән хатын арасында шундый мөнәсәбәтләр урнашкан икән, тормышлары бәхетле булачак.
Мин моны үз гаиләмдә дә күреп үстем. Әнием әтигә зур хөрмәт белән карады. Икенче әнием дә нәкъ шулай ук. Әтиебез эштән кайтмыйча, без кичке ашка да утырмадык.
- Динә, өч бала үстерәсез. Аларга дини тәрбия бирәсезме?
- Әйе. 12 яшьлек улыбыз Әмир мәдрәсәдә белем алды, гарәп телен өйрәнде. Аллаһыга шөкер, остазлары бик яхшы булды. Безгә карап, үз теләге белән намазга да басты, ураза тота. Хәзер төрек телен үзләштерергә тели. Иманлы бала ул безнең, дингә нык тартыла.
Икенче малаебыз Самирга 5 яшь кенә булса да, аңа дин тәртипләрен сеңдерәбез. Җәен, Аллаһы насыйп итсә, мәдрәсәгә укырга бирергә телибез.
Кызыбыз Амаль өч яшендә генә булса да, дингә тартыла инде. Кызлар, малайларга караганда, тизрәк өлгерәләр бит. Әйтик, өйдә мәҗлес үткәрәбез икән, ул, безнең исенә төшергәнне көтеп тормый инде, яулыгын бәйләп куя.
Шуңа күрә мәҗлесләрне без күбрәк өйдә үткәрергә тырышабыз. Балаларыбыз тәртибен, табында кемне нинди урынга утыртырга кирәклеген белеп үссеннәр.
Барысын да ата-ана өйрәтергә тиеш. Үзебез дә бабай-әби, әти-әни үрнәгендә тәрбияләндек. Алар гомер буе өйдә мәҗлесләр үткәрделәр. Алар безгә күп белем бирделәр.
- Ирең белән үзең татарча бик яхшы сөйләшәсез. Ә балаларыгызга ана телен өйрәтәсезме соң?
- Әйе, алар белән татарча гына сөйләшергә тырышабыз. Әмиребез “Яктылык” мәктәбендә белем ала. Анда бик әйбәт, көчле укытучылар укыта. Әлбәттә, бала татарча яхшы сөйләшсен өчен аның белән гел ана телендә аралашырга кирәк. Кулланмый торсаң, ул онытыла бит.
- Нарасыйларыгызны тәрбияләүдә кем күбрәк катнаша – синме, иреңме?
- Икебез дә бертигез катнашабыз. Ирем уку, дин юлына бастыру буенча күбрәк улларыбыз белән шөгыльләнсә, мин инде кызыбызны күздә тотам.
- Тәүфыйклы, акыллы балалар тәрбияләүнең сере нидә?
- Аларны яратырга кирәк. Шул очракта балалар исән-сау да, акыллы да, тәртипле дә булачак, яхшы укыячак та. Үзләренә мәхәббәтеңне күрсәтеп торырга кирәк. Яратудан бик күп нәрсә тора.
- Динә – син югары зәвыклы ханым. Берсеннән-берсе матур мөселман күлмәкләрен киеп, яулык бәйләп йөрисең. Аларны сатып аласыңмы әллә тектерәсеңме?
- Күп яшькызлар кыска итәктән йөрергә ярата бит. 16 яшемдә намазга баскач, әлбәттә, миңа болай киенеп йөрү килешмәгәнен аңладым. Шуннан бирле мин озын итәктән генә йөрим. Тегүчем бар. Ул минем өчен менә инде 20 ел махсус мөселман күлмәкләрен тегә, рәхмәт яусын үзенә. Мөселман күлмәкләрен генә түгел, хәтта туннарны да аңардан тектерәм. Киемнәр сатып алганым юк минем.
- Димәк, синең күлмәкләрең эксклюзив.
- Шулай. Модельләрен үзем уйлап табам, тукымаларны да сатып алам. Киемнәремнең башка берәүдә дә кабатланмаганын яратам мин. Хәзер кызыма да тектерәм.
Буем кечкенә булганга, сатып алган күлмәкләрне барыбер кыскартырга туры килер иде. Ә болай буй-сыныма туры китереп тегелгән киемнәр килешеп тора.
- Рус шәһәрендә мөселманча киенеп йөргән хатын-кызларга еш кына кырын караш ташлыйлар. Үзеңдә моны сизгәнең юкмы? Күлмәкләреңдә үзеңне иркен, уңай хис итәсеңме, беренче мәлләрдә оялу булмадымы?
- Бер дә оялмадым, киресенчә, мөселманнарның ничек итеп матур киенгәннәрен күрсеннәр дип, башымны горур тотып йөрим. Аллаһыга шөкер, бер кырын караш күргәнем дә, бер начар сүз ишеткәнем дә булмады. Үземне иркен, уңай хис итәм.
Фитнес-клубка йөрим. Анда спорт костюмын киям дә яулыгымны бәйләп куям. Берсе бер сүз әйтсен, берсе бер кырын караш ташласын.
Кешеләр мине гаепләр, дип курыкмыйм, Аллаһы Тәгаләдән куркам мин.
- Бизәнергә яратасыңмы соң?
- Һәрбер хатын-кыз бизәнергә яратадыр инде ул. Ирем ризалыгын бирде, шуңа күрә тынычлап бизәнеп йөрим.
- Синеңчә, заманча татар хатын-кызы нинди булырга тиеш?
- Акыллы, белемле, чиста-пөхтә киенгән булырга тиеш. Күп сөйләмәскә, күп күрмәскә. Бу сыйфатлар беркайчан да модадан чыкмаячак.
- Хәзер күп хатын-кызлар машина йөртә. Син рульдәме?
- Әйе, мин күптән рульдә инде. Балаларны йөртергә дә, үз эшләрең белән чабарга да кирәк. Бизнеста та кайнагач, машинасыз һич тә булмый шул.
- Иреңне, балаларыңны нинди татар ризыклары белән сыйлыйсың?
- Токмач ашлары, өчпочмаклар пешерәм, бәлеш салам. Балаларым боларны яратып ашыйлар, үзләре дә миңа әзерләргә булышалар әле.
- Синең буш вакытларың да калмыйдыр инде?
- Буш вакытлар юк инде ул. Вакытымның күп өлеше балаларыма багышланган, укудан тыш, аларны төрле түгәрәкләргә дә, секцияләргә дә йөртергә кирәк бит әле.
- Динә, син Самар Җәмигъ мәсҗидендә бабаң Хәйдәрҗан Сафиуллин тоткан мөселман кибетендә менә инде 17 ел сатучы булып эшлисең. Кешеләр күбрәк нәрсә белән кызыксына, нәрсә сатып ала?
- Бабам кибетне күбесенчә китаплар сатар өчен ачкан иде. Шатлыгыбызга, кешеләрне нәкъ алар кызыксындыра да.
Сатып алучылар арасында яшьләрне күргәч, сөенеп туя алмыйм. Мәсәлән, яшь кызлар килеп, намаз уку тәртибе китапларын сорыйлар. Аларны актарып карагач: “Апа, без аңлап бетермибез”, — диләр.
Мин аларга: “Яхшы, кызлар, иртәгә намаз вакытына килегез, мин сезгә барысын да аңлатып бирермен”, — дим. Шулай алар әкрен генә намазга да баса, гарәп телен дә өйрәнә башлыйлар. Аннары карыйсың, тәртипле мөселман егетләрен табып, мине никах туйларына да чакыралар.
- Сездә бик күп китаплар сатыла. Аларны кешегә йомык күз белән сатып булмый бит инде – эчтәлекләре буенча төрле сораулар яудырырга мөмкиннәр. Китапларның эчтәлеге белән башта үзең танышып чыгасыңмы?
- Әйе, әлбәттә.Бездә бер мең китап бардыр. Алар белән танышып чыгам, кыскача эчтәлекләрен дәфтәргә язып барам. Кеше сорау бирсә, уңайсыз хәлдә калуым бар бит. Сатучы буларак, мин аларга җавап бирергә тиеш.
Китап – ул теория. Практика таләп ителә. Кеше белән сөйләшергә, аңлата белергә кирәк.
Безгә килгән яшьләрне кулдан ычкындырмаска тырышабыз инде. Кызыксынулары бар икән, аларны хупларга кирәк.
- Әти-әниең кем булып эшлиләр?
- Әтием Хәйдәрҗан бабам белән бергә 1994 елда мөселманнарны җирләү оешмасын ачканнар иде. Әтием энем Хәйдәр белән бергә әле дә шул эш белән шөгыльләнә. Кәфеннәр, кирәкле инструментлар, кабер ташлары, рәшәткәләр белән тәэмин итәләр. Бары тик кабер казу һәм җирләү белән шөгыльләнмиләр.
Әнием дә – бизнес кешесе. Шәһәребезнең “Норд” базарында мөселман кибетен тота.
- Энең Хәйдәр дә дин юлындамы?
- Әйе. Үзе дә, хатыны Лиана да – намазчылар. Кечкенә кызлары бар.
- Тормышта кемнәргә таянып яшисең?
- Иң беренче, ирем Мансурга таянып яшим. Ул – минем саклаучым да, яклаучым да, киләчәккә өметем дә, яратканым да. Әби-бабам, әти-әнием дә — ышанычлы терәгем. Әнием белән кызларча серләшәбез инде. Бер сүз әйтмәсәң дә, ул барысын да үзе сизеп, күреп тора.
- Дусларың күпме, алар да дини кешеләрме?
- Дусларыбыз күп безнең. Мөселман кешеләре дә, руслар да бар. Мөнәсәбәтләребез һәрберсе белән яхшы. Руслар безнең хәләл ризык ашаганны, хәмер эчмәгәнне беләләр. Моны аңлап, яхшы кабул итәләр, мактыйлар да әле. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп безнең белән тәмле чәй эчеп, татар ашларыннан авыз итеп утыралар.
- Кемнең акыллы киңәшләренә колак салып яшисең?
- Әнием белән киңәшәм. Ул мине унбер яшемнән тәрбияләде. Аны “үги әни”, дип атарга телем әйләнми. Ул – минем әнием. Үз кызыдай кабул итеп үстерде. Бер-беребезгә көненә бишәр-алтышар тапкыр шалтыратып торабыз. Мине кайгыртып яши. Иремә сөйләмәгәнне әниемә сөйлим мин. Аңа рәхмәтләрем чиксез. Аллаһы Тәгалә үзенә исәнлек-саулык, озын гомер бирә күрсен.
- Кемнән булса да үрнәк аласыңмы?
- Бабам Хәйдәрҗан белән әбием Зәмзәмия безгә гомерлек үрнәк булып торалар. Динебез Исламга мәхәббәт тәрбияләделәр, кеше булырга өйрәттеләр, аларның акыллылыгына исләрең китәр, үзләренә мең-мең рәхмәт.
- Бүгенге яшьләребезне ничек бәялисең?
- Яшьләребезне яратам мин. Алар замана белән бергә атлыйлар, күп нәрсә белән кызыксыналар, күп беләләр. Миңа алар белән аралашырга кызык. Хәзер күп мөселман яшьләре дингә тартыла. Җомга намазларына йөрүчеләр арасында да, урта яшьтәге кешеләргә караганда, күбрәк картлар һәм яшьләрне күрәм.
- Кешеләрдә нинди сыйфатларны якын күрәсең?
- Мин кешеләрдә яхшы сыйфатларын гына күрергә тырышам. Гадел, намуслы, үз-үзләренә ышанган, максатчан шәхесләрне яратам. Куштанланучыларны, ялкауларны җенем сөйми. Күп сөйләмичә, гамәл кылучыларны ошатам.
- Башкалар синдә нинди яхшы сыйфатларыңны билгелиләр?
- Ярдәмчел булуыма басым ясыйлар. Эшемдә күп кеше белән аралашырга туры килә. Кемдер — кайгысы белән, кемдер шатлыгы белән уртаклаша. Берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырышам, үзләрен чын күңелдән тыңлап, гамәл беләнме, киңәш беләнме ярдәм кулын сузарга омтылам. Мин – тугры, кайгыртучан кеше, юмор хисем дә бар.
- Ә кимчелекләрең? Алар өстендә эшлисеңме?
- Тиз кызучан мин. Моның өстендә эшлим, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, сабырлыгым арта барыр, дип өметләнәм.
- Үзеңә карата дөрес тәнкыйтьләү сүзләрен ничек кабул итәсең?
- Аңлап кабул итәм. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, кимчелекләрем бар. Алар өстендә эшләп, яхшы якка үзгәрер өчен яхшы сәбәп ул.
- Динә, хатын-кызның бәхете нидә? Син бәхетлеме?
- Хатын-кызның бәхете – гаиләдә. Мин – бик тә бәхетле кеше. Бабам, әбием, әти-әнием, ирем, балаларым бар. Моңардан да зур бәхет буламы инде?!
Кайберәүләр тормышларына зарлана башлагач, мин аларга:
- Туктагыз әле, ни өчен сез бәхетсез? Әниегез исәнме? – дим.
- Әйе, исән, — диләр.
- Ирегез, балаларыгыз бармы?
- Бар.
- Шулай булгач, сез бәхетсезме әллә?! — дип гаҗәпләнеп сорыйм үзләреннән.
Байлык та, дәрәҗәле вазифа да берни түгел ул. Мин бәхетемне якын кешеләремнең янымда булуында күрәм. Балаларыма да: “Уң ягыгызда – әтиегез, сул ягыгызда әниегез бар. Сез – бәхетле кешеләр. Һәм без исән чакта һәрвакыт шулай булачак”, — дип әйтеп киләм.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 1 (30), 2021 ел.
Просмотров: 1520
Субеханаллах,бик матур мэгьнэле энгэмэ яздырылган ,исэн сау яшэргэ язсын алдагы гэмерлэрдэдэ.