Һәрвакытта да Укытучы апа булып калачак!

2Самарның “Яктылык” мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан югары категорияле ветеран мөгаллим, Татарстанның атказанган укытучысы Әхмәтзыя кызы Нурзидә Фәйзуллина 2020 елда “Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеменә ия булды.

Күптән түгел лаеклы ялга чыкса да, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимәнең йөрәге барыбер укучылар белән бергә кала.  

Нурзидә апа кешеләрне тиз арада үзенә җәлеп итүе белән аерылып тора. Аның нурлы күзләре, эчкерсез елмаюы, тирән акылга ия булуы тирә-юнендәгеләргә тирән тәэсир ясый. Милләттәшебез белән танышкач, аның якты образын күңел түренә салып куясың.

Әйе, чыннан да, аны күпләр ярата. Ә бар кешегә дә беркайчан да ярап бетеп булмый. Иң мөһиме — укытучы апа буларак, аны укучылары ярата.

Тормышта күзәтелгән нәрсә: кечкенәдән нужа күреп үскән һәм күп авырлыклар кичергән кешеләр, гадәттә, миһербанлы, гадел, кешелекле, саф күңелле, башкаларга карата ихтирамлы булалар.

Нурзидә апа белән аның узган гомере турында сөйләшеп утыргач, бу ханымның да ни өчен шушындый сыйфатларга ия булуына төшендем. Ул кичергән авырлыклардан биек тау өелер иде. Әтисез калу, матди яктан авырлыклар кичерү, якын кешесенең аның өметләрен акламау…

Нурзидә ханымның дөньяга килгән җире — Нальчик шәһәре. Аның әтисе Әхмәтзыя – Башкортостан татары. 1950нче еллар башында Нальчикта хәрби хезмәттә була. Һәм аннан соң биредә яшәп кала. Нурзидә апаның әти-әнисе нәкъ шушы шәһәрдә танышалар да инде.

Әнисе һәм әтисенең назын бертигез тоеп үскән бала – бәхетле бала. Тик менә Нурзидәгә әтисенең итәгенә утырып назлану түгел, “әти” сүзен әйтергә дә насыйп булмый, чөнки, кызганычка, матур гына башланып киткән гаилә тормышы ирнең хыянәте аркасында чәлпәрәмә килә.

Кызына 4 яшь тулгач, язмыш әнисе Зәмзәмияне чыгышы белән Татарстанның Апас районы Дәвеш авылы кешесе — Нәгыймулла исемле ир-ат белән кавыштыра. Шулай Нурзидә, үги булса да, әтиле була.

50нче еллар уртасында Нурзидәнең гаиләсе Түбән Норлатка кайтып төпләнә. Шәһәрдә туып-үсеп, рус балалар бакчасына йөргән кызчык татарча бер генә сүз дә белми. Түбән Норлат мәктәбенә укырга кергәч, укытучыга аның белән гел русча сөйләшергә туры килә. Ә тора-бара Нурзидә, киресенчә, рус телен бөтенләй онытып, татарча гына сөйләшә башлый.

Беренче сыйныфта укыган 45 бала арасында кыз иң яхшы укучы була. Шуның өчен Нурзидәнең фотосурәте Мактау тактасында эленеп тора.

Нурзидә апа, әнисенә охшап, матур итеп җырлый. Әнисе аңа татарча да, русча да бик күп җырлар өйрәтә.

Сигезенче сыйныфтан соң, кыз Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны шунда ук комсомолларның җитәкчесе итеп сайлап куялар. Биредә Нурзидә пионервожатый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга әзерләнә.

Шунысы да игътибарга лаек – училищеда милләттәшебезне татар теленнән якташларыбыз, Камышлы районының Байтуган авылыннан чыккан танылган шәхесләр, “Әлифба”ны төзегән ирле-хатынлы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова укыталар.

Педучилищеда авылларда белем бирәчәк студентларны универсаль укытучылар итеп әзерлиләр. Алар төп фәннәрдән башка, шулай ук физкультураны да, музыка дәресләрен дә укытырга тиеш булалар. Шуңа күрә аларны музыка коралларында уйнарга да өйрәтәләр. Укырга кергәндә матур итеп җырлап күрсәткән моңлы тавышлы Нурзидәне скрипкада уйнаучылар классына билгелиләр. Тик кыз укытучыга бу уен коралында уйнарга теләмәвен белдерә. Тегесе моның сәбәбен сорагач, ул: “Безнең авыл клубында скрипка юк, баян гына бар, шуңа күрә минем шушы музыка коралында уйнарга өйрәнәсем килә”, — дип җавап бирә. Шуннан соң аны танылган җырчы Айдар Фәйзерахмановның олы абыйсы – Марсель Фәйзерахманов алып барган баян классына күчерәләр.

65 7 3 2 ???????????????????????????? 10 IMG-20210806-WA0012 8

Актив, тиктормас кеше буларак, педучилищеда Нурзидә хорга да йөри, төрле чараларда да катнаша. Аларның хоры, Казанда чыгыш ясап, беренче урын ала. Студентларны хәтта телевидениегә дә чакыралар.

Пионервожатыйга укыган кеше учак яга, палатка куя белмәсә, нинди пионервожатый була ди инде?!

Шуңа күрә студентларны икенче курстан соң, озын-озак походка алып китәләр. Урманда аларны учак ягарга, ботка, аш пешерергә, палатка куярга өйрәтәләр. Хәтта төнлә урманда алар, үз курсташларының йокыларын саклап, чиратлашып кизү дә (дежурство) торалар.

Арча педучилищесын тәмамлагач, Нурзидә, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кереп, татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы һөнәрен үзләштерә башлый һәм Түбән Норлат авылында рус телен һәм музыка дәресләрен укытуга керешә.

1975 елда ул авылдашына кияүгә чыга, һәм алар Куйбышев шәһәренә күчеп киләләр.

“Биредә миңа эшкә урнашуы авыр булды. Татар мәктәбе юк иде, рус мәктәбенә укытырга барырга курыктым. Шуңа күрә алдан заводка гади эшче булып урнашырга туры килде”, — дип сөйли Нурзидә ханым.

Заводта бер ел эшләгәч, өлкә укытучыларының белемен камилләштерү институты белгече Минзакир абый Нуретдинов ярдәме белән, ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый һәм шушы дәвердә педагогия институтын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый.

Тормышы шулай әкрен генә җайланып китә аның. Ире фатир ала. Нурзидә дә өйләре янында урнашкан балалар бакчасына күчә. Кызлары Резеда туа.Ул да бүген Самарда үз тормышы белән яши.

Декрет ялыннан соң, Тарасов исемендәге заводның (КАТЭК) балалар бакчасына эшкә урнашкан Нурзидә ханым ул вакыттагы бер вакыйганы исенә төшерде.

Бервакыт татар концертына баргач, Нурзидә апа Минзакир абый Нуретдиновны очрата. Ул аны Хәридә Дашкина һәм Асия Сәйфетдинова белән таныштыра. Бу 1993 елның сентябрь башлары була. Шунда Минзакир әфәнде Нурзидә ханымга бер кичке мәктәп нигезендә татар бүлеге ачылуын хәбәр итеп, аңа анда татар телен укытырга тәкъдим итә. Шулай язмабыз герое Самарның 12нче кичке мәктәбе каршында ике сыйныфтан торган татар бүлегендә укыта башлый.

Тора-бара кичке мәктәптә тагын берничә сыйныф ачыла, татар бүлеге киңәя бара. Бирегә укытучылар – Гөлчәчәк Нуруллина (завуч та булып эшли), Гөлҗиһан Мәхмүтова, аннан Радик Газизов, Нурзидә апаның бертуган сеңелесе Фәридә Зиннәтуллина киләләр.

1997 елда Хәридә Дашкина тулы татар мәктәбен ачу турында сүз кузгата һәм укытучыларны балалар тупларга ярдәм итәргә сорый. Татар милли хәрәкәте активистлары — Шамил Баһаутдин, Әминә Шәмси һәм укытучылар, җиң сызганып, эшкә керешәләр. Татар фамилияләре язылган исемлек белән өйләр буенча йөреп, ата-аналарны балаларын татар мәктәбенә укырга бирергә өндиләр.

“Шулай ике катлы мәктәбебез ачылды. Хәридә апа аңа “Яктылык” дип исем бирде. Ул шушы исемне биргәндә Самарда яшәүче татар балаларының, яктылыкка омтылган кебек, ана телен өйрәнергә, татар милләтенә, татар тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә омтылуларын күздә тоткандыр, мөгаен. Хәридә апа бу исемне дөрес кушкан”, — ди Нурзидә апа.

Татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, ул биредә якшәмбе мәктәбендә дә укыта. Татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге, төрле милләттәге кешеләргә белем бирә. Олысына да, кечесенә дә кызыклы, файдалы дәресләр үткәрер өчен бөтен мөмкинлекләрен кулланып эшли укытучы. Ә ул күп нәрсәләрне белә. Шуңа күрә аны шаярып: “аяклы энциклопедия”, — дип атап йөртәләр.

Тормыш сәбәпләре аркасында ире белән аерылган Нурзидә ханым нәкъ якшәмбе мәктәбендә заманында Самарның төрле дәвалау үзәкләрендә баш табиб, психотерапевт булып эшләгән икенче ире Мәгърүф Гыйльмияров белән таныша да инде. Һәм күп еллар аның белән бәхетле гомер кичерә. Нурзидә апа ире турында сөйләгәндә: “Ул – минем яраткан, хөрмәт иткән, кадерле, якын кешем. Төпле, акыллы, белемле ир, зур хәрефтән язарлык шәхес”, — дип җылы сүзләр генә куллана.

Нурзидә Фәйзуллинаны укучылары да бик яраталар. Ул да аларны чын күңеленнән сөеп, үзләренә: “улым”, “кызым”, — дип эндәшә. Укытучы үз белемен даими рәвештә камилләштерә бара. Мәктәптә төрле бәйрәмнәр, чаралар да оештыра һәм аларны һәркем өчен кызыклы итеп үткәрергә тырыша.

Укытучы мәктәп тормышына чумып эшли. Балаларны олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерли. Укучыларында шигырьләр, хикәяләр язарга сәләтләрен күреп-сизеп алгач, аларның бу талантын үстерү өчен бар көчен куя, ничек булса да үзләрен кызыксындырырга тырыша.

Нурзидә Фәйзуллинаның укучылары аның җитәкчелегендә проектлар әзерләп, башка төбәкләрдә узган фәнни конференцияләрдә еш кына җиңүче исемен алып кайталар, призлы урыннар яулыйлар.

Тынгысыз җан булган Нурзидә ханым үз вакытында мәктәптә “Аргамак” дип аталган шигырь сөючеләр түгәрәге дә оештыра. Шигърият кичәләре үткәреп, балаларны татар теленең, әдәбиятының матурлыгын күрергә өйрәтә.

 “Аргамак”ка йөргән укучым Наил Вәлиев, мәктәпне тәмамлагач, 7 – 8 елдан соң очрашу кичәсенә килде. Шунда ул миңа: “Апа, сез миндә татар әдәбиятына, татар шигъриятенә мәхәббәт уяттыгыз. Рәхмәт сезгә”, — диде. Әгәр дә мин укыткан 100 баланың берсендә генә булса да ана телебезгә мәхәббәт уята алганмын икән, димәк, юкка укытмаганмын булып чыга”, — ди милләттәшебез.

Нурзидә Фәйзуллина дәресләрдә дә, алардан тыш чараларда да укучыларны бөек шәхесләребез, танылган якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз, композиторларыбыз белән таныштыра. Кызыклы, күңел түренә үтеп керерлек сценарийлар төзеп, балаларга татар теленең матурлыгын, моңлылыгын күрсәтеп, аларга карата соклану уята.

Нурзидә Фәйзуллина шәһәребезнең милли хәрәкәте эшләрендә дә бик актив катнаша, укучыларын да моңа җәлеп итә. Шулай ук шәһәребезнең “Сәлам”, “Бердәмлек”  газеталарына төрле темаларга мәкаләләр яза.

Укучыларының мәктәпне акыллы, тәртипле, белемле кешеләр булып тәмамлавы – укытучы өчен иң зур бүләк. Шулай ук югары органнар тарафыннан да хезмәтенә лаеклы бәя бирелүе дә — мөгаллимнең күңелен күтәрә торган күренеш, әлбәттә. Нурзидә апа үзенең бүләкләр сандыгында Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен, Самар Губерна Думасы Мактаунамәсен, Самар шәһәре мәгариф департаментының, Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын, Совет районының халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мактаунамәсен һәм башкаларны кадерләп саклый.

Ярдәмчел, юмарт, һәр кешенең яхшы якларын гына күрергә омтылган Нурзидә ханым Фәйзуллинаның хезмәте  аның яшәү рәвеше, бәхет чыганагы булып торды. Мөгаллимә үз укучыларына биргән белеменә үзенең күңел җылысын, мәхәббәтен дә кушып укытты. Шуңа күрә, хәзер лаеклы ялга чыкса да, ул һәрвакытта да Укытучы апа булып калачак…

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (30), 2021 ел.

 

 

 

 

Просмотров: 1364

Комментирование запрещено