Безнең тарих юллары бу

Ильяс СубеевВолжский районының Воскресенка авылы мәктәбе укучысы Ильяс Субеев, “Бөек Ватан сугышы елларында безнең гаилә тарихы” Бөтенроссия конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.

Россиядә иң күләмле конкурсның оештыручылары – сугыш һәм хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Самара өлкәсе һәм Волжский районы оешмалары бу эштә аеруча актив булганнар.

Бөтенроссия конкурсы Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Жюри Самара өлкәсендә яшәүче өч яшәүсмернең эшен бүләккә лаек дип таныды. Советлар Союзы Герое Г.С.Титов исемендәге Воскресенка мәктәбе укучысы Ильяс Субеев I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Иҗади хезмәтне язарга булышкан укытучысы Светлана Александровна Касыймованың да, Ильясның әтисе Тәлгать Фатыйх улының да өлеше кергән бу хезмәткә. Бүген Ильясның эзләнү тарихын “Бердәмлек” өлкә татар газетасында да бастырабыз.

“Беренче элемтәдә! Беренче элемтәдә!..”

- Тарих дәресенә без сугышта катнашкан туганнарыбыз турында инша язып килергә тиеш идек, — дип башлый язмасын Ильяс Субеев. — Тема бик җитди. Сыйныфташларым белән бу турыда сөйләшкәннән соң, шуны аңладым, күбесе сугышта катнашкан, тылда эшләгән туганнары турында әллә ни күп белмиләр. Ә мин Фатыйх бабамның әтисе Мөгаллим бабам турында барысын да беләм кебек: кайда сугышкан, нинди медальләр белән бүләкләнгән. Безнең гаилә архивында бабай турында истәлекле документлар әлегәчә сакланып килә. Ике фотосурәте дә бар – берсе сугышта вакытында төшерелгән. Төсе уңган, бөтәрләнеп беткән сурәттә атка атланган сугышчы сурәтләнгән. Ә күкрәгендә — медаль. Икенчесе — сугыштан соң төшкән фотосы. Биредә аның инде олы яшьтә булуы күренеп тора. Башында – түбәтәй, ак күлмәге, галстугы, костюмы елмаюлы йөзенә килешеп тора. Күкрәгендә “За отвагу”, “За победу над Германией”, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм юбилей медальләре ялтырап тора.

Минем бабамның әтисе Мөгаллим Шакир улы Субеев 2018 елның 20 январенда Богырыслан өязенең Мәчәләй авылында туган. 16 яшеннән колхозда эшләгән, 1939 ел­да армиягә алынган, Ерак Көн­чыгышта хезмәт итә башлаган. Сугыш башлангач, ул фронтка китәргә ашкына. Ләкин аны Хабаровскидагы кече комсостав курсларына укырга җибәрәләр, сугышта укымышлы һәм акыллы командирлар кирәк бит.

Ниһаять, 1942 елда 525нче зенит-артиллерия полкы составында Сталинград сугышына килеп эләгә, аннан дошман Кавказны алу өчен алып барган каты сугышларда катнаша. 1943 елдан Кривой Рог Кызыл байраклы девизия составында хезмәт итә, 152 мм гаубица командиры, III Украина фронты составында Днепр елгасын кичү, Днепропетровск, Днепро­дзержинск, Киев, Кишинев өчен сугышларда катнаша. 

Җиңү көнен бабай Болгария башкаласы Софиядә каршылый. Аннан соң әле тагын бер ел дәвамында атлы артиллерия бригадасы составында Бела Церковь шәһәрендә хезмәт итә, — дип сөйли Ильяс дәрестә. Сыйныфташлары аны игътибар белән тыңлыйлар, ә ахырда укытучы сорау бирә:

- Әйт әле, Ильяс, ә бабаңны нәрсә өчен “За отвагу” медале белән бүләкләгәннәр?

- Яссы — Кишинев опера­ция­сендә күрсәткән батырлыгы өчен, — дип шартлатып җавап бирә ул.

- Ә нинди батырлык эшләгән соң бабаң?

- Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм, — ди Ильяс көрсенеп.

- Дәрестән соң Фатыйх бабам янына йөгереп бардым, — дип дәвам итә иншасын Ильяс. — Ләкин ул да әтисенең нинди батырлык күрсәткәнен белми иде. Ничек алай булган соң? Фатыйх бабай, минем күңелне бераз булса да күтәрер өчен, яшьлегендә булган бер хәлне исенә төшерде. Әтисе сугышта һәлак булган бер яшүсмер, усалланып: “Синең атаңның кайда сугышканы әле билгесез! Бәлки штабта утыргандыр! Ә менә минем әтием сугыш кырында һәлак булды!” — дип кычкыргач, бабам, әтисен яклау өчен, сыйныфташының өстенә ташлана һәм пыр килеп сугышалар.

Кичен Мөгаллим бабам, улының күз төбе янып чыкканын күреп:

- Бу юлы нәрсә өчен инде? — дип сорый.

- Таһир синең сугышта булганыңа ышанмый. Син нәрсә өчен медаль алдың соң, әти?

- Ышанмаса – ышанмасын. Ә медальне мин фашистлар белән сугышкан өчен алдым, — дип җавап бирә.

Шуннан соң Фатыйх бабай әти­сеннән сугыш турында беркайчан да сорашмый. Гомумән, Мөгаллим бабай сугыш турында сөйләргә яратмаган.

- Менә шундый хәл, улым, — дип тәмамлады сүзен Фатыйх бабай. — Бәлки сезнең интернетта аның турында берәр нинди мәгълүмат бардыр, үзең эзләп кара инде, — дигәч, мин интернетта казына башладым.

Сугышка багышланган сайтларда бу турыда сөйләүче материаллар һәм фотографияләр бик күп. Казына торгач, Мөгалим бабай турында язылган сайтны да таптым. Тик анда да мин белгән нәрсәләр генә язылган иде. Укытучым соравына туры җавап табылганчы, интернетта бик күп эзләнергә туры килде. Ниһаять, артеллерист Субеевның хәрби юлы билгеле булды: Украина — Молдавия — Румыния — Болгария. Картага карасаң, бар да бер урында кебек. Ә чынында, меңләгән километр югалтулар, ачынулар, сызланулар…

Ниһаять, Наградной лист та табылды! Ләкин анда язылганнарны укырлык түгел, вакыт үз эшен эшләгән, әлбәттә. Көчле лупа аша гына астагы сүзләрне укый алдым: «7. Телефониста батареи – рядового Субеева М.Ш. за то, что он в бою за с.Раскаецы 20.08.1944 г. Под сильным артиллерийским и минометным огнем противника, рискуя жизнью, устранил 8 порывов линии связи, тем самым обеспечил бесперебойную связь и управление огнем командиру батареи».

Ләкин кайда булган ул сугыш? Авылның исеме Раскаецымы, әллә Раскаяцымы? Кайда ул?

Соңрак билгеле булганча, Раскаецы авылы Молдавиядә икән. Хәзер дә ул зур елга буена утырган бик матур һәм зур авыл. Биредә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлләр бихисап.

1944 елның язында һәм җәендә совет солдатлары һәр калкулык өчен аяусыз сугы­шалар. Фашистлар Гер­ма­ниясенең ахыры якын булуга карамастан, дошман әле көчле, һәр карыш җиргә теше-тырнагы белән ябышкан. Гитлер румын нефтен һәм икмәген үз ягында саклап калырга тырыша. Шуның өчен 1944 елның авгус­тында немец һәм румын командованиесе куәтле оборона оештыра. Советлар Союзының Югары Главнокомандующий Ставкасы әзерлеге яхшы ук булмаган румын гаскәрләре флангларына һөҗүм ясарга карар кыла. Кыска вакыт эчендә Яссы шәһәре янында II һәм III Украин фронты гаскәрләре туп­лана. Үтеп керерлеге булмаган урманлы-таулы урында совет гаскәрләре сугыш башлар дип, башларына да китермәгән фашистлар аптырашта калалар. Меңләгән солдатлар, артиллерия, танклар һәм һава көчләре шулхәтле оста иттереп яшерелгән була ки, хәтта дошман бу яктан һөҗүм мөмкин булуын уена да китерми.

20 августның таңында совет гаскәрләре немецларга каршы көчле ут ачалар. Котычкыч шартлаулар, тоташ үкереп һәм атып барган танклар, самолетлар чәчкән ут кызу җәйге иртәне төтен, тоташ гүләү, җир тетрәү һәм үлем газабы белән тартышкан сугышчыларның ыңгырашу тавышларына күмә. Ул сугыштан исән чыккан кешеләрнең истәлекләренә караганда, хәт­та поварлар да артиллерия коралларына снарядлар ташып торганнар. “Көньяк Украина” гаскәрләре төркеме командующие генерал-полковник Ганс Фриснер сүзләренә караганда, бөтен гаскәрләрдә дә буталчык хөкем сөрә. Инде сугыштан соң шагыйрь Леонид Рабичев бу сугыш турында болай яза: «третья, пятая, шестая… Мимо… Выжил, можно встать…». Снарядлар гына түгел, элемтә чыбыклары да шартлап өзелә бу ут эчендә.

Менә шушы тоташ ут астында, кәтүккә уралган кабельне, телефон аппаратын аркасына аскан 6нчы батарея телефончысы Мөгаллим Субеев кыр буйлап элемтә тергезеп йөри. Команда пунктында аның “Беренче элемтәдә! Беренче элемтәдә!” дигән сүзләрен түземсезлек белән көтәләр. Һәм менә инде элемтә булдырылды, командир ут барышы белән кабат идарә итә ала. Нәкъ менә шул көнне Яссы — Кишинев операциясе башында, үз тормышын куркыныч астына куеп, бабам 8 өзелгән кабельне ялгаган һәм шуның өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнгән. Бу солдатларга бирелә торган бик зур бүләк. Ничек инде аның герой булуында шикләнергә була?!

1944 елның 29 августында Бөек Ватан сугышының иң оста оештырылган операциясе безнең җиңү белән тәмамлана. Алда совет гаскәрләрен Румыния, Венгрия һәм Болгария илләре көтә.

Менә шулай итеп, безнең туганнар да, ниһаять, Мөгаллим Шакир улы Субеевның батырлыгы турында белделәр. Бу яңалыкка Фатыйх бабам да бик шат иде. Хәзер ул теге малайга башкачарак җавап биргән булыр иде…

Мин Бөек Ватан сугышы герое булган Мөгаллим ба­ба­бызның батырлыгы белән бик тә горурланам.

Безымянный1Безымянный11

Николай ГУСАРОВ.

(«Волжская новь»)

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено