Яңа Мансурда өмет бар

uLOALbTKPgM11Яңа Мансурда да, башка авыллардагы кебек, күп кенә йортларда картлар яши. Ба­кыйлыкка күчкән авыл­даш­ларыбызның йортлары бушап калган. Ятим өйләрнең караң­гы тәрәзәләрен күреп күңел әрни. “Ә бит вакытында бу йорт­та алты бала үсте, бусында – бишәү, бусында дүртәү иде”, — дип күңелле яшь чакларыбызга кайтасың да йөрәк кысып куя. 

Әмма авыл үзәгенә якы­нашкан саен, моңсу уйлар артта кала. Администрация бина­сына килеп керүгә, безнең өчен япь-яшь – әле 45 — 50 яшькә дә җитмәгән хезмәткәрләр эшләп утыра. Авыл башлыгы Илмир Гыйззәтуллин, хезмәттәшләре Айсылу Гайсарова, Әлфия Бигиева, Гөлсинә Галимова, Раил Фәткуллин, социаль хез­мәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Зөбәерова – барысы да яз чәчәкләре кебек  ачык йөзле, җитез хезмәткәрләр. Кергән һәр кешегә ягымлы йөз күрсәтә­ләр, күркәм сүз таба беләләр.

Элемтә бүлегендә дә шу­лай ук. Авыл халкын газета-журналлар белән тәэмин итү­че, әби-бабайларны куан­дырып, пенсия генә түгел, вак-төяк әйберләр дә ташучы Гөлия Әһлиуллина, Зилә Рәх­мәтуллина, Гөлчәчәк Гай­нуллина исемле япь-яшь ха­тыннар авыл буйлап җитез атлап йөриләр, картлар белән ара­лашып та өлгерәләр. Алар­ның җитәкчеләре Татьяна Ни­колаевна да авылда бик хөр­мәтле, сабыр, үзенең эшен җи­ре­нә җиткереп башкаручы кеше.

Шәфкать туташларыбыз Фә­нилә Фәткуллина белән Алия­гә Гыйззәтуллинага, фельд­­шерыбыз Дамир Гай­нул­линга бөтен авыл халкы “Ал­лаһы­ның рәхмәтләре яусын” дип кенә торалар. Мәдәният йор­тында да яшь, әмма тәҗрибәле хез­мәткәрләр Тәс­лимә Фәх­рет­динова белән Рәшидә Фәй­рушина эшлиләр. Инде картлар пенсиягә киткәч, кем эшләр дип кайгырасы юк.

Дүрт кибеттә дә: “Пенсия каядыр горизонтта гына”, — дип, Гөлбәһар Җөмаева, Фәнилә Вәлиева, Тәгъзимә Гайнуллина, Рания Гафурова халыкның күңелен күтәреп, елмаеп-көлеп, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләп торалар.

Әби-бабайларны караучы социаль хезмәткәрләрне әй­тәсе дә юк инде. Ничек кенә олылар күңеленә ачкыч та­бып бетерәләрдер алар, беркайчан да уфтанмыйлар. Мәктәптәге укытучылар, башка хезмәткәрләр дә урта яшьтә генә әле. 

Авылыбызның тагын бер үзенчәлеге: менә шул эш­челәрнең күбесе төп йортта кайнана-кайната белән яшиләр, әти-әниләренә зур таяныч һәм өмет булып торалар. Карт­лардан зарлану кая ул! “Әле ярый әткәй-әнкәйләр бар өйдә, балаларга күз-колак булып торалар, без эштән кайтуга аш әзер. Алар булмаса, безгә бик кыен булыр иде, Ходай гомер белән исәнлек кенә бир­сен үзләренә”, — диләр киленнәре.

Шулай авылны әйләнеп кайтам да: “Яши әле Яңа Ман­сур, Аллага шөкер”, — дип куанып куям.

Әкълимә СУБЕЕВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 898

4 комментариев

  1. Безнен Авыл бик матур ,урман уртасында бик яхшы урында урнашкан .Без куанып кайтып йэрибез уз авылыбызга .