Татар театрына ни җитми, яки Ришат Төхвәтуллин нигә «Пушкин картасы»на җырлый?

5E7A6223+(1)Татарстан театрларындагы проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл утырышында «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.

Әле моннан берничә ел элек кенә 100 еллыгын үткәргән Буа театры үзенең 20 еллыгы хөрмәтенә, Татарстан театрлары директорларын чакырып, түгәрәк өстәл уздырырга уйлады. Театрларның үзара гына җыелышып, зарланышып яки макташып һәм мактанышып утыруы түгел иде бу, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә кискен проблемаларны уртага салып сөйләшү иде. Программадан аңлашылганча, директорларны театрларны үзәкләштерелгән бухгалтерия булдыру борчый, җыелуның бер сәбәбе дә шул. Әмма министр нык итеп әйтте: бухгалтерия үзәкләштерелечәк! «Бу эксперимент! Үзәкләштерелгән бухгалтерия мәдәнияткә генә түгел, бөтен бюджет өлкәсенә карый. Ул нигезләнгән. Без урындагы белгечләр җибәргән бик күп хаталарны-ялгышларны күрәбез, үзәкләштерелгән бухгалтериядә бу ялгышларга урын калмый».

Татарстан театрлары җитәкчеләре репертуар, гастроль эшчәнлеге, «Пушкин картасы»на бәйле проблемалар турында да фикер алышты. Очрашуда Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Качалов театры директоры Александр Славутский, «Әкият» татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев катнашмады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе Нияз Игъламов катнашты.

Театрларның репертуары буенча министрлыкның сораулары күп

Ирада Әюпова: «Театр — ул күп иҗат кешесенә талантын акчага әйләндерергә мөмкинлек бирә торган инструмент. Бу — драматурглар да, композиторлар да, рәссамнар да. Без аларга профессиональ үсеш мәйданчык бирмибез икән, алар милли сәнгатькә килмәячәк. Яшьләрне һәм актив сәнгатькәрләрне иҗат процессына якынайтып кына милли сәнгатьтә диалог кора алабыз. Без иҗатчылар әсәрләрендә генә эзебезне калдыра алабыз.

Сез театрга баруны спектакль карау дип кенә уйлыйсыз. Театр — ул тирәлек. Чаллы театры төрле иҗат кешеләре өчен уртак мәйдан була алды. Биредә яшьләр оешмалары да бар, күргәзмәләр дә уза, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге дә урнашты. Бу коллаборацияләр миңа перспективалы булып күренә. Иң мөһиме — максатчан аудиторияләр кисешә: язучылар янына килгән кеше театрга керә, театрга килгәне күргәзмәләрдә була ала.

Театрларга Президент тарафыннан ярдәм бар. Театрларга биналар төзибез. Минзәлә театры стартта. ТЮЗга да проект-смета документациясе әзерләнә. Буа театры бинасы буенча да эш башланды. Тинчурин театрында да техник проблемалар бар. Без театр биналарын төзекләндерәбез, матди-техник якның яхшыруы эчтәлек яхшыруга да китерсен иде. Без тамашачыга ачык булырга тиеш. Безнең репертуар буенча күп сорауларыбыз бар. Ркаил Зәйдулла белән дә бу хакта сөйләштек. Безнең татар драматургиясен татар театрлары гына түгел, рус һәм башка халыклары театрлары да куйсын иде. Бездә бит заманча драматургия бәйгеләре бар. Безнең драматургия бөтен илнең казанышы. Әдәби тәрҗемә үзәге мәсьәләсе хәл ителеп килә. Анда романнар, шигырьләр генә түгел, драматургия дә тәрҗемә ителәчәк.

Нияз Игъламов: Татар әдәбиятын рус театрларында кую мәсьәләсенә килгәндә, бәлки, татар әдәбиятын куюны Бөгелмә театрыннан гына сорамабыз, Ирада Хафизҗановна, алар болай да куя. Татар әсәрләре Казан ТЮЗының репертуарында да, «Мастеровые»да да бар. Ә Казанның Бауман урамында урнашкан театр? Ни кызганыч, Опера театры һәм Качалов театры мондый очрашуларга килүне кирәк дип санамый.

Репертуар сәясәте темасына килгәндә, театр кешеләре белән әдәбият кешеләре ныграк аралаша башласын иде. Язучылар берлеге әгъзасы булган һәм үзе профессиональ дип санаган 30 драматургның яртысы театрга йөрмәде һәм йөрми. Кемнәр йөри — шулар куела. Бу очраклымы?

Ркаил Зәйдулла: Театрга драматургларны беркетергә кирәк. Куелмаса, драматург үсми.

Ирада Әюпова: Бу бит инде театр бер драматург һәм бер режиссер театрына әверелә дигән сүз. Репертуарның 20-30 процентын заманча драматурглар әсәрләреннән төзеп була бит. Спектакль куелмаган очракта читка, эскиз форматларын эшләп була.

Нияз Игъламов: Куелып-куелып та иҗаты түбәнгә тәгәрәгән язучылар да бар.

Ркаил Зәйдулла: Анысы картаю инде.

Ирада Әюпова: Тинчурин театры даими эшләүче Милли драматургия лабораториясе ясарга әзер. Аңа күп акча кирәк түгел…

Нияз Игъламов: Аңа бөтенләй акча кирәк түгел.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: Күпмедер кирәк инде.

Камал театры директоры Илфир Якупов: Драматургия темасына килгәндә, «Яңа татар пьесасы» драматурглар конкурсын игълан иттек. 1 октябрьгә кадәр пьесалар кабул ителә.

Театр тәнкыйтьчеләренә кытлык һәм чишелеш юк!

Ирада Әюпова: Театр тәнкыйте — аерым бер юнәлеш. «Тантана» республика премиясе конкурсын уздырганда да без шул проблемага юлыгабыз — профессиональ тәнкыйтьчеләр юк. Бездә спектакльләргә профессиональ бәя бирә алырлык, театрларның көчле һәм йомшак якларын күрсәтә алырлык сәнгать белгечләре дефицит.

Нияз Игъламов: Тәнкыйтьчеләр проблемасы бар. Ләкин тәнкыйтьче берәр театрга урнашса гына яши ала. Ә бу очракта инде корпоратив мәнфәгатьләрдән читтә кала алмый. Тәнкыйтьчеләргә Мәскәүдә дә җиңел түгел — алар эшләрлек мәйданчыклар кыскара бара. Шунлыктан бу мәсьәләдә алга китеш булыр кебек түгел.

Рузилә Мөхәммәтова: Әлбәттә, мин бу түгәрәк өстәлдә журналист сыйфатында гына катнаштым. Минем сүз әйтү хокукым юк иде. Әмма «Интертат» мәйданчыгында минем андый хокукым бар. Шуңа күрә бу язмада гына булса да министр һәм аның театр буенча киңәшчесе сүзенә кушылып китә алам дип саныйм.

Әйе, театр тәнкыйтьчеләре проблемасы бар. Нияз белән килешми мөмкин түгел — тәнкыйтьчегә эш урыны кирәк. Ә театрга урнашкан тәнкыйтьче объектив була алмый. Берничек тә! Ул театры мәнфәгатьләрен якларга тиеш һәм бу табигый! Шуңа да «Тантана» эксперты һәм жюри итеп театрда штатта булган кешене алырга ярамый. Бу «мәнфәгатьләр каршылыгы» («конфликт интересов») китереп чыгара түгелме? Әйтик, быел комиссиядә Камал театрының ике вәкиле бар — Гөлшат Фәттахова һәм Гөлназ Хәсәнова.

Ә ни өчен комиссиягә әдәбият белгечләрен һәм татар телендә тыңлый/яза/аңлаша алырлык журналистларны кертмисез? Аңлашыла ки, Театр әһелләре берлеге каршы булганга кертелми — «тешле» журналистлардан алар курка, чөнки безнең журналист халкы белән идарә итәсе авыррак. Ә тәнкыйтьче белән җиңелрәк. Ул дәшми яки уңайлысын гына сөйли. Спектакльдән соң минем күпме тәнкыйтьчегә диктофон төрткәнем бар — әйтмиләр! Ә сез тәнкыйтьчеләр юк дисез, Ирада Хафизҗановна! Булганнары да тешсез вә телсез, чөнки яшисе бар, шул театрлар белән алга таба да хезмәттәшлек итәсе бар. Шуңа күрә театрга йөри, театрны ярата һәм турысын әйтергә курыкмый торган журналистлар белән эшләргә була. Тәнкыйтьчеләр проблемасын хәл иткәнче дим. Телле/тешле журналистлар белән эшләргә Театр әһелләре берлеге каршы икән, алга таба да зарланып утырырга мөмкин инде. Үзегезгә карыйсыз.

Гастрольләр, гастрольләр

Ирада Әюпова: «Берегез дә миңа үпкәли алмый — сезнең тегендә барасы килә, монда барасы килә дигән заявкаларыгызны булдыра алган кадәр канәгатьләндерергә тырышабыз. Әмма театрлар гастрольләргә бер-бер артлы берүк җиргә барып, бер-берсенең кислородын томалый. Сез кирәк кадәр билет сата алмыйсыз. Минемчә, Театр әһелләре берлеге базасында гастрольләрне тәртипкә салучы мәйданчык булдырырга кирәк».

Илфир Якупов: Мин театрларның гастрольләре, «выездлары» буенча мәгълүматны сезгә хәбәр итеп торам, анализлыйбыз да. Безнең өч районга «Пушкин картасы» буенча баручы театрлар юк. Аксубай, Ютазы, Спас сезнең маршрутлардан төшеп калган. Аксубай — «Пушкин картасы» яшендәге 3000 кеше, Спаста — 1700, Ютазыда — 1800. Буа районына да Буа театрыннан башка бер театр да килмәгән.

Фәнис Мөсәгыйтов: «Пушкин картасы» акчалары кечкенә авылларда әрәм кала. Ничек тә булса, барысына барып җитәсе иде.

«Пушкин картасы»: Ришат Төхвәтуллин нигә театр «ипиен» ашый?

Буа театры директоры Раил Садриев: Безгә «Пушкин картасы» бик булыша: элек айга 3-4 спектакль уйнасак, хәзер 9-10 спектакль уйныйбыз. Хөкүмәт, бәлки, 0+ өчен дә, пенсионерлар өчен дә карта кертер. Кыен чакта халыкка мөнбәрләр кирәк — театр шушы мөнбәр. Шуңа күрә театр заллары аша максималь күләмдә балалар узсын иде. Бүгенге бала иртәгә халык ул.

Ирада Әюпова: Бүгенге бала сездә йогынты ясаучы көч күрми — шунысы кызганыч. Аңа интернет, матбугат күбрәк тәэсир итә. Берничә блогерны карап чыктым, язуларында мәгънә күрмәдем, ә 100әр мең язылучысы бар. Театрлар да, язучылар да үзегезне танытасы иде, сезне белсеннәр иде.

Нияз Игъламов: «Пушкин картасы» шәп әйбер — театрларга тотрыклы керем кертә. Икенче яктан бу тамашачы арасында «мертвые души» булуга китерә: Театр директоры 70 процент урынга 100 процент билет сатылган зал дип уйлый, ә чынлыкта — 35 процент. Актерлар буш залга уйный, билет алырга теләгән тамашачы ала алмый. Моның белән ничек көрәшергә? Бәлки «Пушкин картасы»ның нәтиҗәлелеге буенча ниндидер ведомоствоара комиссия кирәктер?

Ирада Әюпова: «Пушкин картасы» буенча мин үзем эксперт комиссиясендә. Без комиссиянең онлайн утырышларын үткәрәбез. Еш кына бәхәсләр дә килеп чыга: бу сәхнә әсәре, чыннан да, рухи кыйммәтләрне пропагандалыймы дип бәхәсләшәбез. Яшермим, миңа басым да күп: «Әйбәт башкаручы бит инде», дип өстемдә торалар. Әлбәттә, без теге яки бу мәдәни чараны «Пушкин картасы» репертуарына кертү өчен дәлилләр табарга тырышабыз. Әмма кайчакта тәкъдим ителгән чара адекват кичә кебек күренсә дә, дискотека, тусовкага әйләнеп кала.

Мин монда ике проблема күрәм: беренчедән, реаль тәкъдимнәр дефициты, икенчедән, яшьләрнең түбән куллану культурасы. Яшьләр интернетта утыра, алар театр карап үсмәгән. Без 0+тан ук балаларны театрга, музейга йөртеп үстерергә тиешбез. Миңа Минзәлә театры директоры Илнур Гайниевның бәби театрлары буенча эше ошый. Без баланы яшьтән үк мәдәни хәзинәләребезне аңларга өйрәтмибез икән, ул зомби кебек ни күрсәтәләр шуны гына кабул итеп утырачак. Мәдәният — ул мәгънәләр теле. Кеше мәгънәләр телен аңларга тиеш. Мәдәният теленә өйрәтү дә татар теленә өйрәткән кебек үк әһәмиятле.

Фәнис Мөсәгыйтов: Бер проблема килеп чыкты — «Пушкин картасы»на эстрада артистлары ябырылды.

Ирада Әюпова: Без эстраданы үткәрмәдек. Шуңа да безгә күпләп зарланулар ява башлады. Башка җирдә теркәлеп, безнең территориядә эшли торган продюсерлык компанияләре бар. Ягъни, башка территория оештыручысы концерт мәйданы итеп безнең Мамадышны, Буаны һәм башка районнарны сайлый. Мондый продюсерлык үзәкләре мәсьәләсе Мәскәүдә каралачак.

Директорларның берсе: Андыйлар очрашу дип регистрациялиләр дә концерт күрсәтәләр. Мәсәлән, без кая гына барсак та, Ришат Төхвәтуллинга билет алдык, диләр.

Ирада Әюпова: Ришат Төхвәтуллин Башкортстан аша регистрацияләнгән.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев: Ришат кына түгел, күп алар, хәзер инде частниклар да куя башлаган ди.

Раил Садриев: Мин эстрадага каршы түгел шәхсән үзем. Ләкин, киләләр дә мәктәпләр белән килешәләр…

Ирада Әюпова: Ркаил, сез үз сәхнәгездә чаралар оештырасызмы?

Ркаил Зәйдулла: Бушка.

Ирада Әюпова: «Пушкин картасы»на оештырып булмасмы икән — уйлап карыйк әле.

Халык артисты ничә булырга тиеш? Ә атказанган?

Ирада Әюпова: Тагын бер тема — сез халык артисты исеменә документлар җибәрәсез. Миңа бер көнгә унлап шундый документ керә. Театрлардан бик күп һәм һәрберсенең үз аргументы — юбилей, бина ачылу һ.б. Ул кадәр халык артисты булмый! Бәлки Театр әһелләре берлегендә фикер алышу комиссиясе ясарбыз.

Нияз Игъламов: Квота кертсәк?

Ирада Әюпова: Мин каршы! Без аналитика уздырдык — безнең бөтен коллективлары белән атказанган булып беткән оешмалар бар. Мактаулы исем квота һәм яшь буенча түгел, казанышлар өчен бирелә. Бездә артистның портфолиосында аның нинди шәп артист булып сәхнәгә чыгуы күрсәтелә. Ләкин бит ул аның өчен хезмәт хакы ала. Башкортстанда бик дөрес эшлиләр — аларда исем алу өчен социаль өлеш тә карала. Мәсәлән, ул авыру балалар белән бушка дәресләр бирәдер, хәйрия акцияләре уздырадыр.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Дәрәҗәле исемнәр биргәндә провинциаль театрларга күбрәк игътибар итсәгез иде. Чөнки безгә артистларны үзебездә тоту катлаулырак. Безнең артистларны кызыктырып алу күренешләре бар. Казан театрлары, безнең артистларны алмагыз, зинһар! Быел Театр училищесы тәмамлаучылар минем арттан җәй буе йөрде, мин аларны карадым, сайладым. Инде хәл ителеп беткәч, Тинчурин театры алды. Алай ярамый! Безгә болай да кыен.

Фәнис Мөсәгыйтов: Без Минхановларын Казанга күченеп килгәч кенә алдык (Сүз Әлмәт театрыннан Тинчурин театрына күченгән Сәкинә һәм Рамил Минхановлар турында бара. Авт).

Фәридә Исмәгыйлева: Мин яшьләр турында әйтәм. (Тинчурин театрының яшь артисты Фәрхад Мөхәммәтҗанов башта үзен Әлмәт театрына алуларын сораган. авт).

Фәнис Мөсәгыйтов: Беренче ишетәм.

Чаллы дәүләт курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова: Миннән дә Дилүс Хуҗәхмәтов китте («Әкият» курчак театры актеры). Аңа «Әкият» курчак театры директоры Роза Сәетнуровна дәрәҗәле исем вәгъдә иткән булган, ди.

Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) директоры Айгөл Горнышева: Тинчурин театры сезон уртасында минем дә ике актерымны алды.

Ирада Әюпова: Нинди бәхет — актерлар өчен директорлар «талаша».

Фәридә Исмәгыйлева: Мактаулы исем биргәндә актерның Казаннан читтә урнашкан театрда эшләвен дә истә тотыгыз, зинһар!

Нияз Игъламов: Крепостное право кертеп булмый бит инде. Артист тели икән — күчә инде.

Ирада Әюпова: Төркиядә артистларның реестры бар. Алар проектка теләсә нинди актерны чакыралар. Сезнең артист башка берәр театрга… Камалга, Тинчуринга, ТЮЗга проектка чакырыла икән… Артист кайда ошый — шунда китә.

Фәридә Исмәгыйлева: Алар без үстергәнне генә ала бит. Училищедан соң түгел.

Ирада Әюпова: Конкуренция иҗатта булсын. Ләкин бурычларыбыз бер. Аралашып яшик.

Рузилә Мөхәммәтова: Буа театры мәйданчыгында сүзгә «кысылу» хокукым булмаса да, «Интертат» мәйданчыгында мактаулы исемнәр мәсьәләсендә әйтер сүзем бар кебек. Шуңа да түгәрәк өстәлдә дәшми генә утырсам да, бирегә фикеремне өстәп куясы иттем.

Әйе, артистка мактаулы исем биргәндә аның ниндидер социаль өлешен исәпкә алу яхшы идея — Ирада Хафизҗановна белән бик килешәм. Алга таба уйлап карыйк әле. Казаннан читтәге театрда эшләп милләткә хезмәт итү шул «социаль өлеш» була алмыймы? Казанда калмыйча районга кайтып киткәнсең икән, анда өстәмә акча эшләү мөмкинлеге дә булмаган килеш сәхнә хакына театр «тиеннәренә» карап яшәргә риза икәнсең — моннан да «социальрәк» ни бар?! Хезмәт хакыңа «академия театры гранты» өстәлми, яңа ел алдыннан мәдәният министры урынбасары үзе килеп «Рәхмәт хатлары» тапшырмый, телевидениедә күренү шанслары да азрак; Казандагы яшьтәшләрең мактаулы исемнәр ала, чөнки аларны ниндидер кичәләр, шул исәптән, хөкүмәт концертларын да алып барырга чакыралар (гонорар хисабына, әлбәттә), син дә алып барасың ул концертларны, әмма аудиторияң башка, читтә булгач, сине министр да, аның урынбасары да күрми/белми, шуңа күрә сиңа исем сорап язылган документларны кире кайтара, ә син «үзең сайлаган язмыш» дип Казаннан читтәге театрда халыкка хезмәт итәсең, син сәхнә аша гына түгел, социаль челтәрләр аша халкыңа шигырьләр укыйсың, әмма боларын да күрмиләр… Болар барысы да «социаль өлеш» түгелмени?! Казаннан читтәге театр артистының тормышы «социаль өлештән» генә тора да инде, Ирада Хафизҗановна! Эстрада артистларына мактаулы исемнәрне киметеп булса да (югыйсә минем кебек мәдәниятне язган журналистлар да белмәгән кешеләр атказанган булып китте соңгы арада), районнардагы дәүләт театрларында эшләгән драма артистларына игътибарлырак булсак иде.

ххх

Утырыш программасында тагын бер пункты бар иде: Театр сабантуе оештыру өчен аерым комитет төзү тәкъдиме. Билгеле булганча, театр сабантуе оештыру мәшәкате Тинчурин театры өстендә. Бөтен эшен аның директоры Фәнис Мөсәгыйтов башкарса да, «Туй үпкәсез булмый» дигәндәй, үпкәләүчеләр булып тора. Шуңа да комитет төзү тәкъдиме яңгыраган. Театр җитәкчеләре Директорлар советы утырышында Театраль сабантуйны оештыру мәсьәләләре буенча ныклап фикер алышырга булып таралыштылар. Бу — түгәрәк өстәлнең театр директорлары чишелеш тапкан бердәнбер мәсьәләсе иде.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев түгәрәк өстәлдә үзе катнашмаса да, комплимент тиде үзенә: «Мин театрларны яшь белән бүлүгә каршы. Кеше 34 ел буе ТЮЗга йөреп, 35 яшендә аңа бу театрның ишекләре ябык булсынмы? Бу көлке! Миңа „Әкият“ курчак театрының бу сегрегациядән китүе ошый. Алар: „Безнең эшебез балалар өчен генә түгел!“ дип әйтә алдылар. Курчак театры — гаҗәеп сәнгать! Марионеткалар, күләгә театры — бу үзе бер жанр юнәлеше. Бүгенге „Әкият“ курчак театры — дөрес тенденция!»

Икенче фикернең соңгы җөмләсен Камал театры үзенә кабул итә ала. «Театр дөньясындагы тагын бер тренд — мәктәп театрлары. Россиядә Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары бу хакта килешү төзеде. Бу безнең өчен зур ресурс. Мәктәп театрлары белән коммуникацияләр — зур потенциал. Сезнең кешегез мәктәп театры режиссеры янына барсаң! Аңа булышсын! Балалар белән сөйләшсен! Ул бала өенә кайтып әти-әнисенә шундый шәп театр барлыгын сөйләячәк, алар анда барачак. Икенче тренд — халык театрлары. Сез алар белән аралашып, аларны хәтта профессионал сәхнәгә чыгара аласыз».

P. S. Утырыш алдыннан катнашучылар (директорлар һәм башкалар) Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның «Интертат»ка биргән интервьюсындагы: «Күп кенә театрлар кая барганнарын белми, кармаланып кына атлый — бу шуңа ишарә. Биредә татар театрының тарихы күзаллана — 2022 елга килеп җиттек, ә кая барганыбызны белмибез, без һаман да сукыр», дигән сүзләре белән килешмәвен әйтте. «Безнең „ашатылган“ критикларыбыз юк», дигән сүз дә ошамаган. «Кунак сыйлау — татарның матур гадәте, Туфан саран булганга мин гаепле түгел», диде Раил Садриев.

Буа утырышы Буа театрының Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасы буенча куелган «Кияүләр» спектакле белән тәмамланды. Бу әлеге театрның халык театры вакытында куелган әсәре. Ул чактагы артистлардан анда Раил Садриев үзе генә калган. Ул анда Җаграп ролен башкара. 

intertat.tatar

Просмотров: 812

Комментирование запрещено